Добавить новость

Житель Сибири получит компенсацию морального вреда за ожидание трамвая

«От волонтерства до стендапа». Горожане узнают о возможностях для молодежи в новом тематическом поезде

Илон Маск указал на провал Секретной службы из-за покушения на Трампа

Канцлер Австрии не поддержал бойкот венгерского председательства в Совете ЕС





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Косметолог: «Кояш баегач, кеше йокларга ятарга тиеш»

Косметолог: «Кояш баегач, кеше йокларга ятарга тиеш»

Чаллыда матурлык клиникасы хуҗасы, уңышлы табиб-косметолог Ольга Афанасьева тышкы кыяфәттә табигыйлек тренды, «шикәрле йөз», «фейсфитнес» һәм матурлыкны һәм яшьлекне саклау кагыйдәләре турында сөйләгән.

Косметология клиникаларына даими йөрүчеләр кемнәр алар?

Клиентларны берничә категориягә бүлеп була. Беренчесе – югары статуска һәм яхшы керемгә ия, халык алдында булган кешеләр. Икенче төркем – эшләмәүче, өйдә утыручы хатын-кызлар һәм алар өчен матур булу – төп эш. Клиентларның өченче төре дә бар - алар психологик проблемаларын тышкы кыяфәт белән манипуляцияләр ясау ярдәмендә чишәргә, һәрвакыт нәрсәнедер үзгәртергә тырышалар. Клиентлар арасында ир-атлар бик аз – биш процент тирәсе.

Безнең төбәктә яшәүчеләргә хас косметологик проблемалар бармы?

– Әлбәттә. Татарстан халкының күпчелеге көнчыгыш тибындагы йөзгә ия, картаю процессында мондый йөздә деформация-шешү күзәтелә. Ягъни йөз формасы деформацияләнә, бит «асылынып төшә». Моннан тыш, вак җыерчыклар пәйда булучы картаю төре бар, анда йөз овалы сизелерлек үзгәрешләр кичерми, әмма күп кенә вак җыерчыклар барлыкка килә. Деформация һәм зур җыерчыклар булмаса да, йөздәге мускуллар сизелә башлый. Мондый картаю Азиядә ешрак очрый.

Деформация-шешү тибындагы йөзгә ия булучылар, ягъни Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен иң файдалы процедура нинди?

Картаюның деформация-шешү тибы нәрсә белән аерылып тора? Мондый йөздә тире астында май җепселләре күп була, һәм ул суны бик җиңел туплый. Шуңа күрә сыеклыкны чыгаручы барлык манипуляцияләр файдалы булачак: лимфа-дренаж, микротоклар. Болар барысы да проблемаларны яхшы профилактикалый.

Косметолог кешенең нинди тормыш рәвеше алып барганын әйтә аламы? Мәсәлән, «шикәрле йөз» төшенчәсе бар…

Әлбәттә, яшәү рәвеше габитуска – тышкы кыяфәткә йогынты ясый. Алкоголь кулланган кешеләрне дә билгеләргә була бит. Артык шикәр куллану да гадәттә йөздә күренә, аның нәтиҗәсе буларак авыз кырыенда зур җыерчыклар барлыкка килә. Ә менә авыз тирәсендәге вак җыерчыклар тәмәке тартучыларда була. Яисә организмда эстроген дәрәҗәсе төшкәндә дә шулай була.

Сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып баручы кешенең йөзе аерылып тора икән, димәк, «спортчы йөзе» дә бардыр? Физкультура тышкы кыяфәткә ничек тәэсир итә?

Уңай: кан белән тәэмин ителү, микроциркуляция яхшыра. Тышкы кыяфәткә түгел, ә гомуми сәламәтлеккә тәэсир итә торган чыныгу кебек.

Хәзер «фейсфитнес» – йөз өчен зарядка бик популяр. Мондый күнегүләрнең чыннан да файдасы бармы?

Фейсфитнес чыннан да эшли. Аеруча йөзләрендә даими киеренкелек булган кешеләрдә яхшы эффект күзәтелә. Ял итә белергә кирәк. Кеше үзендәге киеренкелекне аңлагач, ул эмоцияләрен контрольдә тота башлый, каш арасын йомшарта. Өстәвенә, йөз өчен күнегүләр лимфодренаж эффектын бирә. Ләкин бит фитнесы зарядка кебек регуляр булырга тиеш. Әмма күпләр көненә ярты сәгать шөгыльләнергә теләми.

