Язманы премиянең төп яңалыгыннан башлыйк. Быел җырчылар өчен махсус номинацияләр булмады, ягъни «иң креатив», «иң моңлы/моңсыз, «иң дәртле/дәртсез» җырчылар һәм җырларны ачыкламадык. Оештыручылар, әллә ел саен тантанадан соң килгән – «бу җырчыга шундый мәгънәсез номинация бирделәр, шулай булды, тегеләй булды» дигән дәгъваларга күз салып, әллә җырчыларның үзләре арасында низаглар килеп чыгудан сагаланып, барысын да гади генә «лауреат» дип кенә атадылар.
«Без быел номинацияләрдән баш тарттык. Шушы премиягә килеп җиткән җырлар, җырчылар алар инде барысы да халыкчан да, моңлы да, алар лауреат исеменә лаеклар, шуңа күрә быел номинацияләр ясамадык», – дип аңлатты журналистларга әлеге карарны «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов.
«Быел премияне әзме-күпме мюзикл рәвешендә ясарга булдык, тантанада җырлар бер-бер артлы үрелеп барачак. «Болгар радиосы»ның йолдызында 7 таҗ бар һәм, шушы 7 таҗдан чыгып, тантананы да 7 өлешкә бүлдек», – дип сөйләде баш мөхәррир.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Быелгы тантана бераз фәлсәфә турында уйлануларга корылган иде. Һәрбер бүлеккә аерым видео да төшерелгән. Анда «Болгар радиосы» алып баручылары вакыт турында уйлана. Гасыр, ел, ай, көн, минут, секунд, мизгел… Видеода Дилбәр Фәиз – Казан шәһәренә нигез салыну, Фаил Гыймадов – «Апанай» мәчете төзелү һәм башка алып баручылар татарга мөһим булган темалар турында сөйләделәр.
Тамашаны Рөстәм Гайзуллин белән Эльвира Вильдан алып барды.
Рөстәм булгач, бераз юмор булыр, дип уйлаган идем. Әмма юмор булмады, әллә нинди тозсыз мәзәкләр,тузга язмаган сүзләр, җырчыларга төрттерүләр дә булмады. Алып баручылар бөтенләй сөйләшмәде дә диярлек, алар күрсәтеләчәк видеолар алдыннан бераз темага кертеп җибәрделәр һәм артист җыр башкаргач, исемен игълан иттеләр.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Беркемне дә үпкәләтмәс өченме, әллә күптән түгел генә Уфада узган «Татар җыры»нда килеп чыккан хәлдән үрнәк алыпмы («Татар җыры» концертында алып баручылар әле генә «Башкортостанның атказанган артисты» исемен алган Гөлназ Асаеваның атказанган икәнен әйтмәгәч, Гөлназ аларны ачуланып, «банкет дәрәҗәсендәге» алып баручылар, дип атаган иде) алып баручылар Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганиеваны гына «легенда» диюдән кала, беркемне дә «атказанган», «халык» артисты дип игълан итмәделәр, барысы да бертигез, дигән кебегрәк булды.
Быел бүләкләү тантанасын ачу иҗади дуэт – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларга бирелгән иде. Алар ут булып чыгып дәртле биюләре белән күңелне күтәрделәр. Җырлары ай белән кояш турында, киемнәре дә үзенчәлекле – Гөлназ күн күлмәктән, Илсур да алъяпкычка охшап торган япма япкан иде. Гөлназның кушымтадан соң – «иииу!» дип кычкырулары гына ни тора, аның чыгыш буена энергиясе ташып торды.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Шәрипҗановлардан соң, 2 биючесен ияртеп, ялтыр-йолтыр костюм кигән бер егет чыкты. Бигайбә, танымадым, алып баручылар артистларны җырдан соң гына игълан иттеләр, бәлки, алдагы артистны җырга хәтле әйтсәләр, яки экранда аның исем-фамилиясе чыкса, уңайлырак булган булыр иде. Халык барыбер бөтен җырчыны да танып бетермидер.
Гөлүс Хәбибрахманов булып чыкты ул – «Син кирәк, син кирәк, бөеремә син дәва» диде инде әллә шунда, сикергәләп, аңлап бетермәдем. Шәрипҗановлардан соң сәхнә бушап калган кебек булды. Кинәт андый каты күчеш булмасын өчен, бәлки, 6 биюче булса да чыгарырга кирәк булгандыр?
