(Казан, 24 март, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Кара диңгез флоты командованиесе килешүе буенча, Татарстан делегациясе республикадан армия сафларына чакырылган егетләр белән очрашты. Алар хәзерге вакытта «Самум» һәм «Бора» ракета корабльләрендә хезмәт итә. Татарстанның Даими вәкиллегендә шулай дип белдерделәр. Биредә Татарстанда туып үскән 25 егет хезмәт итә. ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләте вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллин аларга истәлекле бүләкләр һәм милли ризыклар тапшырды. Шуннан соң хәрби хезмәткәрләр һәм корабльләрнең командованиесе белән Украинадагы махсус хәрби операция вакытында һәлак булучыларны искә алдылар. Очрашуда Татарстанның Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәрендәге Даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов та катнашты. Әхмәтшин, үз чиратында, моның соңгы чара булмавын, Татарстанның күп кенә муниципаль район җитәкчеләре биредә хезмәт итүче егетләрнең хәлен белергә теләвен әйтте. «Мондый акцияләр дәвам итәчәк. Татарстанның башка районнары җитәкчеләре дә анда катнашырга теләк белдерде инде», - дип искәртте ул.