Балачактан татар әдәбиятына, театрга гашыйк һәм татар мохитен һәрвакыт үзе белән «йөртүче» Мәрьям Ибраһимова саф татар телендә сөйләшә, ә әдәби әсәрләрне су урынына «эчә». Мәрьямне Казан урамында күрсәгез, һичшиксез, үзегезне Тукай чорларындагы Казанга килеп эләккәнмен, дип уйларсыз. Үзенчәлекле матур милли киеме белән барлык карашларны җыючы Мәрьямнең үзе белән әңгәмә кордым.
Мәрьям, син кайсы яклардан?
Миң Мәскәүдә тудым һәм 5 яшемә хәтле анда яшәдем. Ләкин Мәскәүдә тусам да – Казан күңелемә бик якын. Биредә мин инде 14 елдан артык яшим, һәм бу шәһәрнең һәр почмагы минем өчен бик кадерле.
Ә нигә Мәскәүдән Казанга күченеп кайттыгыз?
Минем әнием – Казан кызы, шуңа аның туган шәһәрендә яшәргә булдык. Казан бит – татар дөньясының үзәге, биредә милли мохит.
Димәк, Мәскәүдә туганнарыгыз бар, еш күрешәсезме?
Әйе, анда минем әтием һәм аның ягыннан күп туганнарым яши. Алар белән бик үк еш булмаса да, күрешәбез һәм гел элемтәдә торабыз, Аллаһка шөкер.
Татар теленә карата мәхәббәтне нәрсә/кем уятты?
Татар теленә мәхәббәтне миңа әнием уятты. Ул мине балачактан ук татар китапларын укытты, татар җырларын тыңлатты, бераз үскәч, мине татар театрына йөртә башлады, өйдә гел милли мохит тудырырга тырышты. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Аллаһ боерса, киләчәктә үз балаларымны да шулай тәрбияләргә хыялланам.
Киенүең бик матур, үзенчәлекле. Ни өчен мондый стильдә киенергә булдың?
Бик зур рәхмәт! Андый стиль миңа бик ошый, өстәвенә, ул уңайлы да, мөселманнар өчен бигрәк тә, ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да гаурәтен каплый.
Ә ничә яшьтә милли киемнәр кия башладың?
Минем әнием үзе шулай йөргәч, мине дә балачактан ук шулай киендерә башлады.
Гардеробыңда ничә калфак бар?
Алай санап чыкмадым, әниемнең калфаклары күп – ул инде 20 елдан артык аларның коллекциясен җыя, үзе дә кия, миңа да балачагымнан ук бирә.
Мондый балаитәкле күлмәкләр, калфаклар кию кыйммәткә төшәдер? Бер образыңның бәясе якынча күпме?
Төрлечә була, әнием күлмәкләрнең күбесен үзе тегә, шуңа бу – тукымаларның, материалларның турыдан-туры бәясеннән тора.
Урамнан барганда, яныңнан узып баручылар синең киенүеңә еш игътибар итәме? Яныңа килеп нәрсәдер әйткәннәре бармы?
Әйе, киемгә еш карыйлар, милли, татарча булгач, аларга кызык буладыр. Кайвакыт яныма килеп мактап алалар, «татарча киенәсең, молодец» дияләр.
«Зәңгәр шәл» спектаклен күп тапкырлар каравың турында ишеткәнем бар, ә ни өчен нәкъ шушы театрга шулай еш йөрисең?
Иң беренче чиратта ул музыкаль бизәлеше белән җәлеп итә. Бу спектакль ике гений – драматург Кәрим Тинчурин һәм композитор Салих Сәйдәшев иҗади тандемының легендар җимеше. Һәм ул инде 90 елдан артык сәхнәдә куела.
Беренче тапкыр караган театр белән соңгы тапкыр караганы арасында аерма бармы?