Җырның сүзләрен аңлау нияте белән, интернетка «Син кирәк» җыры» дип язган идем, андый җырның тагын Ризат – Зинира Рамазановларда, Иркә, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисовада, Әлфинә Әзһәмова, Габделфәт Сафин, Әнвәр Нургалиев, Резеда Шәрәфиева, Рината Тэй, Ильзирә һәм Гүзәлиядә барлыгы ачыкланды.
Гөлүснеке болайрак:
«Син генә, син кирәк, син генә, син кирәк,
Тәгъдиремә син дәва, димәк.
Йөрәк-йөрәк, аңа син кирәк,
Син кирәк, син кирәк, син кирәк».
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Гөлүс Хәбибрахмановтан соң биючеләре белән сәхнәне тутырып, кулчатыр (зонтик) тоткан, эшләпә кигән Илназ Баһ чыкты. Илназ Италия мафияләре турында берәр сериал карап илһамланган бугай, сәхнәдә дә кулчатырына гына таянып йөрде, ләкин образы матур һәм үзенчәлекле иде. Ул быел үзе генә җырлады, премияне дә үзе генә алды. «Гүзәл апа кайда?» – дип сорагач: «Малайлар белән калды», – дип җавап бирде. Баһларның гаиләләренә үк премия бирергә була иде, илебездә «Гаилә елы» тәмамлана бит. Казанда «Болгар радиосы» премиясен тапшыру тантанасыннан кала алар гаиләләре белән катнашмаган чара калмады да инде бугай.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Илназдан соң Игорь Дмитриев һәм «Ямьле» төркеме чыкты. Алар йөз тапкыр (бәлки күбрәктер дә) «таң атты, атты, сөйгәнем кайтты, кайтты» дип кабатладылар. «Ямьле» – «Болгар радиосы» йолдызына ия булган бердәнбер төркем булды, котлыйбыз!
Алып баручылар кушылды: җырның сүзләре авторы – Гөлфия Шакирова, шагыйрә – быел «алтын йолдыз»га ия булган 6 җыр авторы, афәрин!
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
«Ямьле»дән соң сәхнәгә «шәмәхә» Энҗе Шәймурзина чыкты. Аның күлмәге дә, биючеләре дә, җыр вакытында артта күрсәтелгән экран да шәмәхә төстә иде. Биюче кызлар ялтыр-йолтыр шәмәхә күлмәк белән ак кроссовкалар кигәннәр, әлеге мода аңлашылып бетмәде, гомумән тулы «картина» сәер күренде. Энҗе «сөю хакына дип яшик, мәхәббәтнең сагында» дип җырлады, тавышы матур, көчле, ләкин сәхнә шундый чуар иде, экранда бер зураеп, бер кечерәеп шәмәхә йөрәкләр чыгып торды, алардан ахырга күзләр чагыла башлады.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Тагын бер «алтын йолдыз» иясе Ильфир Искәндәров «Яшь гомер»не җырлады, классика искерми, әйе. Ләкин ул бит «Көмеш күл» җыры белән халыкка танылган иде, әлеге җырын җырласа, тамашачылар таныр, отышлырак булыр иде кебек.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Гөлназ Асаева «Авылда ниләр бар икән» дип җырлады. Гөлназның тавышы да, энергетикасы бик көчле, Илсөя Бәдретдиновача әйтсәк, ул – «породалы». Аның сәхнәдән бер карап куюы гына ни тора, шунда ук, нәрсәнедер дөрес эшләмәдем ахры, дип оялып куясың. Миңа шулай карады ул, икенче рәттә утыра идем, сискәнеп үк киттем.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Гөлназдан соң Зәринә Хәсәншина чыкты. Ул «Мәхәббәт көянтә»сен җырлады. Гади генә, биючеләрсез, баянчы Булат Шәрипов белән. Үзе дә, җыры да матур. Әлеге җырдан соң башымда бер сорау туды: нинди була икән ул мәхәббәт көянтәсе? Мәхәббәтнеке булгач, чәчәкле-чуклы, йөрәк рәсемнәре төшерелгәндер инде, мин шулай күз алдыма китереп утырдым.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Зәринәдән соң сәхнәне Татарстанның атказанган артисткасы Марина Карпова гөрләтте. Ул керәшен халык җыры «Балтырган»ны җырлады. Марина Карпова премиянең «милли» сүзен аклаучы бердәнбер җырчы иде бугай. Ул итәге бизәкле яулыклардан тегелгән милли күлмәктән иде, артта шулай ук эшләпәләр кигән, яулыклар бәйләгән балалар биеделәр, матур! Әмма биюче балаларның гына кемнәр икәнен белми калдым. Хореограф Дәүләт Умеровның «Мирас» бию мәктәбе укучылары булса кирәк, бер танышым костюмнарыннан таныды.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Аннан төсләр палитрасын кара минимализм алыштырды, сәхнәгә Филүс Каһиров чыкты. Ул тузганаклы яшел кырлар турында җырлады – попсовый җыр. Халык бераз башканы көткән иде бугай.
