30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. 2020 елга кадәр бу көнне "Исемнәрне кайтару" дигән зур чара узып килде. Мәскәүдә Лубянский мәйданында Соловецкий ташы янында иртәдән кичкә кадәр совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәре укылды. Бу чара 13 тапкыр оештырылды, әмма 2020 елдан ковидка сылтап, хакимият аны уздыруга рөхсәт бирми башлады. Кичә, 29 октябрь көнне, Соловецкий ташы янына чил ил дипломатлары сәяси золым корбаннары истәлегенә чәчәкләр салды.
Русиядә репрессияләр бүген дә бар. "Мемориал" оешмасы исемлек тә алып бара. Алар төзегән исемлектә нахакка төрмәгә утыртылган татар-башкортлар да, кырымтатарлар да күп. Азатлык Радиосы бу кешеләр турында азмы-күпме язып бара. Бүген 58 яшьлек башкорт милләтчесе, публицист, оппозиционер Айрат Дилмөхәммәтовка турында бәян итәбез. Башкалардан аермалы буларак, ул төрмәдә өченче тапкыр утырган активист.
Дилмөхәммәтов 1990нчы еллар башында ук Башкорт яшьләр оешмасы, "Ак тирмә" мәдәни үзәге, "Урал" башкорт үзәге булдыруда катнаша. 2003 елны Башкортстан президентлыгына намзәт була, берничә тапкыр Башкортстан парламентына депутат итеп сайланырга тели, әмма узмый.
Ул даими рәвештә төрле протест чараларында катнаша. Кешеләргә Путинлы Русиянең нәрсә икәнен сөйли, аңлата.
Беренче тапкыр Дилмөхәммәтов бер елга шартлы рәвештә ирегеннән 2006 елда мәхрүм ителә. Ул ташламаларны акчага алмаштыруга каршы митингта чыгыш ясаган була. Әлеге урам җыенындагы чыгышы өчен ул вакытта Башкортстан президенты хакимияте башлыгы булган Радий Хәбиров аны көч белән хакимиятне бәреп төшерүгә чакыруда гаепләп мәхкәмәгә бирә. Уфаның Киров мәхкәмәсе башкорт активистын шартлы бер елга хөкем итә һәм өч ел сынау вакыты бирә. Дилмәхәммәтов карарны республиканың Югары мәхкәмәсе аша көченнән чыгартуга ирешә.
2008 елда Дилмөхәммәтов икенче тапкыр шартлы рәвештә хөкем ителә. Бу юлы инде ике елга. Мәхкәмә "Площадь восстания" газетасында чыккан мәкаләсе өчен Дилмөхәммәтовны экстремизмга һәм тәртипсезлекләргә чакыруда гаепле дип таба.
Бу гына түгел, соңрак Дилмөхәммәтов үзе нәшер иткән "Мәйдан" газетында экстремистик эшчәнлеккә, илдә конституцион тәртипне бозуга һәм Русиянең бербөтенлеген җимерүгә чакыручы язмалар чыгаруда гаепләнә. Ул башта өй сагында тотыла, аннары тикшерү изоляторына күчерелә. Моңа кадәр шартлы ике тапкыр хөкем ителгән Дилмөхәммәтовны 2011 елны мәхкәмә 6 елга колониягә утырта. Дилмөхәммәтов соңгы сүзендә үзенең язмаларында, башлыча, Коръәннән өзекләр китерүен әйтте. Үзенең хак юлда булуын белдерде.
Ул вакытта әлеге язмаларны "Ревинформ" интернет сәхифәсенә урнаштырган өчен журналист Роберт Заһреев та гаепләнә һәм 3,5 елга колониягә җибәрелә.
Башкортстандагы "Сул фронт", "Яблоко" фиркаләре вәкилләре аларны яклап митинг уздыра. Алар кулларына: "Без полиция дәүләтенә каршы!", "Репрессияләр арткан саен каршылык та артачак!","Айрат Дилмөхәммәтовка – ирек!", "Роберт Заһреевка – ирек!" кебек шигарләр күтәреп чыга. Башкортстанның югары мәхкәмәсендәге кассация тикшерүләреннән соң, Дилмөхәммәтов җәзасын алты елдан өч елга калдыра. Аннары ул тагын кыскартыла. 2012 елның 31 августында Дилмөхәммәтов иреккә чыга.
