Татарстанның төп спорт командалары татар телен үз афишаларында, социаль челтәрләрендә, маркетинг акцияләрендә әллә ни актив кулланалар, дип әйтеп булмый. Волейболда – «Зенит», баскетболда – «Уникс», футболда – «Рубин» республиканың дәүләт теленә, ә иң мөһиме аның аша уздырырга мөмкин булган төрле маркетинг акцияләргә әллә ни игътибар бирмиләр. Гәрчә, шул ук «Рубин» бу кампанияне әле 2015-2017 елларда – үз составында татар исем-фамилияле уенчылар уйнаганда, яисә тагын да иртәрәк – 2008-2010да, легендар Барселона белән көч сынашканда ук башлап җибәрә ала иде. Бу – шаяру билгеле, «ала иде/алмый иде» дип сүз уйнатуга кайтып калсаң, әллә кайларга барып җитеп була. Шуңа беркемне дә гаепләмик... Ул вакытта, гомумән, командаларның маркетинг бүлекләре актив түгел иде. Алар бөтенләй булмады, дип әйтү дә дөрес булыр, һәрхәлдә, алар икенче формада иде. Россиядә аеруча.
Бүген – башка күренеш. Маркетинг бүлекләре һәр уенны диярлек нинди дә булса актуаль тема белән бәйлиләр, социаль челтәрләрен актив алып баралар, еш кына төрле акцияләр, конкурслар уздыралар, кыскасы, һәр команданың медиа тормышы зурдан. Шул ук «Ак Барс» күптән түгел «Шаян ТВ» телеканалы белән берлектә балаларга багышланган матч уздырды, татарча телеграм-канал ачты, команда тормышының эчке ягын яктырткан фильмнар төшерде һ.б.
Соңгы елларда «Ак Барс» спорт дөньясында Татарстан һәм аның төп атрибутлары аша үстергән маркетингына, аларны популярлаштыруда кулланган алымнарга, бу алымнар кем һәм нәрсә аша җиткерелүе һәм, иң мөһиме, алар нәтиҗәсендә татар теленә, мәдәниятенә, милли киеменә, ризыгына ничек кызыксыну уята алганы турында сөйләшик.
Киттек!
Татарстанның күп профессиональ командалары үз сәясәтләрен урнашу урыны, ягъни Казан белән генә читләсә, «Ак Барс» үзен гел республика белән бәйләде. Әләм төсенә буялган форма, логотип урынында урнашкан герб, татар тренерлары һәм уенчыларына мода – болар барысы республиканың һәр почмагында яшәгән, команда өчен җанаткан кешеләрне бердәм итте, якынайтты, ләкин бу сәясәтнең дә башлану ноктасы, үз тарихы бар.
Үз юлын ерак 1958 елда башлаган «Ак Барс» бу исемне бары тик 1995 елда гына ала. Аңарчы СССР күләмендә ярышларда, ә инде соңрак СССР Чемпионатында ул «Машстрой», «СК имени Урицкого», «Итил» кебек исемнәр астында чыгыш ясый. Барысын суверенитет җилләре үзгәртә. 1995 елда бу җилләр хоккей исемле уенга да килеп җиткәч, команданың исемен, логотибын төп суверенитет билгеләренең берсе – ак барс җәнлегенә алыштыралар. Нәкъ менә шушы вакыттан «Ак Барс» үз сәясәтен тулысынча республика белән бәйли.
Һәр профессиональ команданың йөзе ул – логотип һәм форма. Республиканы төп спорт төрләрендә тәкъдим иткән «Зенит», «Рубин», «Уникс» һәм, әлбәттә, «Ак Барс» ның өс киемнәре, логотипларына күз салыйк.