Аннан соң экранда видео кабынды, анда Айгөл Хәйруллина «Туган тел көне» турында сөйләде. Видеоның яртысында сәхнәгә кублар чыгарып куйдылар, аннары ул кубларга биюче егет белән кыз менеп басты. Айгөл Хәйруллина алар арасыннан яртылаш кына күренде. Башка видеоларда да шулай булды, бу – тизрәк булсын, вакытны артык сузмау өчен эшләнгәндер инде.
Аннан сәхнә түренә Филүснең «хатын-кыз версиясе» – Сиринә Зәйнетдинова юл алды. Моңлы җыр, номер һәм биючеләр, гади генә, ләкин зәвыклы. Номерда биючеләр, егет белән кыз үзләренә игътибарны җәлеп итте, алдан алар пәрдә артына капланган иде. Сиринә Зәйнетдинова «үз кояшым» турында җырлады, «үз кояшым» булгач, әлеге биючеләр дә бергә калырга тиеш булгандыр бит инде, ләкин җыр ахырында егет кызга матур итеп кенә кул болгады һәм кире пәрдә артына кереп качты. Менә шундый «бәхетсез мәхәббәт» мизгеле.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Экранда тагын ал йөрәкләр күренде, һәм сәхнәдә Раяз Фасыйховны каршы алдык. Ул «үлеп сөям сине, сине я-ра-там» дип «сузды». Тагын бер мәгънәгә сай, попсовый җыр.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Раяздан соң, атылып, Зинира – Ризат Рамазановлар килеп чыктылар. Алар да шәмәхәгә киенгән иделәр, командалары – ялтыр-йолтыр ак киемнән. Энергияле, матур җыр, чыгышлары мини-спектакль кебек.
Аларга карап утырганда, яныма килеп бер кыз төртте һәм кулыма янган йөрәк рәсеме беркетелгән таяк тоттырды. Йөрәк артында «Зинһар, әлеге таякны Лилия Хәйруллина җырлаганда күтәрегез» диелгән иде. Кызык!
Шуннан сәхнәдә ялтыравыклы күлмәк кигән Лилия Хәйруллина һәм төрек сериалы героена охшаган бер егет пәйда булды. Баштан халык ул егетне күрмәде дә бугай, ул озак кына тамашачыларга арты белән селкенмичә экранга карап басып торды, «проигрыш» вакытында гына Лилия Хәйруллина янына килеп «сырпаланды». Лилия «җылыт, җылыт әле йөрәгемне» дип җырлады, тамашачылар селкеп утырган янган йөрәкләр аны җылыткандыр дип ышанабыз.
Лилия Хәйруллинадан соң ялтыравыклы костюмнар марафонын дәвам итүче итеп Рифат Зариповны билгеләгәннәр. Ул «Минем өчен син гел 17дә» дип җырлады һәм, һәрвакыттагыча, дәртле итеп биеде.