Ләкин мәхкәмә юлын таптау моның белә тәмамланмый, бер ел узгач март аенда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Livejournal сәхифәсендә Айрат Дилмөхәммәтов имзасы белән "Ахырзаман" дигән язманы экстремист эчтәлекле дигән карар чыгара. Анда милләтчелек һәм экстремистлык арасындагы аерма, "Башкурдистан" дигән илнең аерым цивилизация булуы турында язылган иде. Әлеге мәкаләдә биш урында Коръән сүрәләре дә китерелгән иде. Бу мәкалә экстремист эчтәлекле дип табылу белән Айрат Дилмөхәммәтов язмадагы Коръән сүрәләренең дә экстремист эчтәлеклегә әйләнүе уңаеннан югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә. Башкортстанның Югары мәхкәмәсе экстремист дип табылган мәкаләдәге Коръән сүрәләрен аклаган карар чыгара.
2015 елны Дилмөхәммәтов икенче тапкыр колониягә хөкем ителә. Ул 2011 елның февралендә "Ревинформ" блогында һәм 2012 елның сентябрендә "Набат РБ" блогында террор гамәлләре кылуга чакыручы "Ахыр Заман" дигән публицистик материал бастыруда гаепләнә. Шуның өчен аны өч елга утырталар.
Анда язма авторы "Айрат ДинИслам Дильмухаметов" дип куелган була. Ул мәкаләдә "тоталь башбаштаклык чоры" җитүе, башкортларның аерым бер цивилизация вәкилләре булуы әйтелгән, Русия – "Рашка" дип аталган иде. Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә үзенең бу язма авторы булмавын белдерсә дә, бу игътибарга алынмады.
Ул вакытта утырышка Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш ханымнан кала башка кешеләр кертелмәде.
Бу карардан соң Башкортстандагы сәяси фиркаләр, хокук яклаучылар, җәмәгатьчелек оешмалары Айрат Дилмөхәммәтовны иреккә чыгаруны таләп итеп мөрәҗәгать белән чыкты. Анда Дилмөхәммәтовны сәяси җинаятьче ясаулары турында әйтелгән иде.
2016 елның апрелендә "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды. Дилмөхәммәтов иреккә 2017 елның көзендә чыкты.
2018 елны Айрат Дилмөхәммәтов Башкортстан республикасы президенты вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдерде.
"Былтыр сентябрьдә иреккә чыкканнан соң минималь адаптация, реабилитация өчен берничә ай вакыт кирәк булды. Мин бит бик авыр шартларда утырдым. Һәм менә яңа ел алдыннан миңа ниндидер нур иңгән кебек булды. Берничә ай дәвамында бу хакта уйлап йөрдем, якын дусларым белән киңәшләштем.
Нинди илдә яшәгәнемне бик яхшы беләм. Ул миңа дошмани, чөнки ирек, демократия безнең ил өчен куркыныч булып тора. Һәм табигый ки, республика башлыгы вазифасы өчен көрәшүем турында белдереп, мин махсус хезмәтләр игътибарын җәлеп итәчәкмен.
Узган атнада бик уңайлы форсат килеп чыкты. "Башкорт" оешмасының яңа башкорт сәяси клубының беренче утырышында белдерү белән чыктым. Анда мин башкорт республикаларының тарихи юлы һәм Башкортстанның бүгенге көне турында чыгыш ясадым. Русиянең безне чокырга төшереп бетерүе һәм аннан чыгу юлларын эзләргә кирәк булачагы турында сөйләдем. Ә чыгар өчен безгә 1917 елның февралендәге кебек бөтенләй башка төрле сәяси вазгыять кирәк. Яңа мәсьәләләрне чишә алучы яңа кешеләр, лидерлар кирәк. Ә иң мөһим мәсьәлә – ничек диктатурадан демократиягә күчәргә", диде ул Азатлык Радиосына биргән әңгәмәсендә.
Дилмөхәммәтов "Дүртенче Башкорт республикасы төзү" турында белдерә. Әлеге республиканы булдыру турында медиаларга сөйли. Үз чыгышларында ул татар теленә Башкортстанда урын булмаячагын ассызыклап килә. Татарларның Башкортстанда үзбилгеләнү хокукы да юк ди.