Графикада күренгәнчә, «Ак Барс» бүтәннәрдән республиканың герб һәм әләм кебек төп символларына аеруча игътибар бирүе белән аерылып тора. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк «Ак Барс» – Россиядә бүгенгәчә өс киеменә үзенең төп логотибын урнаштырмаган бердәнбер хоккей командасы. Бу – «Ак Барс»ның Республикадан аерым организм түгел, ә киресенчә аерылгысыз бер өлеше икәнен тагын бер кат дәлилли.
Туфан Миңнуллин, ничектер, хоккей турында сүз чыккач:
– Нигә мин ул «Ак Барс» өчен җанатарга тиеш? Менә кайчан бозда негрлар урынына татар егетләре йөгереп йөриячәк, шул вакытта мин дә җан ата башлармын!» – дип әйткән булган.
2000-2010 елларны искә алсак, чыннан да, «Ак Барс» составында кемнәр генә уйнамады. Туфан ага әйтмешли: негрлар да, американнар да, финнар да, чехлар да, ләкин татар егетләре юк диярлек иде. Дөрес, Данис Зарипов бар иде, әмма бу күренешне күбрәк искәрмә кебек кабул итәргә кирәк.
Без бүген даими рәвештә «Ак Барс» составына кушылып баручы татар егетләре турында сүз алып барабыз.
2000-2013 еллар аралыгында «Ак Барс»та уйнаган кайбер чит ил уенчылары
Бүген «Ак Барс» составында бозга һәрдаим 4 татар уенчысы чыга, аларга, вакыт-вакыт, әле тагын 2 яшь татар егете кушылырга мөмкин. 2019 елда «Ак Барс» җәмагәтчелеккә 2020-2027 елларда тормышка ашырылырга тиешле өр-яңа үсеш стратегиясен тәкъдим итте. Анда 2027 елга кадәр «Ак Барс» 50 процентка үз мәктәбе эчендә тәрбияләнгән уенчылардан торырга тиеш, дигән кызыклы бер пункт бар. Күргәнегезчә, бу стратегия әкрен генә тормышка ашырыла. Шуңа Туфан абый исән булса, мөгаен, ул «Ак Барс»ка бүген менә шулай җан атар иде...
Туфан Миңнуллин ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
«Ак Барс» татар телен үз маркетинг стратегиясенә кертү юнәлешендә беренче адымнарын 2017 елда ясады. Дөрес, бу адым татар теленә әле сак кына якынаю булса да, аның әһәмиятен әйтми узып булмый. Хәзер бу сак адымның мотивы да аңлашыла. Социаль челтәрләрдә, афишаларда, реклам роликларда татар теленең «әйдә» сүзе урынына «айда» сүзен куллану, Россия күләмендәге маркетинг чикләренә йомшак кына кереп китү өчен ясалган иде. Әйе, ул вакытта аның татар теленнән ясалуы аз кешегә мәгълүм булса да, беренчел кулланучы, ягъни Татарстанда яшәүче өчен бу – яхшы аңлашыла торган «слоган» иде. Шуны да әйтү урынлы, бу реклама нәтиҗәсендә «Ак Барс»ның уеннарында җанатарлар саны артты, ә хоккейчылар исә шул ук елны Казанга өченче Гагарин кубогын бүләк итте.
Киләсе сезонда «Ак Барс» үз маркетингын инде Казанның «843» телефон коды ярдәмендә төзи башлады. Соңрак аңа «Сделано в Татарстане» кебек концепция да килеп кушылды. Дөрес, бу тәҗрибәләр шау-шу күтәргән «Айда»дан соң артык уңыш казанмаса да, үз экспериментальлеге белән бүтән командаларның маркетинг кампанияләре арасында да югалып калмады, дияргә кирәк.
