Кырымның барлык мәчетләрендә күмәк ифтарлар уза
Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте (Таврида мөфтияте) имамнары көн саен ярымутрауның төрле почмакларында күмәк ифтарлар оештыра. Мәҗлесләр җирле иганәчеләр ярдәме белән үтә. Россия мөселманнарының Дини җыены шул турыда хәбәр итте.
Фонтаны (Борчокъракъ) микрорайонының дини эшлеклесе Артур Решитов сүзләренә караганда, көн саен кичке ифтарга өч йөзгә якын дин тотучы җыела. «Күмәк ифтарлар мөселман өммәтен берләштерә. Рамазан ае - изге эшләр һәм ниятләр вакыты, безнең иганәчеләр ураза тотучыларны ашатуны изге бурыч итеп саный», – ди Артур Решитов.
Кырым авылларында да күмәк ифтарлар вакытында дин тотучыларның берләшүе күзәтелә. Бахчасарай районының Белокаменное (Сююрташ) авылы имамы Әхтәм Алиев фикеренчә, кешеләр кичке намаздан соң аралашу, дин әһелләре белән киңәшләшү өчен җыела.
«Мөселманнар еш кына ифтарлар вакытында үзләрен борчыган сорауларны бирә, алар ураза үзенчәлекләренә кагыла. Изге Рамазан ае вакытында нәрсә эшләргә була, ә нәрсә эшләргә ярамый, дип еш сорыйлар. Кешеләрнең мәгълүматны интернеттан эзләмәве куандыра, имамнардан теге яки бу моментларны аңлатуны сорыйлар», – диде Әхтәм Алиев.
Кырымның барлык мәчетләрендә күмәк ифтарлар Рамазан ае ахырына кадәр дәвам итәчәк. Мәсәлән, Симферополь шәһәрендәге Кебир-Джами мәчете территориясендә күмәк ифтар һәр көнне уза, диелә хәбәрдә.