Хәзерге мәктәпне тәмамлаган кайбер укучыларга, ЕГЭ имтиханнарын уңышлы тапшырганнан соң, “Урта белем аттестаты”н тантаналы рәвештә бирергә кирәк.
● ● ●
Әнисе баласын күз яшьләре белән мәктәпкә әзерли. Улы түзми, болай ди:
– Әни, үксемә инде, болай да күңелем болгана…
● ● ●
– Имтиханыңны ничек бирдең?
– Шәп итеп! Хәтта көзгә чакырып, биска кабатларга куштылар.
● ● ●
География укытучылары бернәрсә аңламый, бу уку елында ничек укытырлар. Ә яңа тарих укытучылары, гомумән, аптырашта.
● ● ●
Менә инде 30 ел беренче сентябрьдә минем кәефем бик әйбәт. Чөнки иртән уянам һәм беләм: мәктәпкә барасы юк.
● ● ●
“Танылган блогер” титулы – ул чама белән “танылган йомран” дигән мәгънәдә.
Танылуын танылган ул, ләкин башка йомраннарга гына.
● ● ●
– Безнең тәрәзә астында спорт киемнәре кигән кешеләр кара пакетларга нәрсәдер тутыралар.
– Тыныч кына утыр, сузылып карама. Йә үтерүләре бар, йә субботникка чакырырлар.
● ● ●
– Кадерлем, син кайда?
– Пробкада барам.
– Пробка озынмы?
– Белмим. Мин беренче булып барам…
● ● ●
Хәзер чикләрне үтеп сәяхәткә чыгу кыенлашты. Югыйсә акыл мәгънәсендәге чикләрне без бернинди авырлыксыз үтәбез.
● ● ●
– Кайчан да булса “деликатность” дигән сүзне ишеткәнең бармы?
– Әйе, ишеттем... Кер юу машинамда андый режим бар!
● ● ●
– Ял итәргә Парижга барасымы?
– Юк. Нәрсә, анда барырга мин әллә Дуровмы!
● ● ●
Ике табиб очраша. Берсенең кәефе бик кырылган.
– Нәрсә булды? – дип сорый аннан коллегасы.
– Беләсеңме, кичә гомеремдә беренче тапкыр дәвалау хатасы җибәрдем.
– Ничек инде? – дип сорый иптәше.
– Миңа ике килүдә терелттем бер авыруны, ә ул миллионер булып чыкты.
● ● ●
Олигарх өенә кайта. Хатыны:
– Кич инде, ашыйсың киләме?
– Ә нәрсәң бар?
– Омар, икра, бургунд шәрабы…
– Их, ярып кына пешерелгән кабыклы бәрәңге ашыйсым килә!
– Ә син башка мужиклар кебек эшлә, бәрәңге дә булыр!
● ● ●
Исәнмесез, сез ашыгыч ярдәмгә шалтыратасыз! Сезнең шалтыратуыгыз безнең өчен бик мөһим. Әгәр сездә инфаркт икән, бер санына басыгыз. Әгәр инсульт булса – икегә. Әгәр йөрәк өянәге – өчкә. Алай көтеп алалмасагыз ритуаль хезмәт операторына шалтыратыгыз.
● ● ●
Бер ир яр буйлап кычкырып чаба:
– Вәт әшәке балык!
Балыкчылар сорый моннан:
– Нәрсәгә акырасың?
– Алтын балык тоткан идем, аннан яңа йорт сорадым, үзен җибәрдем, ә өйгә кайтсам, 30 елга ипотека договорын күреп шаккаттым.
● ● ●
Кадрлар бүлегендә:
– Сезнең ике югары белем дипломы икән?
– Әйе, җир асты переходында акция бара иде: ике диплом – бер диплом бәясеннән.
● ● ●
– Беләсеңме, сине банкрот дип чутласыннар өчен, судка мөрәҗәгать иткән өчен 10 мең түләргә кирәк?
– Әгәр минем 10 меңем булмаса?
– Димәк, син хәлле кеше.
● ● ●
Төгәл диетада утырам: иртән – йогурт, төшкә – лимонлы чәй, кичкә – җиңелчә итле салат, колбаса, каймак, пилмән, тавык ите, күмәч һәм балык…
● ● ●
Иртән- иртүк бер ир өеннән чыккан, ни күрә – күршесендә өр-яңа машина тора.
– Кара инде моны! Эшемдә шелтә алдым, улым начар укый, хатыным сүгеп тора... Үземнең җитешсезлекләрем муеннан, җитмәсә, күрше машина сатып алган!
● ● ●
– Әбекәй, Интернетсыз ничек яшәдегез?
– Әйбәт, улым, әйбәт.
– Әгәр безнең Интернетны сүндерсәләр, без дә әйбәт яшәрбезме?
Сүз иярә – сүз
Башы аның шәп эшли иде, бигрәк тә тешләре.
Байлар үзләрен мөлаемлык һәм акыл өчен яраталар дип уйлыйлар.
Хәзерге заманда иң шәп кияү – кредитсыз кияү.
Фикер йөртүчеләр күп – акыллылар аз.
Цивилизация җимешләре белән дә агулану мөмкин.
Әгәр сәламәтлекне сатып алып булмый икән, нигә безгә түләүле медицина?
Чын ир кеше йорт салырга, агач утыртырга, ир бала үстерергә тиеш. Ә калганы – хатын нәрсә куша.
Бизнеслары күләгәдә булганнар көньяк кояшында ешрак җылына.
Ялгызлык – ул хәтта телефон мошеннигы шалтыратуына да шатлану.