2019 елның 14 мартында Айрат Дилмөхәммәтов кабат тоткарлана. Аның фатирында тентү уза. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына ала. Башкорт оппозиционерын Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда гаепләнә.
Әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны "ФСБ белән килешеп, сайлау алдыннан үзенең көчле көндәшен читләтүдә" гаепли.
"Белмим, улымның сүзләрендә нинди криминал тапкансыздыр. Сез бер гаепсез кешене утыртасыз", ди Агиләш Дилмөхәммәтова Федераль иминлек хезмәте вәкилләренә.
Ана шулай ук республика хакимиятенә килгән һәр яңа башлык "үз эшен ФСБ белән сөйләшеп, минем улымны утырту белән башлый" дип, Мортаза Рәхимов чорындагы җинаять эзәрлекләүләрен, Рөстәм Хәмитов вакытында ике төрмә мөддәте турында да искә ала.
Активистның дусты, адвокат Всеволод Лебединцев аны республика башлыгын сайлау алдыннан кайсы да булса намзәткә каршы пропаганда алып бара алмасын өчен ябып куйдылар дип саный.
Соңрак Дилмөхәммәтовка өстәп 280нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкы аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эше ачыла.
280нче "экстремистик" маддә 2018 елны Баймакта җирле халык Чечнядан килгән эшчеләр белән низагыннан соң әйтелгән сүзләре өчен кулланыла.
"Террорчылык" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовны Уфада хөкем ителгән Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешма әгъзаларын яклап чыгыш ясавы өчен гаеплиләр.
Мәхкәмә утырышында Дилмөхәммәтов "бернинди дә террорчылыкка чакыру булмады, элегрәк тә мин болай гына өч ел утырып чыктым", дип белдерә.
Активист фикеренчә, аңа карата җинаять эше "сәясәткә корылып" ачылган. Ул шулай ук үзенең карт әнисе һәм балигъ булмаган улы барлыгын исәпкә алуны сорады.
Дилмөхәммәтов канунга каршы бернинди дә гамәлләр кылмавын белдерде. "Мин сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнәм. Башта ук әйтеп куйдым: мин республика җитәкчесе вазифасына сайланырга җыенам, республикада президент вазифасын торгызачакмын, яңа федератив килешү булдыру тәкъдиме белән чыгачакмын. Менә шушы инде миңа карата эш ачылу сәбәбе. Мин чыннан да эшчәнлегемне дәвам итәчәкмен, ләкин ул "канунсыз" түгел, ә канунга ярашлы, сәяси эшчәнлек, мин ул эшчәнлекне дәүләтебезнең Конституция нигезләрен саклап калу өчен алып барам", диде Дилмөхәммәтов чыгышында.
Активистны "Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте, "Чуулһн - ойрат-калмык халкы җыены" башкарма комитеты яклап чыкты.
2020 елның 24 августында Русия Җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.
Дилмөхәммәтов Русия хөкүмәте аны контрольсез хакимияте һәм төбәкләрнең байлыгын талап баюларына куркыныч тудырганга күрә эзәрлекли диде.
Ул үзенең намусы чиста булуын, бернинди әхлакый һәм җинаять кануннарын бозмавын әйтте.
"Мин өченче мәртәбә сәяси маддәләр нигезендә төрмәдә утырам. Мин Русиядә өч кат сәяси тоткын булган бердәнбер кеше, моның белән горурланам", диде Дилмөхәммәтов.
Ул шулай ук киләчәктә Русия президенты вазифасына сайланырга әзер булуын белдерде. "Бу җаваплылыкны үз өстемә алырга әзермен. Русия һичшиксез азат булачак", дип тәмамлады мәхкәмәдәге соңгы сүзен Дилмөхәммәтов.
Чит илдә яшәүче журналист Руслан Вәлиев әйтүенчә, Дилмөхәммәтов милли республиканы гына түгел, федераль дәрәҗәдәге проблемнарны да белә. Ул бу темага сөйләүчеләрдән, аңлатырга тырышучылардан тәҗрибәлерәк.
Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Башкортстан сәясмәне һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка мәхкәмә карарын хөкем итеп чыкты.
