(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Россиядә 85 миллионга якын кеше коронавирустан беренче прививканы ясаткан, ә аларның 80 миллионнан артыгы тулы вакцинация узган. «84 967 516 кеше ковидтан вакцинаның беренче компонентын ясаткан, ә 80 446 704 кеше ике дозаны да алган. Россиядә коллектив иммунитет 64,1 процент тәшкил итә», — дип Россия Премьер-министры Татьяна Голикова сүзләрен китерә оператив штаб. Шул ук вакытта Россиянең алты төбәгендә күрсәткеч 80 проценттан арткан. Алар — Севастополь, Карелия, Санкт-Петербург, Мурманск өлкәсе, Тува һәм Чукотка.