«Все все вместе» хәйрия фонды Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Илназ Дәүләтовка яңа протезларга акча җыюны игълан иткән. Моны «Интертат» хәбәрчесенә Илназның әнисе Зөлфия Дәүләтова да раслады.
13 яшьлек Илназның 2021 елда тормышы кисәк үзгәргәнен инде бөтен ил беләдер. Футбол уйнаганда, трансформатор будкасына очып төшкән тупны алам дигәндә, баланы 10 мең вольтлы ток суга. Бу хакта без инде язган идек.
Табиблар Илназның гомерен коткарып калса да, кулларын ампутацияләргә туры килә. Башта кул чукларын гына киссәләр дә, соңрак, гангрена аркасында, терсәктән шактый өстән кисәргә туры килә. Гаилә өчен бу – гаять зур сынау булса да, алар төшенкелеккә бирелмиләр: Илназ көчле рухлы малай булып чыга, җиңел атлетика, программалаштыру белән шөгыльләнә.
Фото: ©
Илназга башта бер Мәскәү компаниясендә беренче протезлар ясала, тик алар шактый авыр, җилкәләрне, арканы нык ардырганга, соңрак, социаль фонд хисабына, җиңелрәк протезлар ясап бирәләр. Хәзер Илназга 2 төрле яңа протезлар кирәк. Аңлашыла ки, баланың үсешенә карап, протезларны да алмаштырмый мөмкин түгел. 7 балалы Дәүләтовлар гаиләсе бу чыгымнарны үзләре генә күтәрә алмый. «Илназ быел кисәк 20 сантиметрга үсеп китте, шуңа күрә теге протезлар кыскарды, яңа протезлар артыннан йөри башладык. Безгә ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтлебез», – диде Зөлфия апа безгә.
Косметик протезлар куллар актив кулланылмаган очракта кирәк. Әйтик, урамда саф һава сулаганда, ниндидер дәресләр тыңлаганда. Алар җиңел һәм умырткалыкка зур йөкләнеш бирмиләр. Социаль фонд косметик протезларга дип биргән 117 мең сум акча барлык чыгымнарның яртысын да капламый, дип искәртә хәйрия фонды.
Фото: ©
Тагын икенче төрле киңрәк кулланышлы, «бармаклар» белән нәрсәнедер тотарга да мөмкинлек бирә торган протезларга социаль фондтан 270 мең сум акча бирелә, ул шулай ук протез бәясенең 20 процентына гына җитәрлек булуы билгеле.
Илназ спорт белән бик мавыга. Бүген ул – җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында 6 тапкыр җиңү яулаган бала. Җиңел косметик протезлар Илназга укуын дәвам итеп, спорт белән шөгыльләнеп, яшьтәшләреннән үзен ким тоймаска мөмкинлек бирәчәк. Ә киң кулланышлы протезлар көндәлек эшләрне башкарырга, ниндидер хәлләрдә югалып калмаска ярдәм итәчәк. Табиблар да, Илназның умырткалыгына авырлык килмәсен өчен, һичшиксез, яңа протезлар кирәклеген әйткән.
Барлыгы 2 млн сумга якын акча кирәк, яртысыннан артыгы инде җыелган. Калган сумманы тиз арада җыеп бетереп, Илназны сөендерсәк иде. Акчаны фонд сайтына кереп яки Илназның әнисе Зөлфия апага күчерергә мөмкин. Зөлфия апаның шәхси счеты 8-937-353-66-30 номерына беркетелгән.