Беренче булып дин белгече Рамил хәзрәт Юныс чыгыш ясады. Ул бәхетле гаилә нигезләре, балаларга дөрес тәрбия бирү мәсьәләсен аңлатты.
Элегрәк ир бала әни итәгендә 7 яшькә кадәр тәрбияләнгән. Аннан соң, бала әти кулына бирелә һәм әтисе белән мәчеткә, кырга, урманга йөри башлый, ягъни ир-атлар белән үсә. Бүгенге көндә малайны мәктәпкә алып бара – әни, түгәрәкләргә йөртә – әни, ата-аналар җыелышында – әни, әти кеше килсә, баланың сыйныфын таба алмый.
Әти кеше, гадәттә, 4 урында була: эштә, киңәшмәдә, командировкада яки арыган, ял итә. Хатын-кыз бу очракта нишләсен инде, ул әничә тәрбияли баланы, ягъни малай тулысынча ир-ат булып үсә алмый. Аннан соң, бөтен гомерен малаен тәрбияләүгә биргән әни кеше, малае өйләнеп, килен белән яши башлагач та, аны «җибәрә» алмый, һәм шул рәвешле алар «өчәү» яши башлыйлар. Йорт салганда да – әни, ял итәргә киткәндә дә – әни.
Минем шуны әйтәсем килә: киленне гаепләр алдыннан, кайнана белән кайната утырып сөйләшсеннәр иде. Әгәр дә малайның тәрбиясендә, тормышында әти кеше катнашмый икән, бөтен гаеп килендә булачак. Шуңа күрә малайларның тормышында әти кешеләрнең урыны бик зур булырга тиеш. Әни кеше генә тәрбияләгән малай «маменькин сыночек» булып үсә. Ул хатын-кыз сүзен генә тыңларга өйрәнгән, аннан соң ике ут арасында кала: әнисен тыңларгамы яки хатыннымы? Ул киртә кора белми. «Мин сине яратам, әни, әмма бу – минем гаиләм», – дип әйтә алмый. Бу – әти тәрбиясе булмаганлыктан яки булып та, әти кешенең киртә кора белмәве.
Ә кызларны, тарихи яктан карасак, балигъ булганчыга кадәр, өйдә тәрбияләгәннәр. 12 яшьтән соң, кыз баланы гувернанткаларга яки мәдрәсәләргә биргәннәр. Андагы укытучылар аларга тәҗвид белән тәфсирне генә өйрәтмәгәннәр, ә ничек итеп гаиләдә хатын-кыз булу дәресләрен дә үткәргәннәр. Хәзерге вакытта безнең кызлар бик яхшы белем алалар, әмма гаиләдә ана, хатын-кыз булу, ир кеше белән мөгамәлә коруның нигезләрен өйрәнмиләр.
Хәзер кызларга алдан ук, «ирләргә ышаныч юк» дигән караш урнаштырыла. Мисал өчен, әти-әни кеше кызларын югары уку йортына укырга кертәләр, машина һәм квартира алып бирәләр, эшкә урнаштыралар. Мондый очракта ир нәрсәгә? Хатын-кыз гаиләдә ир кешене – ир итеп, гаиләнең учагын тудыручы ана буларак тәрбияләнмәгән. Шуңа күрә кызлар – феминистка булып, ә егетләр «маменькин сыночек» булып баралар.
Кызларны «ирләргә ышаныч юк» дип тәрбиялибез икән, ә әниләр малайларын киленнәренә җибәрә алмыйча, аларны дистанцион идарәдә тоталар икән, нинди гаилә була инде ул?!
Өйләнешкәнче хатын-кыз матур да пөхтә булырга, ә ир-ат акыллы да бай күренергә тырыша, әмма, өйләнешкәч, күп кенә вазгыятьләр ачыла. Гаиләдә эгоизм, үзеңне генә уйлау, бер-береңне аңламау, бер-береңнең яхшы ягын гына түгел, яман ягын да белеп, шуңа артык игътибар бирмичә дә яшәү кирәк. Моның бик зур мисалы бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хатыны Гәйшәнең әтисе – Әбү Бәкер Ситдыйк. Аның олы кызы Әсма Әль Зүбәйр дигән сәхәбәгә кияүгә чыга, ул бик диндар кеше була, әмма Мәккә шәһәрендә аның кебек көнче кеше булмый.