2017-2020 елларда «Ак Барс» тарафыннан тормышка ашырылган маркетинг концепцияләр
Россиядә барлык профессиональ командаларның диярлек матч дәвамында туры эфирда баручы үз телевизион тапшырулары бар. «Ак Барс» та искәрмә түгел, ул, гомумән, бу юнәлешне ачып җибәрүчеләрдән. «Ак Барс Шоу» – 2019 елда эфирга чыгып, бүгенгәчә тамашачыны кызык, кайвакыт абсурд чыгышлар, интервьюлар белән шаккатыра. Иң кызыгы – бу «ТНВ» телеканалының эфирында да чыга. Ә туры эфир – ул инде, нинди дә булса вакыйганы федераль масштабка күтәреп, аның турында сөйләргә, аның турында фикер алышырга этәргеч. Мәсәлән, ничек сезгә мондый шаярулар:
«Ак Барс Шоу» бүтән командаларның шундый ук тапшыруларыннан тагын бер ягы белән аерылып тора. Ул «Матч- ТВ», «ТВ-3», «Рен-ТВ» кебек федераль каналларга даими рәвештә яңа алып баручылар әзерләп тора. Мисал өчен, «Ак Барс Шоу» тапшыруының беренче алып баручысы Зөһрә Уразбахтина үз юлын Казанның «Эфир-24» телеканалында башлый, 2019 елда эш урынын «Ак Барс Шоу»га алыштыра һәм инде 1 елдан аны «Матч-ТВ» телеканалына, ә соңрак «Авангард», «СКА», шулай ук Россиянең җыелма хоккей командасына алып баручы вазифасына чакыралар. Бүген Зөһрә – популяр модель һәм алып баручы.
Камилә Харисова «Ак Барс»ка Уразбахтинадан соң килә. Тиз арада кадрда үзенең табигыйлеге, сөйкемлелеге белән җанатарларның мәхәббәтен яулый. 1 елдан, шулай ук, тәкъдим буенча эш урынын Мәскәүгә алыштыра һәм бүген дә уңышлы гына «Матч-ТВ» телеканалында, «Медиалига» кебек спорт проектларында эшли.
Динә Рәхмәтова – «Ак Барс Шоу»да яңа кеше. Ул тапшыруда әле нибары 4 ай эшли, әмма инде әкренләп уен нечкәлекләренә, алып баручы роленә күнегә. Динәгә бары 22 яшь, ул – популяр модель. Иң кызыгы – «Ак Барс Шоу» продюсерлары җәй көне тапшыруга яңа алып баручы эзләгәндә, кандидатларга татар телен белүне төп таләпләрнең берсе итеп куйганнар иде. Динә бу таләпне тулысынча аклый: ул татар телен камил белүе, эфир вакытында татарча сөйләме белән тамашачыларны сөендерә. Бу факт проектка милли төсмер өстәп кенә калмый, ә «Ак Барс»ның татар телен популярлаштырудагы миссиясен дә көчәйтә. Динәнең матурлыгы, харизмасы һәм милли үзенчәлекләргә игътибары аны алдагы елларда да тапшыруның аерылгысыз өлеше итәргә мөмкин, дип ышаныйк.
Матур татар кызларыннан күз алып булмаса да, алга таба барырга вакыт...
«Ак Барс», шулай ук, Татарстан һәм татарлар белән ассоциацияләнгән популяр ризык, өс киеме турында да онытмый. Мисал өчен, 2019 елдан «Ак Барс» уенчылары, чишенү бүлмәсендә, һәр уйналган матчтан соң, иң яхшы уенчыга түбәтәй тапшыра.
2020 елдан исә, җәй көне, Казанда уза торган «Тaneco Cup» турнирында, уенның иң яхшы уенчысын түбәтәйдә йөрүче милли робот бүләкли. Ә күптән түгел «Ак Барс» хәтта үз бренды астында чәкчәк тә чыгарды. Аны инде бүген үк «Лента» һәм «Ашан» кибетләрендә сатып алып була.
