Өйдәге 3 җиһаз гел розеткадан тартып чыгарганны «яратмый». Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Беренчесе – телевизор. Заманча приборларга, пиксельләрен яңарту өчен, билгеле бер вакыт таләп ителә. Әгәр бу процессны гел өзеп торсаң, вакыт узу белән экран бозыла, сурәт сыйфаты начарлана. Өстәвенә, телевизорларның күбесенең системасы төнлә яңара.
Агынтылы (струйный) принтер да розеткадан тартып алганны яратмый. Җавап итеп, ул караны «күп итеп ашый» башлый. Гел сүндереп торсаң, принтерның көтү режимы бозыла.
Wi-Fi роутерны гел сүндереп йөрсәң, интернет сыйфаты начарлана, ул акрын «уяна» башлый.
Электр энергиясен сакчыл кулланырга кирәк, тик энергиягә бик бәйле җиһазлар хисабына түгел, диелә хәбәрдә.