"Бары тыныч һәм кануни чыгышлар ясаганы өчен беркем дә "террорчылык" маддәсе нигезендә җинаять җәзасы алырга тиеш түгел. Русиянең террорчылыкка каршы кануннары тиешенчә эшләнмәгән, чөнки алар кешеләрне анык булмаган, көч куллануга берничек тә кагылмый торган нигезләргә таянып җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда хакимият бу кануннарны нинди дә булса көч гамәлләре кылмаган һәм моңа чакырмаган затларга карата элеккегә караганда ешрак куллана" дип белдерде Idel.Реалии-гә Human Rights Watch оешмасының Европа һәм Үзәк Азия бүлеге мөдире урынбасары Рейчел Денбер.
2020 елның 22 июненнән 2021 елның март ахырына кадәр, ягъни мәхкәмә процессы барганда һәм карар чыгарылганнан соң берникадәр вакыт Дилмөхәммәтов Самарның 1нче тикшерү изоляторы хакимияте тарафыннан үзе өчен дип ясалган "басым өендә" тотылуын сөйләгән. Бу хакта аның адвокаты белдерде. Аннары апрель аенда Казанның 2нче төзәтү колониясенә китерелгәннән соң Дилмөхәммәтовны шундук штраф изоляторына урнаштырулары хәбәр ителә. Аннары ул Байкал аръягы краенда, Чита шәһәренең 5нче кырыс тәртипле төзәтү колониясендә күчерелә.
Хәзерге вакытта башкорт активисты Красноярски краеның Минусински шәһәрендәге колониядә утыра. Аның 82 яшьлек әнисе Агиләш ханым аны соңгы тапкыр 2019 елны төрмә хөкеме чыкканда күргән. Узган ел азагында Дилмөхәммәтов төрмәдә гаиләсе белән очрашкан. Тоткын 8-10 декабрь көннәрен якыннары белән уздырган. Бу очрашуга Айрат Дилмөхәммәтовның хатыны һәм балалары барган. Аның газиз әнкәсе Агиләш Дилмөхәммәтова Уфада калган.
"Барып җитәрлек урын түгел. Махсус шулай еракка җибәрделәр. Ни туганнары, ни адвокатлары барып җитәрлек булмасын өчен. Махсус мыскыл итү, кешене җәфалау. Аннары ничек барасың? Барырсың да ул, әмма аны бит "ШИЗО"дан чыгармыйлар да. Шундый вакытына туры килсәң, ятасы да үләсе", дигән иде ул элек Азатлыкка.
Азатлыкка үз чыганакларыннан билгеле булганча, Агиләш ханым соңгы тапкыр улы белән җәй көнне телефоннан сөйләшә алган.
Сәясәтче үзенең көрәштәшләренә төрмәдә шартлар, моңа кадәр ике ел утырган Чита колониясенә караганда, яхшырак дип язган.
Төрмәдә утыруына карамастан, Дилмөхәммәтов хөкем карарын үз көченнән чыгару өчен көрәшен дәвам итә. Дуслары сөйләвенчә, 2022 елның июлендә ул Русия Югары мәхкәмәсе президиумына хөкем карарына шикаять юллаган. Шулай да берничә айдан соң мәхкәмә бу шикаятьне президиумга җибәрүдән баш тарткан.
2022 елны Европа мәхкәмәсе башкорт оппозиционерына 3100 евро күләмендә компенсация түләтү карары чыгарды. Европа мәхкәмәсе фикеренчә, Русия Дилмөхәммәтовның иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукын бозган. Мәхкәмә искәртүенчә, бер елдан артык сак астында тотуны йорт сагына алмаштырырга мөмкин булган, чөнки Дилмөхәммәтов гаебен танып күрсәтмәләр биргән, аңа кадәр йорт сагында булган һәм аны бозмаган, ә тикшерүче беренчел тикшерү барганда Дилмөхәммәтов качарга мөмкин дигән дәлилләр китермәгән.
Айрат Дилмөхәммәтовка иреккә чыгуга тагын ике ел вакыт калып бара, әмма аның якыннары яңа җинаять эше ачмасыннар дип борчыла. Хәзер Русиядә мондый тәҗрибә киң кулланыла башлады. Мәсәлән, "Бердәм Русия" фиркасе бинасының тәрәзәсен вату өчен хулиганлыкта гаепләнеп, колониягә җибәрелгән математика Азат Мифтаховны иреккә чыккан көнне үк янә тоткарладылар. Быел 28 мартта ул "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде.
Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!