(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Кырым мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев «Азиз Салгир-баба» территориясен Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Севастополь шәһәре милкенә кире кайтаруда ярдәм күрсәткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөселманнар әлеге урынны республиканың дини җәмгыяте милкенә яңадан кайтару турындагы мәсьәләнең хәл ителүен утыз ел көткән. Хәзер Кырым Башлыгы Сергей Аксенов һәм Симферополь хакимияте башлыгы Елена Проценко, хакимият башлыгы урынбасары Валентина Демидова, шулай ук шәһәр хакимиятенең Милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Ислам Усеинов, Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең төзелеш һәм җир мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Эрвин Кәримов ярдәме белән «Азиз Салгир-баба» территориясе Кырым Мөфтияте милкенә тапшырылган. «Бу — Кырым мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәһәр хакимиятенең нәтиҗәле эш итү үрнәге. Законлы карар кабул ителде, хәзер безнең алда „Азиз Салгир-баба“ны яңадан торгызу һәм тәртипкә китерү бурычы тора», — диде мөфти.