Тукай районында җиде умарталыкта 300ләп баш умарта үлгән. Умартачыларга әлегә бик шаулашмаска кушканнар. "Моның кадәр бал кортының үлүен беренче тапкыр күрәм", ди "Татарстан умартачылары" иҗтимагый оешмасы вәкиле. Бу быел Татарстанда беренче очрак кына түгел диелә.