Яман шеш белән авыручыларны, дәваларга вәгъдә итеп, миллионнарча сумга алдаганнар
Бөтен Россия буенча онкология белән авыручы йөзләрчә кешене, яман шештән дәваларга вәгъдә итеп, миллионнарча сумга алдаганнар. Аларны «онкологиядән дару» сатып алырга күндергәннәр. Бу дарудан авыруларның яман шешләре арткан гына.
SHOT мәгълүматлары буенча, «Живая Земля» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре (Шихан башкорт авылында теркәлгән оешма) рак белән авыручыларны табып, яман шеш авыруыннан «Пептид Т-1» дип аталган өр-яңа препарат эшләгәннәрен сөйләгәннәр. Тик бер ягы бар: ул клиник сынаулар узмаган.
Быелның май аенда бизнесменнар яман шеш белән авыручыларны – «яңа препарат сынауларында» катнашырга ризалашкан кешеләрне – бер төркемгә җыйганнар. 50 дән артык сынап карарга теләүче табыла. Бер ампула 10 мең сум тора, ә авыручыларга аена 3-4 доза кирәк. Кайбер авыруларга партиясе белән сатып алган өчен ташлама да вәгъдә иткәннәр, һәм кешеләр «Пептид Т-1»не йөз меңнәрчә сумга сатып алган.
Берникадәр вакыттан соң кешеләр сәламәтлекләренең начараюын сизә башлаганнар. Табиблар тикшерүеннән соң, шешләрнең зурлыгы арта баруы ачыкланган.
Шикле БАДлардан Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре, Башкортстан, Тыва һ.б. авырулар зыян күргән. Алар Россия Тикшерү комитетына Бастрыкин исеменә мөрәҗәгать җибәргәннәр.
«Живая Земля» оешмасы 2022 елдан бирле эшләгән. Башта аларның максатчан аудиториясе авыру пенсионерлар булган. Сатулар челтәрле маркетинг принцибы буенча барган. «Сарафан радиосы» аша кешеләр танышларын чакырган, препарат сатканнар һәм һәр клиенттан акча алганнар. 4 мең кешегә исәпләнгән телеграм-чат булдырыла. Анда консультацияләр уздырганнар һәм «пептид» сатканнар. Алар «чималны тәэмин итә торган төп һәм бердәнбер чыганак – табигать» дип ышандырганнар.
Бу төркемнең хуҗасы Руслан Максютов һәм идея «илһамчысы» Геннадий Кошелев оешманың 4 хезмәткәре белән 1 ел эчендә 99 миллион сумнан артык акча эшләгән. Икесе дә SHOT журналистларына комментарий бирүдән баш тарткан.
Видеода оешма тарафдарлары әлеге «пептидның» беренче партиясе бары 100 генә данә булуын сөйли. «Аңа бронь ясап куярга кирәк. Әкренләп шулай «пептид»лар белән танышабыз. Ул, чынлап та, яңалык, фармакология һәм дәвалауга якын килү бөтенләй үзгәрәчәк», – ди алар.
Бер ханым үзеннән калган «пептид»ларны күрсәтә. «Мин 100 мең сумга «Т-1»не алдым. Ул вакытта аңа ташлама бар иде. Башта 3не алдым, аннан тагын 6ны. Нәрсә кададым икән мин үземә? Инде өч ай ярым кулланам, ә алга китеш юк», – ди ул.