Җырчы Рифат Зариповның гаиләсе ишәйгән, алар «кыз»лы булган. Кечкенә матур песи баласы алып кайтулары хакында җырчы социаль челтәләрләрендә әнә шулай шаяртып язды.
«Зу-у-ур сенсация, дуслар! Гаиләбез ишәйде. Без хәзер дүртәү булдык! Кызыбыз бар, Зәйтүнәле булдык. Котлаулар кабул итәбез», – диде ул.
Юмор остасының бу шаяртуын халык бик яратып кабул иткән. «Зәйтүнәне сразу тәрбияләргә кирәк», «Кыш Бабайдан бу песине точно Ислам сорамаган, ахры», «Зәйтүнәгез тыңлаулы, акыллы, игелекле мал булсын», – дип яза алар.