Ришат Төхвәтуллин күршеләренә йокларга комачаулаган. Хатыны Алия шәхси сәхифәсендә күршеләре язып калдырган сүзләрне күрсәтте. «12нче этаж, җырлаудан туктагыз, вакытны күрдегезме?!» – дип язып калдырган Төхвәтуллиннар күршеләренең берсе.
Әлеге скриншот Ришатның сәхифәсендә дә күренде. «Мин нәкъ йокы алдыннан иҗат итә башлыйм», – дип аңлаткан ул бу хәлне. Шулай ук җырчы күршеләреннән гафу да үтенгән.