Әйе, беренче тапкыр «Зәңгәр шәл»не мин 2014 елда карадым һәм шул 10 ел дәверендә актерлар составында күп үзгәрешләр булды. Баш героиняны уйнаучы актриса үзгәрде һәм, гомумән, күп яңа яшь актерлар уйный башлады. Аерма бар, һәм ул сизелә. Куелыш бер булса да, 10 ел узганнан соң, бу инде бераз башка спектакль кебек.
Яраткан театр артистың кем?
Камал театрында бөтен актерлар да ошый, алай бер генә яраткан актерым юк, бөтенесе дә искиткеч талантлы һәм көчле, мин аларга балачактан ук сокланам. Мин Камал театрын тулысы белән яратам. Бәлки, бу мәхәббәт миңа әтиемнең әнисе – дәү әниемнән күчкәндер. Ул 1933 елда Мәскәүдә туган һәм 1957 елда 23 яшендә Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында беренче тапкыр Камал театрының спектакльләрне күреп, гомергә бу театрга гашыйк булган. Аның иң яраткан актрисасы Нәҗибә Ихсанова булган.
Театрга йөрергә яратасың, үзеңнең сәхнәдә берәр роль башкарасың килмиме?
Балачакта актриса булырга уйлаган идем, хәтта 9нчы сыйныфта Казан театр училищесына әзерлек курсларына бераз йөрдем. Ләкин мин хиҗап киеп йөрим бит, ә актерлык һөнәрендә хиҗап белән йөрү авырдыр, син бит сәхнәдә төрле костюмнарда төрле рольләрне башкарасың, костюмнар хиҗапка туры килмәскә мөмкин. Шуңа күрә мин театр училищесына кермәскә булдым.
Син үзең дә әдәби бер персонажга охшагансың, татар әдәбиятында яраткан әсәрең нинди?
Рәхмәт! Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек карашлары, идеяләре булган әсәрләр бик ошый. Мәсәлән, Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» романы, Ризаэддин Фәхретдиннең «Әсма, яки Гамәл вә җәза» повесте. Бу әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмый кебек.
Хәзер сине театр бинасында үзләренеке дип кабул итәләрдер, театрларга чакыралармы соң?
Әйе һәм театр бинасына кергәндә дә, шул ук мизгелдә ниндидер җылы мохитне тоям, Аллаһка шөкер.
Бүгенге көндә «Гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешендә укыйсың. Кайсы өлкә үзенә күбрәк тарта соң: филологияме яисә журналистикамы?
10нчы сыйныфта укыганда мин татар теле, әдәбияты буенча күп олимпиадаларда, конференцияләрдә катнаштым һәм университетка укырга кергәч, телне, әдәбиятны тагын да ныграк өйрәнү мөмкинлеге тугач, бик сөендем. Филология фәннәре минем өчен бик кызык, ә татар әдәбиятына мин гомумән гашыйк. Быел бездә журналистикадан практика башланды, һәм мин хәзер «Шәһри Казан» газетасында журналист буларак тәүге адымнарымны ясыйм. Әлбәттә, журналистика да үзеңә тарта, әдәбият белән филология өлкәсендә белем алу да бик ошый.
Иҗат белән шөгыльләнәсеңме?
Әйе, хикәяләр язгалыйм. 11нче сыйныфта укыганда мин «Татар китабы йорты»на Шәриф Камал әдәби мәктәбенең дәресләренә йөрдем. Анда безне әдәби әсәрләрне аңларга, анализларга өйрәттеләр һәм шулай ук язучы осталыгы белән бәйле күп әһәмиятле киңәшләр дә бирделәр. Шул дәресләргә йөргәндә мин язучылык белән кызыксына башладым һәм быел «Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнаштым. Анда без танылган язучылар белән төрле әдәби сәяхәтләргә бардык, мастер-класссларда катнаштык, язучылык турында күп яңа белем тупладык, язар өчен илһам алдык. Шушы ике проектның оештыручыларына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Хикәяләреңне каядыр урнаштырасыңмы?
Әйе, менә тиздән «Яңа исем» иҗат лабораториясе кысаларында язылган хикәям махсус альманахта басылачак, Аллаһ боерса.
Шәп! Уңышлар сиңа, Мәрьям!