Дүрт малай әнисе Лилия Хәйруллина бишек җырын тәкъдим итте. Нәни малае белән төшкән видео күпләрнең күңелен нечкәрткән.
«Бик матур булган», – дип бәяләгән җырчының әнисе Гөлдания Хәйруллина.
«Рәхмәт, мин әле сиңа тулы җырны тыңларга бирмәдем, вакыт җитми», – дип акланган җырчы кызы.
«Искиткеч! Ана хисе үзәккә үтә торган. Нәфис», – дип югары бәя биргән җырчының тыңлаучылары.