Ерактагы хөрмә бакчаларыннан Әсма зур йөк белән кайтып килгәндә, аның яныннан дөядә Рәсүлебез уза. Ул дөясен төшереп: «Утыр», – ди. Әсма: «Рәсүлуллаһ, ирем көнче», – дип әйтә. Пәйгамбәребез аңлый да китеп бара. Кайткач, ул иренә булган хәлне сөйләп бирә, һәм шуннан соң Зүбәйр: «Пәйгамбәребезгә синең йөк күтәреп кайтуыңны күрү авыр булгандыр, әмма синең аның белән утырып кайтуың минем өчен тагын да авыр була иде», – ди. Әсма, иренең тискәре ягын белеп, аны кабартмый.
Һәрбер кешенең яхшы ягы да, начар ягы да бар, шуңа күрә кешене яраттың икән, аны 100 процент кабул итәргә кирәк. «70 процентын кабул итмим, 30 процентын кабул итәм» дип яшәп булмый, – дип төгәлләде үзенең вәгазен Рамил хәзрәт.
Әниләр янына 3 иҗади, сәләтле бала үстерүче җырчы гаилә – Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ та чакырылган иде. Алар 3 уллары белән бергә килделәр. Башта сүзне Гүзәл Идрисова алды, ул балаларының ничек җыр һәм иҗат дөньясына кереп китүләре турында сөйләде.
Беренче улыбыз Камил тугач, без авылларга, районнарга, шәһәрләргә еш йөри идек, һәм ул да һәрвакыт безнең белән гастрольләргә чыга иде. Сәхнә артында артистларны, биючеләрне, гармунчыларны күзәтеп, аларга шаккатып карап утыра иде. Һәм әкертен генә шуларны өйдә кабатлый башлады. Әти дә, Илназ да гармунда уйнагач, Камилнең дә, күзәтә торгач, шул уен коралына мәхәббәт уянгандыр, дип уйлыйбыз.
5 яше тулгач, кибеткә машина алырга барган идек. Бөтен машиналарны карап чыкты да аның күзе зәңгәр гармунга төште һәм 4 төймәле, уенчык гармунны алырга булды. Алган уенчыкны савытына салырга кирәк бит, әмма ул: «Юк, мин уйнап чыгам», – диде дә кибеттән уйный-уйный чыкты.
Телевидениедә гармунчыларны күзәтеп, үзен алар кебек тота иде. 7 яше тулгач, сәнгать мәктәбенең гармун сыйныфына укырга керттек. Анда ул гармуннан тыш, баянда да, хромкада да, тальян гармунда да уйнарга өйрәнде. Шулай безнең белән сәхнәдә чыгышлар ясый башлады.
Уртанчы малай да музыкага тартыла башлады. Өйдә бит инде музыкадан башка әйбер юк (көлә). Без аны музыка мәктәбенә бирдек, әмма бераз күзәтеп, Камилдәгы кебек омтылыш булмавын күргәч, музыка белән саубуллаштык. Әмма безнең гаиләбезнең ансамблендә ул бәрмә уен коралларында уйный һәм аның омтылышы күбрәк спортка юнәлгән. Кечкенә улыбыз Марсель да иҗатка тартылды: җырлый, бии иде. Аны курай сыйныфына бирдек. Менә шулай малайларның тулы бер ансамбле барлыкка килде: гармун да, курай да, бәрмә уен коралы да бар, – дип таныштырды әни кеше.
Аннан соң Илназ Баһ, әти кеше буларак, малайларга нинди тәрбия бирергә тырышуы турында әйтеп узды.
Уртанчы малаебыз безнең – күбрәк хуҗалыклы егет. Кар яуса, нәкъ менә ул, көрәккә тотынып, кар көри башлый. Чөнки аның олысы белән кечкенәсе көрәккә тотынырга яратмый, алар – иҗади балалар.