Модель агентлыклары 10 ел элек тышкы кыяфәткә тыкшынуны хупламый иде, татуировкалар турында әйтеп тә торасы юк – алар белән кастингка кертмиләр иде. Хәзер алай түгел кебек? Матурлык идеаль сыйфатлар комплекты буларак кабул ителә башлады кебек тоела: менә шундый конкрет иреннәр, менә шундый шаблонлы борыннар...

Бәлки, интернетта ниндидер җәлеп итү стандарты, күпләр омтылган ниндидер «коммерцияле тышкы кыяфәт» таратыладыр. Ләкин анда индивидуальлек юк. 80 нче еллар супермодельләренең фотоларын карасак, без барлык кызларның да матур һәм төрле булуын күрәбез. Ә хәзерге гүзәл кызлар ни өчендер бертөрле. Димәк, алар ниндидер үрнәккә омтыла. Мин кемгәдер охшарга түгел, ә үз-үзен караучы хатын-кыз булырга телим.

Клиентлар күпчелек очракта косметологтан нәрсә таләп итә?

Бу кешегә, аның эчке культурасына бәйле. Кайберәүләр мөмкин кадәр чиста һәм күзгә бәрелеп тормаган үзгәрешләр тели. Өендә тәртип булган, сәламәт, адекват хатын-кыз тиресен дымландырырга яки ялдан соң барлыкка килгән пигментлардан котылырга килә. Кемдер, киресенчә, процедураларга тотылган акчасының максималь дәрәҗәдә күренүен тели. Яшьләр, әлбәттә, зур үзгәрешләргә омтыла.

Әгәр клиент табибның принциплары һәм эстетик идеаллары белән туры килмәгән үзгәрешләр таләп итсә? Клиентның йөзе – косметологның репутациясе бит.

Соңгы берничә елда «чамадан тышлык» күренеше кимеде, тренд юкка чыгып бара. Мисал өчен препаратның элек кертелгән материаллар өстенә идеаль ятмау мөмкинлеген алдан ук кисәтәбез. Шуның өчен көтәргә тәкъдим итәбез, процессны сузарга тырышабыз. Моннан тыш, күбрәк препарат кулланган саен, бәясе дә зуррак дигән сүз, бу кайвакыт карар кабул итүгә тәэсир итә ала. Һәр табибның үз аудиториясе була. Минем клиентларым – чама хисе булган кешеләр.

Әгәр клиент киңәшләргә колак салмый икән, ул яшерен белгечләргә китәргә мөмкин. Аннары «кара косметологлар»ның эшен безгә төзәтергә туры килә.

Чаллыда яшерен косметология салоннары һәм осталары санын ничек бәялисез?

Легаль булмаган косметологлар базары легаль базардан дистәләгән тапкыр артык. Үзегез карагыз: бездә ничә рәсми клиника һәм интернетта никадәр тәкъдим бар? Легаль клиникаларны бармак белән санап була, ә яшерен салоннар, өйдәгеләр – адым саен. Якынча 10 проценты законлы рәвештә, 90 проценты законсыз эшли. Чит илләрдә моны күз алдына да китереп булмый: Европада инъекцияләрне клиникаларда гына ясыйлар, чөнки препаратны кертү медицина процедурасы һәм тиешенчә лицензияләнергә тиеш. Бездә исә һәр почмакта уколлар ясау осталарын күрергә мөмкин. Өстәвенә, күп процедураларны өйдә законсыз рәвештә ясыйлар. Ләкин парадокс шунда, бездә законлы эшләүчеләрне генә тикшерәләр. Клиника ачтыңмы? Рәсми рәвештә эшлисеңме? Сине тикшерәчәкләр. Ә легаль булмаганнарны беркем дә тикшерми.

Шул кадәр күптөрлелек заманында косметика чараларын ничек сайларга?

Иң мөһиме: көн саен тирене сакларга, ә кич белән бу саклау чарасын юып төшерергә. Теләгегез һәм мөмкинлегегез булганда – кич белән крем сөртегез. Еш кына биткә һәм тәннең төрле өлешенә төрле кремнар сөртергә дигән киңәшләр маркетинг алым булып тора. Тирене яшәртүгә килгәндә, иң яхшы чара – җиләк-җимеш кислоталары. Иң дәлилле эффект – ретинолда. Шуңа күрә картаюга каршы барлык кремнарда ретинол бар. Мин билгеле бер марканы атамаячакмын, һәркемнең үз өстенлекләре бар, әмма шуны әйтәм: бәягә түгел, ә бу кремны кулланганнан соң хис иткән тойгыларга игътибар итәргә кирәк.

