Элвин Грей тәхәллүсе белән сәхнәдә чыгыш ясаучы Радик Юльякшин буранлы көнгә багышланган җырын тәкъдим иткән иде. «Буран» дигән яңа җырга клип та әзер булган.
Клипны караучыларның күпчелеге «шәп» дип бәя биргән. Араларында «мин аны яратмыйм» дип язучы да бар. Аңа «ничек инде аны яратмаска мөмкин» дип җавап биргәннәр.
«Буран, буран
Каплаган эзләремне.
Буран, буран
Елата күңелне, әрнетә күңелне...»