Симферополь татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Светлана Алиева вафат
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Симферополь шәһәре татарларының «Идел» милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Алиева вафат булган.
Шул сәбәпле, Кырым һәм Севастополь шәһәре мөфтие Эмирали Аблаев Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән кайгы уртаклаша. Бу турыда Кырым мөфтияте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Без Светлана Алиеваны актив җәмәгать эшлеклесе буларак белә идек, ул теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер иде. Ул күпсанлы файдалы проектларны гамәлгә ашырды. Ул оештыру сәләте, тынгысыз энергия, эшкә мәхәббәт, максатчанлык белән аерып торды», — дип искә ала мөфти.
Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәтенең Үзәк дини оешмасы Светлана Алиеваның гаиләсенең, якыннарының һәм дусларының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.