Башкортстанның Әлшәй районында Раевка авылында слесарь булып эшләүче ир-ат һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе хәбәр иткәнчә, фаҗига 20 декабрьдә була. Слесарь ир-ат канализация коесына егылып төшә.
Мәрхүмгә 37 яшь булуы билгеле. Ул биредә аварияне төзәтергә маташкан.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.