Татарстанның атказанган артисты Люция Мусина белән кызы Миләүшә Закированың «Елмай, бәхет» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Яңа җырның сүзләрен Сания Әхмәтҗанова иҗат иткән, ә көен Альфред Якшимбетов язган.
Халык яңа җырны яратып та өлгергән. Комментарийлар шул хакта:
«Бик мәгънәле сүзләре дә, көе дә килешеп тора. Кушылып җырлап алдым әле берничә кат»;
«Матур булган бу җыр, көй белән сүзләр бер-берсен табышкан. Тавышлары да бик ягымлы, афәрин!»;
«Афәрин! Җыр бик мәгьнәле! Мондый җыр юк иде әле. Сүзләре үзәккә үтеп керә торган. Рәхмәт, Сания апа! Башкаручылары да бик матур итеп, җиренә җиткереп җырлыйлар! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә!».
«Сабый бала назга сусап уянганда,
Яңа көнгә сәлам биреп куанганда,
Әнкәсенә кулын суза көлә-көлә,
Әйтерсең лә бәхет кошы очып килә.
Кил син, бәхет, бу дөньяда һәр анага!
Елмай, бәхет, бу дөньяда һәр балага!
Мәхәббәттән оя кор син,
Һәр гаиләдә сайрап тор син...»