Лилия Хәмитованың «Мәхәббәт шушыдыр» җырына кагылышлы көрәш кубып ята. Бүген Азат Абитов Ильмира Нәгыймовага шелтә белдерде. Ильмираның «Мәхәббәт шушыдыр» җырын башкаруы Азат Абитовның күңеленә тигән, чөнки күптән түгелгенә Азат Гөлсирин белән бергә шушы җырны яздырган иде.
«Бу җырны без күптән түгел генә чыгардык. Көтеп торып була иде 1 яки 2 ел. Ләкин без чыгарган артыннан ук түгел бит инде. Мин моны бер дә аңламадым...
Хөрмәтсезлек. Ильмира урынында мин алай эшләмәс идем», – диде Азат.
Ә Лилия Хәмитова үзенең «Мәхәббәт шушыдыр» дигән җырын Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинага бирергә мәҗбүр булуы турында сөйләгән иде.
Лилия Хәмитова «Хәзер бөтен серне әйтәм инде»
Ильмира Нәгыймова әлегә бер сүз дә чыгармады. Ул җырның исемен генә язган.
Без әлеге җырны 3 төрле башкаруда тәкъдим итәбез. Кем өчен тавыш бирер идегез?