Сергиев Посадда электропоезд юл аша колакчыннар киеп чыгып барган көллият студенткасын бәрдергән. Моны могҗиза дип атарга була – кыз исән калган гына түгел, әнисе әйтүенчә, бәрелгән урыннары гына бар, бер җире дә сынмаган. Билгеле, бик нык курыккан, дип сөйләгән 360.ру сайтына әнисе.
Видеодан күренгәнче поезд кызны бәреп ега, ул рельслар арасында – поезд астында кала.
Кыз поезд астында кала, аннан үзе үрмәләп чыккан да.
Кыз поезд тавышын колакчыннарда музыка тыңлап бару сәбәпле ишетмәвен әйткән. Социаль челтәрләрдә кызны гаепләп язалар. Локомотив бригадасының бу вакыйгада гаебе юк, диелгән 360.ру сайтында. Поезд станциягә туктар алдыннан тизлеген азайткан булган, шуңа да ул тиз бармаган.
«Әгәр поезд чапкан булса, синнән ит кисәге генә ясар иде. Бөтен гомереңә акыл булсын, дидем. Колакчыннары тимер юлда калган. Мин аңа: «Моннан соң бернинди дә колакчын алма. Музыканы өйдә утырып тыңла, дидем», – дип сөйләгән кызның әнисе.