Бу көннәрдә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы Рөстәм Асадуллин шәхси сәхифәсендә үзенең «Яшьлегем» җырын рөхсәтсез башкаруын хәбәр итте.
«Җырламагыз, рөхсәт бирмим», – дигән килеш телевидение-радиога биргән, концертларда җырлый. Бөтен Башкортстанга яңгырата минем җырымны. Башкортстан якларындагы конфликтлы ситуацияне хәл итеп бетерәбез. Шушы кеше белән аралаштык, сөйләштек. Уфага килгәч, барысын да ачыклап бетерәчәкбез», – дип, видео да урнаштырган иде.
Бу низагның ахыры нәрсә белән беткән соң? Нинди артист шулай рөхсәтсез кеше җырын җырлый? Әллә хайп кынамы бу? Шул рәвешле Рөстәм үзенә исем ясарга телиме? Шул сорауларга җавап табу өчен, Рөстәм Асадуллинның үзе белән элемтәгә кердек.
Рөстәм, сезнең җырны рөхсәтсез җырлаучыга җәза табылдымы? Кем ул? Аның белән күрешеп сөйләштегезме?
Кем икәнен әйтеп тормыйм. 28 сентябрь көнне Уфада концерт вакытында күрешеп сөйләшергә тиеш идек. Әмма күрешә алмадык. Икенче көнгә мин аңа үзем шалтыраттым. Сөйләштек, аңлаштык. Җәза биреп, аның да, үземнең дә тормышны бозасы килми. Барыбер нервылар да ашала. Кирәкми торган эш. Әйе, мин аңа «рөхсәтсез җырламагыз», дидем. Башкортстанда радио-телевидениегә җырымны ротациягә биреп, җырлавы бөтенләй ошамады! Ул үзе, мин бирмәдем, ди! Кеше үзе өчен банкетларда, сабантуйларда җырласа, сүзем дә юк! Танылмаган җырчылар җырымны башкарса, куркыныч түгел әле, дип әйтәсем килә. Чөнки ул аның белән акча эшләми. Ә минем рөхсәттән башка җырым белән акча эшләүне теләмәс идем. Дөрес әйбер түгел ул. Башкортстанда бөтен кеше дә «Яшьлегем» җыры минеке икәнлеген белми. Башта үземне Башкортстанда бу җыр белән танытасым килде. Барыбер радио-телевидениедә үзен алай җырлатырга тиеш түгел иде. Бер дә матур күренеш түгел.
Судка бирәчәксезме?
Судлашып йөрисем килми.
Иҗат карьерагызда бу – беренче шундый вакыйгамы?
Әйе.
«Яшьлегем» җыры кайчан туды соң?
2022 елда. Ничектер күңел тулып, иртән торылды да, шунда ук язып та куйдым. Мин язган җырларны татар эстрадасы артистлары да башкара. Мәсәлән, Булат Нигъмәтуллин «Зәңгәр күзләр», Раяз Фасихов белән Иркә «Кешең булсын килеп сарылырга», Резеда Кадыйрова «Ялган назлар» җырларын башкарып килделәр.
Сезне гаиләле кеше буларак беләбез. Алар белән таныштырып китегез әле.
– Хатыным Гөлназ, улларым – Мурат, Таһир, Солтан. Олы улым Мурат «Яшьлегем» клибында да төште. Гөлназ белән Казанда таныштык. Бергә Казан Федераль университетында укыдык. Ул үзе – Чаллы шәһәре кызы. Әлегә декрет ялында. Моңарчы мәктәптә музыка укытучысы булып эшләде.
Сезгә бары хатыныгыз аша гына элемтәгә чыгып була. Ул – сезнең продюсермы?
– Ул минем администратор. Мин үз-үземә продюсер. Продюсер башкарган эшләрне үзебез дә беләбез.
Кайсы яклардан буласыз? Җырчы булу – балачак хыялымы?