Техника белән дә кызыксыналар. Кыш көне трактор белән кар көрибез, олысының да, уртанчысының да, утырып, кар көрәп караганнары бар. Мин урта яшьләргә җитеп тә техника белән кызыксынмаган, гел таксида гына йөргән ир-атларга аптырыйм.
Телефонда утырмасыннар өчен, шугалак та ясап куйдым. Башта, шуып кына йөрерләр дип, ишек алдында ясаган идем, әмма клюшка белән шайба чыгып, тәрәзәгә оча башлагач, территориянең икенче ягында иркенрәк шугалак ясап бирдек. Миңа нәрсәсе ошый: алар мәктәптән кайтканда ук, «хәзер хоккей уйнарга чыгабыз» дип кайталар. Башта карын чистарталар шугалакның, шулай 2-3 сәгать саф һавада йөреп керәләр. Әлбәттә, сугышып та керәләр, чыгып сүгеп тә керәм инде, аннары шунда уйнап та алам, – дип сөйләде Илназ Баһ.
Соңыннан иҗади гаилә, тамашачылар өчен әзерләп килгән музыкаль бүләкләрен дә башкардылар.
Медицина фәннәре кандидаты, педиатр Илдус Лотфуллин 21нче гасырда балаларда иң еш очрый торган авырулар темасына тукталды. Ул балалардагы замана авырулары турында сөйләп кенә калмыйча, аларны чишү юлларын да күрсәтте.
Хәзерге заман балаларының тормышы бик нык үзгәрде: туклану рәвеше алышыну, хәрәкәт күләме кимү, йокы һәм ял җитмәү күзәтелә. Хәзерге балаларның яшәү рәвеше олыларныкын хәтерләтә.
Балаларда иң зур проблемаларның берсе ул – симерү. Соңгы статистик мәгълүматларга карасак, Россиядә 23 процент бала симерү яки артык тән массасы белән җәфалана. Дөнья статистикасына карасак, 70нче еллар белән чагыштырганда, симерү 4 тапкыр артты. Америка һәм Көнбатыш Европа илләрендә балаларның симерү очраклары иң еш очрый, дигән фикер – стереотип. Хәзер симерү очраклары Көнчыгыш, гарәп илләрендә дә, Африкада да очрый, һәм Россия дә әлеге тенденциядән калышмый.
Симерүгә без бик гади карыйбыз, әмма чынлыкта симерү ул – организмда кирәгеннән артык май туплану белән бәйле авырулар группасы. Әлеге авыру организмдагы башка бик күп төрле авыруларга китерергә мөмкин: кан басымы күтәрелү, астма, абструктив апноэ, җенси җитешсезлекләр, сөяк кәкрәю. Шулай ук симерү тәнгә генә түгел, ә җанга да тәэсир итә. Артык авырлыгы булган бала үзен коллективта булган балалар белән беррәттә дип санамый.
Симерү проблемасын генетикага сылтап калдыру дөрес түгел. Шулай ук симерү проблемасын эндокрин симерү белән бәйлиләр, ләкин чынлыкта симерү проблемасы 1 процент очракта гына эндокрин проблемалар белән бәйле. Күпчелек очракта симерү сәбәпләре бөтенләй башка. Симерү проблемасы 3 факторга бәйле: дөрес тукланмау, хәрәкәт җитмәү һәм яшәү рәвешенең дөрес булмавы. Дөрес туклану – балага кечкенә чагыннан ук сеңдерелергә тиешле әйбер.
Беренчедән, без гаиләдә дөрес тукланмасак, балалар да дөрес тукланмаячак, дөрес туклану әти-әнидән башланырга тиеш.
Икенчедән, яшелчә һәм җимешләр безнең төп ризык булырга тиеш.
Өченчедән, иртәнге ашны ашарга кирәк. Иртәнге ашны ашап, күбрәк калорий алган балалар, иртәнге ашны ашамыйча, әзрәк калорий алган балаларга караганда, ябыграк та була.