Иң яхшы уенчыга бирелә торган түбәтәй, чәк-чәк һәм бүләкләүче милли робот
Хәзер исә тарихтан бүгенге көнгә күчеп, «Ак Барс»ның татар телен ничек һәм кем аша җиткерүе турында сөйләшик. Беренче карашка, хәзерге «Ак Барс»ның басма маркетинг концепциясендә (банерлар, афишалар һ.б.) артык татар сүзләре дә, Татарстан белән нык бәйләнгән ассоциацияләр дә ачык чагылмый кебек. Яңа концепция тулысынча «Ак Барс»ның эчендә, ягъни телне белүчеләр (тренер, уенчылар, журналистлар) тарафыннан җиткерелә. Бу стратегия үзенең уңышлы булуын инде хәзер үк раслады, дияргә була. Соңгы айларда медиа киңлектә «Ак Барс» һәм татар теленә бәйле зур шау-шу кузгалу – моңа дәлил.
Әлбәттә, бу игътибарның бер өлеше татар теленнән күп очракта әллә шаярып, әллә җитдиме көлүгә кайтып кала. Әйтик, команданың баш тренеры Әнвар Гатиятуллин – Чиләбе татары, «Ак Барс»ка килүе белән татар телен өйрәнә башлады һәм, һәр уеннан соң, пресс-конференциясен татар телендә берничә сүз әйтеп башлый. Бу гамәл интернетта популяр «Это хоккей, брат», «Отдел Хоккея» кебек тапшыруларда еш телгә алына, шулай ук хоккей журналистикасы даирәсендә дә: Алексей Шевченко, Павел Лысенков кебек танылган журналистлар тарафыннан еш көлеп шәрехләнә. Бу көлүләр үз чиратында татар телен популярлаштыра гына дияргә була, аны яңа аудиториягә танытуга ярдәм итә. Ерак китәсе түгел, шул ук Алексей Шевченко үз телеграм каналында «Ак Барс» уеннарыннан соң татар телен еш куллана башлады.
Көлү, шаяру һәм тәнкыйтьтән (кем ничек кабул итә) берничә өзек тәкъдим итәбез:
Танылган хоккей журналисты Алексей Шевченконың шәхси телеграм каналыннан скриншотлар һәм Радель Җамалтдиновтан алган мини-интервью
«Ак Барс» татар телен популярлаштыру юнәлешендә уенчылар белән дә эшли. Мәсәлән, менә Радель Җамалтдинов әнисен татар телендә «әниләр көне» белән котлый.
«Ак Барс» быел, татар аудиториясе белән тагын да якынрак элемтә урнаштыру максатыннан, татар телендә телеграм-канал да ачты. Бу эш – шулай ук татар телен популярлаштыру өчен мөһим адым. Каналны татар аудиториясенә яхшы таныш алып баручы, журналист, спорт комментаторы, ә бүгенге көндә «Ак Барс»ның матбугат хезмәткәре Алмаз Гафиятов алып бара. Сез дә язылыгыз: https://t.me/hcakbarsTat
P. s
Татар журналистикасында «Ак Барс» турында аналитик материаллар «Интертат» электрон газетасында 2022 елдан башлап чыга. «Интертат»ның хоккей турында беренче материаллары шулай ук зур кызыксыну уятып, популяр телеграм-каналларда да яктыртылган иде. Шуңа күрә татар теленә соңгы арада уянган «хайп»ка безнең катнашыбыз да бар, дип әйтә алабыз. Әйе, «Ак Барс» күтәргән биеклектә булмаса да, файдалы эшкә өлеш кертү – ни дисәгез дә сөенечле вакыйга. Күп кеше, бүген татар телен ничек саклап калыйк, ничек үстерик, ничек яшәтик, дип кайгыра. Глобальләшкән чорда «Ак Барс» тәкъдим иткән юл бик уңышлы, дип санарга кирәк. Ул татар телен Татарстан кысаларыннан чыгарып, Россия күләм спорт чикләренә кертте, аңа кызыксыну уятты.
Тәмам…