Матурлыгыгызны саклау өчен сез үзегез даими рәвештә нәрсәләр эшлисез һәм башкаларга нәрсә тәкъдим итә алыр идегез?

Антиэдж-медицина белгечләре тәкъдимнәрен: сәламәт йокы, стресска каршы практика, тормышта максат булу, күңелле аралашу. Болар кешегә яшьлеген һәм энергиясен сакларга ярдәм итә. Менә минем тышкы кыяфәт һәм сәламәтлек өчен файдалы гадәтләр исемлегем:

1. Фитнес белән шөгыльләнү, үзегезгә ошаган теләсә нинди спорт төре булырга мөмкин.

2. Туклануда чама белү: безнең төбәккә бик хас булмаган ярымвегетариан рацион файдалы.

3. Һәр ситуациядә үз йөзеңне тота белү. Асыл кызлар институтында моны юкка гына өйрәтмиләр. Һәм, туры йөрү һәм утыру! Моны өйрәнергә кирәк.

4. Үз хисләреңне контрольдә тоту, психик сәламәтлекне саклау.

5. Йокларга иртә яту. Бездә кояшта ачыла торган чәчәкләр кебек биологик ритмнар бар. Без аларны үзебез бозып бетердек: электр, төнге чаралар белән. Кояш баегач, кеше йокларга ятарга тиеш. Яман шешкә, гөмбәләргә, вирусларга каршы торучы һәм иммунитетны ныгытучы мелатонин гормоны 22.30 сәгатьтә барлыкка килә. Без йоклаганда, ул безнең сәламәтлек өчен барысын да эшли.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Анжелика Акуева

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Более 3 тысяч сухих деревьев убрали в лесах Подмосковья за полгода

Пробки в Подмосковье оценили в 4 балла утром 17 июля

Средние ставки по ипотеке в крупных банках приблизились к 20 процентам годовых

Эксперты М2 предсказывают рост количества сделок по индивидуальному жилищному строительству в конце 2024 года

Музыкальные новости

Лучшие Анекдоты из Питера за 13.07.2024

ГУАП отмечен благодарностью Минобрнауки РФ за внедрение программы «Обучение служением»

Трусова и Игнатов сыграют свадьбу 17 августа

"Леонардо Ди Каприо" станет гостем Шукшинского кинофестиваля на Алтае

Новости России

Верховая езда, сап-серфинг и йога: летний досуг долголетов в Ленинском округе

Обвиняемый в теракте в "Крокусе" устроил потасовку в СИЗО

Двухлетний мальчик погиб, выпав из окна четвертого этажа в Хабаровске

КПРФ – левая нога партии власти? Да вы что?!

Экология в России и мире

На Велавару - в поисках приключений

Итоги прошедшей недели восточной культуры "Караван Парад"

Финалист шоу “Голос” Сергей Арутюнов остался без голоса. Артист находится в больнице, состояние тяжёлое.

В СЛД «Абакан» филиала «Красноярский» компании «ЛокоТех-сервис» поступили новые электровозы 3ЭС5К

Спорт в России и мире

Анастасия Гасанова выиграла золото и серебро на Кубке федерации тенниса России

Independent: Кейт Миддлтон посетила финал Уимблдона, несмотря на болезнь

«Самый сложный противник, с которым я встречался». Медведев – об Алькарасе

Алькарас уверенно переиграл Джоковича и выиграл Уимблдон

Moscow.media

Крупный фитнес-центр "Кимберли" закрылся в Москве, кинув клиентов на 180 млн рублей

«Байкал Сервис» почти вдвое увеличил объемы отправок на маркетплейсы

Маэстро.











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Более 3 тысяч сухих деревьев убрали в лесах Подмосковья за полгода

Чернов сообщил, что Промес ещё не вышел из командного чата «Спартака»

Средние ставки по ипотеке в крупных банках приблизились к 20 процентам годовых

Сергей Собянин рассказал о развитии производства промоборудования в Москве