Рифаттан соң 20 минутлык тәнәфес игълан ителде, беренче бүлек тәмам булды.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Тәнәфестән соң караңгы сәхнәдә 2 гармунчы, төз генә басып торучы 2 кыз чалымнарын абайладык, аннары алга махсус җайланмага куелган текст укыдык. Халык тиз арада телефоннарын кабызды, чөнки хәзер Салават чыгасы аңлашыла иде. Аңа да «алтын йолдыз» тоттырдылар, алып баручылар «легенда» дип игълан итте, тик алкышлар гына бик күп булмады кебек.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Аннан Салават 2.0 Альберт Вәлиуллинны каршы алдык. Аның җыры турында алып баручылар бераз шаяртып та алды, Альберт гомер узу турында иң позитив җыр – «Гомер – агымсу» дип җырлады, матур җыр! Альбертның сулагай булуына игътибар иттем – ул микрофонны сул кулы белән тота, ә уң кулы белән «гомер – агымсу» дигәндә болгатып-болгатып ала.
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов да «ялтыравыклы костюмнар» марафоны катнашучылары иде. Алар ниндидер аңлашылмый торган җыр җырладылар. Җырның сүзләрен дә мәгънәсен дә аңлап бетермәдем. Бүләкләгәндә статуэтканы да, грамотаны да, чәчәк бәйләмен дә Ләйсәнгә биргәч, Булатның ачуланган сыманрак итеп елмаеп куюы гына күңелгә кереп калды, аннары ул Булатка статуэтканы тоттырды инде, әлбәттә.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Быелгы «Болгар радиосы» ХII Милли музыкаль премиясендә тагын бер лауреат – Илшат Сафин. Ул «Аңла, йөрәк» дип, йөрәк белән диалог җырын тәкъдим итте. Ләкин иң кызыгы аның биюе булды бугай – биегәндә ул бер адым атлый һәм, аякларын селкетеп, селкенеп тора.
Илшат җыр буе сәхнә буенча әрле-бирле йөрде, аңа «иң тиктормас җырчы» номинациясен бирерләр иде, мөгаен. Үзе генә түгел, ул «Казан, кулларны күтәрдек» дип, тамашачыларны да биеттереп алды, үзе исә бармаклары белән берничә тапкыр йөрәк тә күрсәтте, мин сезне яратам, диюе булгандыр инде. Шундый тере чыгыш булды, заманчалатып әйтсәк, үзеннән үзе «кайфанул» була инде.
Иҗатларын соңгы арада активлаштырган парлы дуэт – Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев та быелгы лауреатлар. Алар башкалардан аерылып торган җете кызыл костюмнардан иде һәм «мәхәббәт тавышы, ул – синең тавышың» дип суздылар, матур җыр! Ошады.
Тагын бер премия лауреаты Эльмира Кәлимуллина «Такси» җыры өчен йолдызлы булды, ул сәхнәдә үзе генә иде, шулай ук «ялтыравыклы костюмчылар» марафонын тулыландырды.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Шушы сәхнәгә чыккан дистәләгән «йолдызлар» арасында Венера Ганиева – иң озак алкышланган җырчы булды. Ахырда аны күптән түгел «Голос. Дети» проекты финалисты булган Сәет Гәлиуллин гына уздырды. Җырчы сәхнәдә «Кара аккош» образында иде, минимальлек – экранда ай, сәхнәдә томан һәм Венера апа. Артык сүзләр дә кирәкми – моңлы, затлы, зәвыклы, сокландыргыч!
Азат-Алсу Фазлыевлар «Пар аккошлар» җырын башкарганда биегән биючеләре үзләре дә парлы аккошлар кебек иде. Шул истә калган.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Аннан иреннәр турында җыр белән Марат Яруллин чыкты. Ул, модага ияреп, чәчләренә химия ясаткан икән. Көдрә буйдак булган. Марат бу концертта иреннәр турында җырлады, артта да иреннәр чыгып торды. Бигрәк ярата инде кызлар бу буйдакны, тамашачы 2 апа, фотога төшерергә дип, Марат янына, сәхнә алдына үк килеп басты. Берсе – яшьрәк, икенчесе иңенә яулык япкан олы гына ханым иде, кызы төшерергә сораган булгандыр инде.
