Ришат Төхвәтуллинга тамашачысы: «Нишләп чәчегезне көдрәләтергә булдыгыз?» – дип сорау биргән.
Беренчедән, нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәк иде. Икенчедән, мин үзем күптән тели идем һәм чәчемне үстердем. Өченчедән, Марат Яруллин минем чәчемне көдрәләтәсенме белүгә, шунда ук чәч көдрәләтергә чапты. Алдамыйм, чын, бер тамчы да, – дип, акырып көлүне белдергән смайллар тезгән Ришат бу җавабында.
Мондый җавапны Марат Яруллин ошатып бетермәгән, күрәсең.
Ахахх. Ох и п..., – дигән, «буш сүзләр сөйләүче» мәгънәсендәге русча сүгенү сүзе белән җавап биргән аның бу шаяртуына Марат Яруллин.
Әле минем кайда ясатачагымны, яки ясатырга җыенаммы-юкмы икәнне сорады, – дип кыздырган Ришат.
Татар эстрадасында «Ильнар Мирановтан соң «икенче көдрә баш» номинациясендә» җиңүче өчен көрәшкә Марат Яруллин нокта куйган.
Әйе, әйе, нәкъ шулай, – дип шаяртуын белдергән җырчы.