Кешеләр макаронны ашап кына калмый, аларга табыналар да икән. Сезнең әле пастафарианлык дине турында ишеткәнегез бар идеме?
2005 елда Бобби Хендерсон исемле Америка физигы яңа дин уйлап таба, аның адептлары Очучы Макарон Монстрына табына. Ләкин шунда ук «бу – нинди ахмаклык» дип әйтергә ашыкмагыз, барысы да алай ук гади һәм баналь түгел. Теория Канзас штаты департаментының Дарвинның эволюция теориясенә каршы килгән «Акыллы фикер» теориясен өйрәнүне мәҗбүри мәктәп программасына кертү карарына каршылык белдерү буларак уйлап табыла.
Классикларны вакыт-вакыт шик астына куярга кирәклеге аңлашыла, ләкин моны Канзас Мәгариф департаментындагы кебек мәҗбүриләп эшләргә кирәкмидер. Гомумән алганда, Хендерсон белдергәнчә, Акыллы фикер теориясенең конкрет иҗатчысы юк икән, нигә әле ул тефтелькалы макаронга охшаган зат кебек булмаска тиеш. Шулай итеп, «абсурдка җиткерү» принцибы пастафарианлык идеяләрендә төп принципка әверелә.
Фото: © dzen.ru
Пастафарианнар парадлар оештыралар, баш киеме сыйфатында дуршлаглар киеп йөрү һәм машина йөртү таныклыгы тибындагы рәсми документлар өчен фотога төшү хокукын яклыйлар.
Россия барлык прогрессив кешелек җәмгыятеннән калышмый, һәм 2013 елның июлендә Мәскәү шәһәренең Хорошево-Мневники муниципаль округында рәсми рәвештә «Рус пастафариан чиркәве» дини төркеме теркәлә. Йолалары, гыйбадәт кылу урыннары, шулай ук берничә Пастриархлары да бар.
Күптән түге Химки шәһәрендә булган бер очракны әйтеп китәргә була. Анда мәктәп укытучысы дәресне башына дуршлаг киеп уздырган. Укучыларның моңа әллә ни исләре китмәсә дә, ата-аналар реакциясез кала алмаган. Ә укытучы үз чиратында ата-аналарның моңа нигә тискәре карашта булуларына гаҗәпләнүен белдерә.
Шул ук вакытта журналистлар белән әңгәмәдә ул «мәктәптә вәгазьләр үткәрергә кирәкми» дигән фикердә булуын әйткән.
Фото: © gubdaily.ru
«Безнең илдә төрле диннәрне тоталар, һәм моның өчен эзәрлекләнү юк – бу искиткеч. Без мәктәпкә фольгадан эшләпә киеп, башка яулык бәйләп килә алабыз, һәм бу – безнең беребезгә дә зыян китермәячәк һәм уку процессына да комачауламаячак», – ди ул «360.ru» белән әңгәмәдә.
Укытучы үзенең перформансының төп мәгънәсен болай дип аңлата: тефтельле макароннары булган кешеләр тефтельләре булмаганнарга караганда күпкә бәхетлерәк. Аның әйтүенчә, күптән түгел аның бер укучысы дәрескә фольгадан башлык киеп килгән, һәм бу аңа мәктәп программасын үзләштерүдә берничек тә комачауламаган.
Укытучы күптән инде пастафарианлык идеяләре белән яшәвен әйтә, әмма ул моңа кадәр дини атрибуция киюгә каршы булган, шуңа күрә элек «Очучы макарон монстры чиркәве» тарафдарларының изге баш киеме дип саналган дуршлагны мәктәпкә киеп килмәгән.
«Мәктәп – вәгазь урыны түгел, шуңа күрә үз гыйбадәтләреңне өеңдә башкару хәерле, ә вәгазьләрне гыйбадәт йортлары башкарырга тиеш», – ди укытучы.
Педагог әйтүенчә, аңа мәктәп укучыларының ата-аналарыннан яуган мондый шикаятьләрнең сәбәбе аңлашылмый. Ә менә балаларда һәм учреждение җитәкчеләрендә аңа карата бернинди сораулар да тумаган. Укытучы динне аңлату белән шөгыльләнмәвен, ә укучыларның «Башыгызга ни өчен дуршлаг кидегез?» дигән соравына җавап кына бирүен әйткән. Аның сүзләренчә, балалар моны юмор белән кабул иткәннәр һәм тиздән игътибар итми башлаганнар, ә менә әти-әниләренең масштаблы ачуы аның өчен күңелсез сюрприз булган.