Гөлназ Шәрипҗанова осеменаторлар – сыерларны ясалма орлыкландыручылар бәйрәмен алып барган. Бу видео «Татарлар» төркемендә чыкты. Үзенчәлекле профессия вәкилләре тамашачыларны да, җырчының үзен дә көлдергән.
Җырчы 3 ирне чакырып чыгара. Ике ир – олырак, берсе – яшьрәк егет. Башта осеменаторлардан бармакларын селкеттерә. «Никтер дәртле түгел», – ди ул аннары.
– Минем аңлавымча, менә перчаткага ниндидер «семянкалар» салалар да…
– Шприц белән ясыйсы аны! – дип төзәтә аны ирләрнең берсе.
– Менә шушы шприцтагы әйберләре каян алыш? Нәрсә дип атала эчтәге әйбер? Симәнкәләр?
– Нәсел үгезләреннән алалар инде аны, каян алсыннар, бездән алмыйлар!
– Әйтәм күрше авылның үгезе үзегезгә охшаган! Ирек абый, ә синең чутлаганың бармы, ничә тапкыр керттең? Тыккан саен бәбәй буламы?
– Юк-юк, хатыннарныкы кебек түгел сыерларныкы! – ди ирләрнең берсе.
– Күп тыгу файдалы түгел, бер тыгу файдалы, – ди икенчесе.
– Менә тыктың да, нәтиҗәсен каян беләсең? Тест бармы? – дип сорый җырчы.
– Нәтиҗәне бу егет белә! – дип, тагын бер егетне төртеп күрсәтәләр.
– 32 көннән, – ди егет.
– Ә булмаса нишлисең?
– 32 көннән тагын орлыкландырасың.
– Ә сыер берәр команда бирәме «мин әзер» дип?
– 32 көннән УЗИда карыйлар. Анда буазмы-юкмы икәне билгеле була, – дип аңлата егет.
– УЗИ? Ничего себе. Ә УЗИны син үзең эшлисеңме? – дип шакката Гөлназ Шәрипҗанова.
– Әйе, үзем карыйм, – ди егет.
– Сезнең гинеколог та бармыни?
– Гинеколог – болар! – дип төртеп күрсәтә егет ирләргә.
«Интертат» ясалма орлыкландыручылар турында язган иде: