(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә шулай ук грипп белән коронавирус инфекциясен берьюлы йоктыру очраклары да ачыкланды. «SARS-CoV-2 коронавирусы һәм гриппны бер үк вакытта йоктыру очраклары турында пандемия башыннан ук диярлек белдек. Аларны төрле илләрдә, шул исәптән Россиядә дә теркәделәр», — диде РИА Новостига Г. Н. Габричев исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорның клиник эш буенча урынбасары Татьяна Руженцова. Мисал өчен, 2021 елның октябрендә Севастополь шәһәрендә авырлы хатын-кызда бер үк вакытта грипп вирусы да, SARS-CoV-2 дә ачыкланды. Аның сүзләренчә, ике чирне бер үк вакытта йоктырган пациент авыр һәм озак авырый, чөнки ике вирус та сулыш системасын зарарлый.