Башкортстанның халык артисты Элвин Грей да «алтын йолдыз» иясе булды. Ул Вәсилә Фәттахованың легендар «Туган як» җырын башкарды. Элвинның соңгы елларда хит җырлары юк, Мәскәүгә дә китеп караган иде, анда да эшләре хөрти булды бугай. Ул күптән түгел Гүзәл Уразова белән тагын бер дуэт яздырган иде, анысы да тамашачыларның күңелен яулый алмады әле кебек.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Вадим Захаров «Кайтара алмам» җыры өчен йолдыз иясе булды. Вадим сәхнәгә баянчысы Булат Шәрипов һәм саксофончы Айрат Закиров белән чыкты. Айрат берничә артистта эшләп, сәхнәдә кирле-мырлы сикерүләре белән дан казанган иде. Монда исә ул җыр башында ук чыгып артта «болганып» торды, җырның ахырында берничә секунд уйнар өчен шулай көтте булып чыкты. Аңа төртеп күрсәтүчеләр дә, якынайтып видеога төшерүчеләр дә булды. Энергияң ташып тора, аңлыйбыз, ләкин бу бит – төп артисттан игътибарны үзеңә җәлеп итү – матур түгел. Җыр башыннан рәтле итеп чыгып биегән булса, бәлки, файдасы күбрәк булган булыр иде.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Зәйнәб Фәрхетдинованың да саксофончысы сәхнәгә алдан килеп басты. Аннары гына сары пиджак кигән Зәйнәб апа күренде, ул «Гөлем сулды» җырын яңартылган вариантта җырлады. Артта берничә кыз джинс материалыннан тегелгән костюмнардан мода күрсәттеләр. Миңа джинс ыштан кесәләреннән тегелгән итәк аеруча кызык тоелды, үзенчәлекле алым, ләкин моның нинди «мода показы» икәнен беркем дә аңламады, чөнки игълан итмәделәр, Марина Карпова белән биюче балалар коллективын да игълан итмәгән иделәр. Алар бит артист белән бер дәрәҗәдә диярлек чыгыш ясый.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Үзенең концертыннан премиягә ашкынып килеп җиткән Илсөя Бәдртединова аэропорт турында җырлады. Ул очып китәргә җыенган иде, җыр ахырында арты белән борылып тамашачыларга кул да болгады, ләкин очып китмәде, чөнки йолдызны аласы бар иде. Әлеге җыр – аерым бер номер булды, экранда «Бәдретдинова» дип язылган самолет та күренде, масштаблы! Җырчының командасы гына ни тора, кемнәр генә юк анда.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Быел премия тапшыру тантанасында махсус кунаклар да булды. Алар – татар эстрадасына тәүге адымнарын ясаучы, «Голос. Дети» проектының суперфиналисты Сәет Галиуллин һәм «Сәйлән» музыкаль фестиваленең җиңүчесе Рөстәм Хөсәенов. Иң самими, эчкерсез чыгышлар аларныкы иде, егетләргә афәрин!
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Премияне ябу бәхетенә быел Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова ия булды. Ахырда ул концерт рухын чагылдырган «Алга атларбыз!» җырын башкарды.
Уразова җыры алдыннан кызыклы гына «интро» карадык: музыка, кадр артында текст яңгырый. Бу алымны гадәттә Фирдүс Тямаев куллана. Гафу итегез, әмма бу текстта мантыйкый яктан туры килмәгән җөмләләр бар иде. «Бергә булсак кына, көчебез чиксез арта» – бу җөмлә татарча түгел. «Табибмы син, укытучымы, авыл кешесеме, машина йөртүчесеме син, әмма без бик күп». Нәрсә дигән сүз инде монысы? Сәхнәгә чыгып, экспромт рәвештә әйткәндә, «машина йөртүчесе» дип ялгыш буталырга мөмкин, әмма кадр артында әйтелгән текстның мондый булуы…
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран
Быелгы лауреатлар арасында Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев та бар иде, кызганыч, ул, каты авырып китү сәбәпле, Казанга тантанага килә алмаган, оештыручылар, аның йолдызын үзенә тапшырачакбыз, дип вәгъдә бирделәр. Әнвәр абыйга сәламәтлек телибез!
Менә шундый артистлар кереп-чыгып йөргән тамаша! Экранда ара-тирә тәкъдим ителгән фәлсәфәгә артистларның кереп-чыгып йөрүе белән нокта куелып барды. Тамашачы фәлсәфә эзләп утырмады да кебек.
Лаеклы һәм бик үк лаеклы булмаган «алтын йолдыз» ияләрен котлыйбыз!