Сәхнә артында Рөстәм Маликовның тавыш көйләгәне ишетелә, фойеда калфаклы-читекле-шәльяулыклы затлы ханымнар йөри. Бу залга беренче аяк басучылары да әллә каян танылып тора, үз өендәге кебек гел йөри торган тамашачы да бар – алары да күренә. Рузия ханым белән Рабит Батулла кереп килә. Таныш йөзләрдән Камал театры артисты Раил Шәмсуаров килгән улы белән, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев күренә. Котларга килдеме икән – Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла кереп утырды.
Концерт Рөстәм Маликовның кураеннан башланды. Башта ул аны ерактан – балконнан уйнады, аннары тамашачы хозурына – сәхнәгә чыкты. Алып баручылар – Идел Кыямов белән Айзилә Батырханова. Алар кат-кат-кат-кат Рөстәм абыйның Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты булуын кабатлап тордылар. Татарстанныкы белән генә чикләнмичә Россиянең атказанган артисты булырга вакыт икәнен искәртү өчендер, бәлки.
«Калган юлны үтеп чыгар өчен, бер Ходаем, бирче миңа көч», – дип үзе язган җырдан башлады Рөстәм ага. Алга китеп әйтим – концертны ул тагын бер мәртәбә шушы җырны җырлап тәмамлады.
Концерт бер сулышта узды. Юбилей концерты булса да котлауларга корылган күп сүзле тамаша түгел иде ул. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе исеменнән коллегасы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов чыгып сүз әйтте дә, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева белән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева чыгып котладылар. Залда Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллинның да булуын аның видеоларыннан күреп кенә белдем.
Фердинанд Сәлахов: «Рөстәм Маликов исеме – Татарстан сәнгате мәйданында аерым бер бүлек алып торган исем. Чөнки табигатьтән килгән таланты һәм башкару осталыгы бар. Рөстәм өчен төрле жанрлар – опера, романс, халык җырлары бернәрсә түгел: чикләвек ваткан кебек кенә. Ул – халык көйләрен курай белән иң беренче башкаручылардан. Рөстәм Маликовның чикләнмәгән таланты нишләптер тар даирәләрдә генә билгеле. Зур даирәләргә чыкмавы аның тыйнаклыгыннан, үзен күрсәтмәвеннән килә, дип уйлыйм. Сәхнәгә талымсызлык та килә бит, ә Рөстәмдә ул юк. Филармония каршында «Илһамият» иҗат клубы эшләп килә, Рөстәм анда да актив катнаша. Мин ул концертларны алып барганда, Рөстәм: «Зинһар, мактый күрмә!» – дип кисәтә иде. Шушы сыйфаты аңа комачаулый да. Рөстәм туганкаем, юбилеең белән котлыйм! Озак-озак эшләргә язсын! Без Рөстәм белән горурланабыз».
Фердинанд Сәлахов чәчәкләрне, сәхнәгә чакырып, Рөстәм Маликовның хатынына – Ләйсән ханымга тапшырды.
Аннары берәм-берәм сәхнәгә Рөстәм Маликовның яшь дуслары – Илгиз Шәйхразиев белән Илнур Коләхмәтов, Эльза һәм Артур Исламовлар, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов һәм башкалар чыкты. Болар – хөкүмәт концертларында йөрүче, затлы вокалга ия булган яшьләр. Оештыручылар эстрада сәхнәсеннән дә 2 артистны чакырганнар: Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева һәм Татарстанның халык артисты Илсаф. «Бәрмәнчек» тә ут чәчеп җырлап-биеп алды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның чыгышы нур өстенә нур булды. Рөстәм Маликов белән Базарбай Бикчәнтәевның бергә җырлауларын әйтергә онытмыйм тагын. Берсе курайда уйнаганда икенчесе җырлады, икенчесе уйнаганда – беренчесе җырлады.
Рөстәм Маликов үзе сәхнәгә 3 мәртәбә чыкты: башта яшькелт бәрхет костюмнан, аннары чигешле футболкадан, аннары кызыл чалбардан. Сәхнәгә 3 тапкыр хатыны Ләйсән ханымны чакырдылар. Рөстәм абый гомумән Ләйсән ханымга карап кына җырлады бугай, хәтта программада язылмаган вакытта да сәхнәгә чакырып алды ул аны. Ул чакыра тора, Ләйсән ханым чыга тора.
Программада Венера Ганиева булса да, ул җырларга түгел, котларга гына сәхнәгә күтәрелде. Институт ректоры Роза Әхмәдиева белән.