Дүртенчедән, баллы ризыкны ашауны тәртипкә салырга. Баллы ризыкны, гомумән, ашамау мөмкин түгел, шуңа күрә аны тәртипкә салып кына бирергә кирәк. Шулай ук баллы ризыкны куллануны тыю җаза рәвешендә кулланырга тиеш түгел. «Син бүген 2ле алдың, сиңа баллы ризык бирмибез», – дию – бик зур хата, чөнки бала, зур үскәч, үз-үзен баллы ризык ашап канәгатьләндерә башлый.
Бишенчедән, югары калорияле ризыкларны капкалап йөрмәү. Әгәр дә бала нәрсәдер ашап алырга тели икән, бу – яшелчә яки җиләк-җимеш булырга тиеш. Шулай ук баллы эчемлекләрдән баш тартырга кирәк, чөнки алар – бик зыянлы, калорияләр организмга су рәвешендә керергә тиеш түгел. Компот, киптерелгән җимешләрдән ясалган, чыгартылган җиләк-җимеш сулары күпкә файдалырак.
Алтынчыдан, кыздырылган ризык ашамау. Әгәр дә без ризыкны май кушып кыздырабыз икән, аның калорияләре 2-3 тапкыр арта. Шулай ук ресторан, кафе һәм тиз туклану нокталарында ризыкның калорияләре күләме 2-3 тапкыр артык, шуңа күрә өйдә ашауга өстенлек бирергә кирәк.
Җиденчедән, Гарвард университеты булдырган дөрес туклану тәлинкәсенә күчү. Ул тәлинкә 4 өлешкә бүленә һәм иң зур өлеше яшелчәләргә бирелә. Яшелчәләр төркеменә без яраткан бәрәңге керми. Иң бәләкәй өлеше – җимешләр. Һәрвакыт баллы җимеш, йөзем, хөрмә ашап йөрү дә дөрес түгел. Тәлинкәнең икенче яртысын тигез өлешләргә бүленгән рәвештә аксымнар һәм углеводлар тәшкил итә. Аксымнарга сыр һәм ит ризыкларыннан әзерләнгән полуфабрикатлар, казылыклар керми.
Симерүне булдырмау өчен, тагын бер мөһим әйбер ул – хәрәкәт. Бала бик күп хәрәкәт итәргә тиеш: көн саен 60 минут уйнарга, атнасына 3 тапкыр спорт белән шөгыльләнергә һәм бер хәрәкәтсез утырып торуны мөмкин кадәр киметергә кирәк.
Дөрес яшәү рәвешенең тагын бер кагыйдәсе – йокыны туйдыру. Йокы җитмәү симерүгә китерә, яшүсмер балага йокы бик күп кирәк, кайчакта ул 9-10 сәгать йокларга мөмкин. Балалар иртә ятарга, йоклар алдыннан телевизор карарга яки телефонда утырырга тиеш түгел. Йокы бүлмәсендә караңгы һәм салкынча булса яхшырак. Балалар өчен билгеләнелгән «экран вакытын» да әйтеп узасым килә: 0-2 яшькә кадәрге балаларга – 0 сәгать, ягъни карау рөхсәт ителми, 2 яшьтән узган балаларга гына, 1 сәгатьтән артык булмаган очракта, смартфон, планшет яки телевизор карау рөхсәт ителә.
Димәк, артык массадан арыну мөмкин, әмма бу – бик катлаулы процесс. Аннан соң, ялгыш максатлардан сакланырга кирәк. Мәсәлән, «Яңа елга кадәр 3 кг югалтам», «Яңа елда булмады, җәйгә кадәр ябыгам», «гәүдә формасын үзгәртергә телим», «ябыграк буласым килә» кебек максатлар дөрес түгел. Максатларны болай куярга кирәк: «3 ай узгач, иртәнге ашларны ашый башлыйм», «4 ай узгач, кыздырган ризыктан баш тартам» һәм башка шундый максатлар. Кешегә «син начар, сиңа үзгәрергә кирәк» дип максат кую – ялгыш юл, «синең туклануың дөрес түгел, сиңа туклануны үзгәртергә кирәк» дип эшләү дөресрәк, – дип аңлатты белгеч.
Форумда хыялларны чынбарлыкка ашыру темасы белән беренче татар коуч Илүзә Әминова да чыгыш ясады.