Бүген, 3 ноябрьдә, Марий Эл республикасының Оршан районы Великополье һәм Мари Ернур авыллары чатында урман аланында тарихи шәхес – Мамыш Бирдегә (Мамич Бердей) истәлек ташы куелган. Бу хакта Мари Илендә яшәүче Рамай Юлдашев хәбәр итте.
Истәлек ташын куюда Бөтендөнья Мари съезды вәкилләре, «Марий Ушем» иҗтимагый оешмасы активистлары, мари халкы зыялылары, мариларның традицион дине вәкилләре, яшьләр катнашты, диде Рамай Юлдашев.
«Таш кую Мари Иле республикасы барлыкка килүгә багышлап уздырылды. Ул 4 ноябрьгә туры килә.
Мамыш Бирдегә кечкенә генә таш күптән – 2003 елларда салынган булган. Шуны яңартып, зур таш куелды. Ул аның куәтен күрсәткән, аның хакында мәгълүмат язылган таш һәйкәл – истәлек ташы. Ул татар халкының да, мари халкының да милли каһарманы. Мамыш Бирде Явыз Иванга каршы көрәшкән, 1553-1556 елларда Беренче чирмеш сугышын җитәкләгән кеше. Ул – Казан ханлыгын торгызырга теләгән кеше. «Мари халкының милли каһарманы» дип язылган язу да куелды.
Дөньялар авыр булган чорда марилар акча җыеп – кемдер 100 сум, кемдер 500 сум, кемдер 1000 сум җыеп – һәйкәлгә бирде. Ташлар 6 тонналы, аның бетон нигезе дә бар, бу – ярты миллион сум тирәсе тора. Мари халкы шулай җыелды. Бу – татарларга да үрнәк. Марилар төрле районнарда үзләренең күренекле шәхесләренә шундый һәйкәлләр куя. Шундый 20 истәлек ташы куелды соңгы елларда. Мамыш Бирде – 16нчы гасырның күренекле шәхесе. Ул – мари, татар, чувашларны берләштерә алган кеше. Казан алынгач, марилар 1584 елга кадәр чирмеш сугышлары алып бара.
Һәйкәл ачуда Татарстан, Удмуртиядән дә вәкилләр булды. Бүгенге авыр заманда мари халкының шундый һәйкәл куюын билгеләп үтәсе килә», – диде Рамай Юлдашев.
Мамыш Бирде – Беренче чирмеш сугыышының иң төп фигурасы. Ул – Кече Кокшага тирәсендәге авылларның кенәзе. Казан ханлыгы алынганнан соң беренче баш күтәрүне җитәкләгән кеше. Башта Явыз Иванның Иделдәге көймәләренә һөҗүмнәр оештыра, 1555 елга аның гаскәрендә берничә мең яугир була. 1556 елда тау мариларын да үзенә кушмакчы була, әмма сотник Алтыш хыянәте нәтиҗәсендә кулга алынып, Мәскәүгә озатыла һәм шунда җәзалап үтерелә. Мамыш Бирденең уллары Икенче чирмеш сугышында катнаша, оныгы Җангали шулай ук баш күтәрүгә җитәкчелек итә.
Рамай Юлдашев фоторепортажы