Бүген яңа урта сыйныфның төп вәкиле — контракт нигезендә сугышучылар. Аларның 200 мең сумлык айлык кереме Русиядә уртача айлык хезмәт хакыннан ике тапкырга күбрәк. Ләкин бу байлык Русия бюджетына бәйле булып кала. Белгеч 2025 елда бюджет хәрби ихтыяҗларны тәэмин итә алмаячагын фаразлый.