Түбән Кама шәһәрендә туып үстем. Әлеге вакытта Чаллыда яшибез. Киләчәктә Түбән Камага да күчәрбез. Исәнлек кенә булсын. Балачак хыялына килгәндә, әйе, дип әйтимме соң? Әбекәй 3 яшемә гармун бүләк иткән иде. «Яшьлегем» клибында да, социаль челтәрләргә элеп куйган видеоларда да шушы гармун инде ул. Игътибар белән карарсыз әле тагын бер. Бик матур ул! Әбекәй истәлеге!
Мин үзем Түбән Каманың 1нче музыка мәктәбендә баян классында шөгыльләндем. Әни балачактан «инженер буласың» дип әйтеп килде. «Ярар, ярар», – дип тордым да, 2 ел Түбән Камада НХТИда укыдым. «Әни, булдыра алмыйм. Күңелгә ятмый бу өлкә», – дип, ул уку йортыннан киттем. Бер елдан соң Илһам Хисмәтуллин студиясенә барып, эшкә урнашмакчы идем. «Син әле яшь. Әлегә миңа туры килеп бетмисең. Профессиональ рәвештә үс әле. Аннары карарбыз», – диде Илһам абый. Ул мине Түбән Кама татар дәүләт драма театрының режиссеры Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев белән танышытырды. Аралашкач, ут куючы рәссам буларак, үзенә театрга эшкә алды. Анда 2 елга якын эшләдем. ,
Ул вакытта мәдәният өлкәсендәге теләсә кайсы эшкә риза идем. Театрга килеп урнашкач, андагы атмосферага таң калдым. Елыйсыларым килде. Бернигә дә карамастан, монда калачакмын, дидем үз-үземә. «Әйдә, син җырлар яз. Матур язасың. Театрда баручы спектакльләргә дә кертербез», – диделәр. Шулай итеп, ут куючы рәссам булып эшләп, параллель рәвештә җырлар яздым. Бик илһамландым мин анда. Шактый җырлар яза башладым. Тәҗрибә җыя-җыя, туган шәһәремдә Сара Садыйкова исемемендәге музыка көллиятенә вокал буенча укырга кердем. Аннары Казанда югары белем алдым. Түбән Кама телевидениесендә яңалыклар алып бардым. «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә дә эшләдем. Чаллының «Визит» джаз оркестрында да хезмәт куеп, әле күптән түгел генә аннан киттем. Чөнки концерт эше күп вакытны ала. Хәзер бары шулар белән генә йөрим.
Җырчы Алия Исрафилова да үзенең сәхифәсенә язган иде. «Татар эстрадасында кабат ызгыш-талаш, артистлар кабат җыр бүлешә алмыйлар. Әллә чынлап, әллә хайп өчен башланган чираттагы бу тамашаны күзәтәбезме, әлегә аңлап булмый. Ләкин, Рөстәм Асадуллин дигән җырчының, кемнеңдер аның «Яшьлегем» җырын җырлап йөрүе белән килешә алмавы, судлар белән янавы билгеле, шуның белән бәйле, интернетта шау-шу купты. Ә икенче күзлектән караганда, әле ярый урлаганнар ул җырны, димен, алайса Рөстәм Асадуллин дигән җырчы барын белмәс тә идем, аның шундый җыры бар икәнен дә белмәс идем. Җырын табып, тыңлап карадым, чынлап та матур, мин дә җырлар идем, ну, ярамый, дигәч, ярамый инде», – дигән иде ул.
Бу хайп өчен генә эшләнелмәдеме?
Бернинди дә хайп түгел. Кайсы артистка аның җырын рөхсәтсез җырлап йөрү ошасын?! Әлбәттә, хайп түгел. Һәрбер кеше язган фикергә комментарий биреп утырасым килми. Ә теге кеше «Яшьлегем» җырын радио-телевидениедән алдырткан. «Концертларда җырымны җырлыйсыгыз килсә, җырлагыз», – дидем. Башка бу турыда сөйләшәсем килми. Ул кеше белән килеп чыккан низагка нокта куйдык. Аңлавыгыз өчен рәхмәт.