М-7 трассасында – Идел аша күпер тирәсендә зур авария: йөк автомобильләре бәрелешкән. 3 автомобильгә ут капкан, дип язалар. Шаһитлар әйтүенчә, ике фура бәрелешкәч, берсеннән газ баллоннары коелган, автомобильләргә ут капкан.
Бөкеләрдә торучылар язуынча, берничек тә китү җае юк. Александр исемле кеше: «Шартлау тавышлары ишетелә. Карарга куркыныч», – дип яза.
Ике якка да зур бөке. Шаһитлар язуынча, «ашыгыч ярдәм» килә, каза күрүчеләр дә бар.
18.38 сәгатькә «Мэш.Иптэш» каналы өстәмә мәгълүмат бирде: М-7 трассасы иртәнгә кадәр ябыла. Көчле җил булу сәбәпле, фураларны сүндерә алмыйлар. Ничә машинага ут капканы да төгәл билгеле түгел. Фураларның берсен йөртүче – Омскидан 50 яшьлек ирнең башы һәм тезләре пешкән, хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Югары Ослан аша паром 21.00 сәгатькә кадәр эшли, әмма анда зур чират. Автомобильләр М-12 түләүле юлга китә, әмма анда инде зур «бөке»ләр.
Иннополиста яшәүчеләр, юл ябылу, бөке булу сәбәпле, өйләренә кайта алмыйлар.