Россиянең халык саны арту буенча әйдәп баручы төбәкләрен атадылар
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 2018-2020 елларда Россия халкы 711 мең кешегә – 0,5 процентка кимегән.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, иң зур демографик үсеш Севастопольдә билгеләп үтелгән.
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы өч елда Россиянең 21 төбәгендә халык санының артуы күзәтелгән. Лидерлар рәтендә – Севастополь (үсеш – 16,8 процент), Ингушетия (5,6 процент), Ленинград өлкәсе (4,3 процент) һәм Чечня Республикасы (4,2 процент).
Татарстан РФ субъектлары демографик рейтингында 22нче баскычта урнашкан. 2021 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада 3894,1 мең кеше гомер итә.
Аналитиклар әйтүенчә, пандемия хакимлек иткән 2020 ел илдәге демографик вазгыятькә тискәре йогынты ясаган. Илдә үлем-китем очраклары арткан һәм коронавируска бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр миграцион агымнарның кимүенә китергән.