Роза Әхмәдиева: «Рөстәм Маликов – бик сөйкемле, халыкчан артист. Без аны бик хөрмәт итәбез. Без аңа Россия мәдәният министры Ольга Любимова һәм бөтен коллективыбыз исеменнән Рәхмәт хаты тапшырабыз. Сезнең белән бергә эшлгәнебезгә белән бик бәхетлебез».
Венера Ганиева: «Без аны институтка эшкә чакыргач, ул ризалашты, һәм без байтак еллар бергә җырчылар әзерләдек. Аның киңәшләре студентлар өчен бик кадерле. Рөстәм Галиевич, сиңа ныклы сәламәтлек телибез. Ләйсән ханым белән озак-озак гомерләр телибез. Сакла үзеңне! Кураеңны сакла! Ходай сезне сакласын! Син әле бик яхшы формада. Яшәреп китте ул хәзер».
Рөстәм ага концертны «Калган юлны үтеп чыгар өчен, бер Ходаем, бирче миңа көч» дигән җыры белән тәмамлады.
Концерт тәмам. Тамашачы чәчәкләр китерүен дәвам итә. Кемнәрдер сәхнәгә чыгып котлый, сөйли дә башлады. Килгән-килгән үзләрен күрсәтеп китәсе киләдер инде кешенең, дип уйлап куйдым.
«Син котларга килмәгән идеңмени?» – дип, Ркаил Зәйдуллага дәштем.
«Юк, мин затлы концерт тыңларга килдем», – диде ул.
Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Без Рөстәм Маликов белән күптән таныш. Ул – әдәбиятны, театрны ярата торган кеше. Үзенә ошаган спектакльгә 7-8 тапкыр бара. Мин аны төрле әдәби кичәләргә чакырам. Бөеклек авыруы юк анда, чыгышы өчен күп акча сорамый.
Мин аны бөек җырчы дип саныйм. Җырчылар белән җыелып сөйләшеп торганда, берәү Салаватны иң яхшы вокалист дигәч, Салават: «Алай ярамый, безнең бит әле Рөстәм Маликов бар», – диде. Ул да шулай саный икән. Мин дә аны Илһам Шакировтан соң иң көчле вокалистка саныйм. 75 яшендә болай сәхнә тотуы, тамашачыны бер дулкында тота алуы, минемчә, зур нәрсә.
Без аның белән әдәбият-сәнгать, сәясәт темаларына сөйләшәбез. Ул төрле темаларда адашкалап та ала инде, җырчы кешегә бар да килешә».
Ә менә монысы – язманың финалына Рабит аганың бәяләмәсе.
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла: «Бу концерт Рөстәм Маликовның кем икәнен сөйли инде. Киң диапазонлы тенор, өзләп җырлый. Өзләп җырлау – «горловое пение» ул. Бу – борынгы Бараба татарларында булган, бүгенге көндә Кытай татарларында бар. Кайбер Себер татарларында да өзләп җырлау бар. Ул турында Нәкый Исәнбәт язмаларында таба аласыз. Рөстәм Маликов – шуны өйрәнгән кеше. Башкортлар курайда уйнаганда, бер курайдан берничә тавыш чыгара алалар. Рөстәм Маликов та шулай уйный ала, кубызда уйный. Концертны ул шулар белән бизәде. Рөстәм – киң талантлы кеше. Холкы актер яки җырчы холкына охшамаган. Актерлар булыр-булмас тавыш белән гел сәхнәгә чыгарга омтылып торалар. Өч тиенлек җырлап, унбиш тиенлек баш ияләр. Рөстәм Маликов шәхси концертларын да куймады. Мин әллә ничә әйттем, үзем алып баручы булам, дидем. Ялкаулыктан киләме икән – анысы бераз бар бугай, дан яратмаумы икән... Югыйсә иҗатчы тамашачыга мохтаҗ бит, тамашачысыз яши алмый. Күрәсезме, 75 яшьтә егетләр кебек җырлый.
Рөстәм үзен күрсәтергә атлыгып тормый – ә кирәк, талантны яшереп яткырырга ярамый. Аның бит итальянча җырлавын да тыңлап туярлык түгел. Ул бит өендә һәрвакыт вокал белән шөгыльләнә, ул – чын вокалист.
Мин аның өчен махсус пьеса яздым. Акмулла турында. Әмма ул аңа алынмады, «Бу – бик зур әйбер», – диде. Базарбайга да биреп карадым, ул да кызыксынмады, шулай итеп «Акмулла» тик ята.
Концертта шәп җырчылар катнашты, барысы да талантлы кешеләр. Берсеннән кала. Бөтенесе тенорлар. Халык «Афәрин!» кычкырып кабул итте. Бик матур кичә булды – фикерем шушы».