(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәтенда район имамнарына яңа ноутбуклар һәм принтерлар тапшырдылар. Техник база Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды булышлыгы белән яңыртылды. Бу хакта Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте яза. Яңа компьютер техникасы имамнарга Мөфтият һәм ерак районнардагы имамнар белән гел элемтәдә булырга, пандемия чорында дистанцион дәресләр үткәрергә, Дәүләт хезмәте порталыннан файдаланырга, хөтбәләр әзерләргә һәм таратырга мөмкинлек бирәчәк. Имамнар, республиканың регионнарында дин-мәгариф эшчәнлегенә булышлык итүләре өчен, Мөфтияткә һәм Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм итү фондына рәхмәт белдерде.