Телефон аша акча урлаган кырыгалдар тоткарланган, каян диген әле син аны?!
Әлмәт полиция хезмәткәрләре тоткарланган ир күп кенә әлмәтленең кесәсен бушаткан.
Якыннары бәлага тарыган дип шалтыратып, авырткан урыннарына басып кеше акчасын урлаган кырыгалдарлар узгане ел азагында Әлмәтне шаулатты гына! Берсенән 240 мең, икенчесеннән 140 мең “кыса-кыса” 70 ләп әлмәтлене (ул урлаган акчаның күләме 1 млн нан артып китә) алдаган кешеләрнең эзе Самара илтә. Эзли торгач каракның кемлеге дә ачыклана. Ул наркотикларның законсыз әйләнешенә катышы булганы өчен утырып, 2015 елда гына азат ителгән 31 яшьлек ир булып чыга. Хәзерге вакытта җинаятьче гаебен таныган. Тентү вакытында кулга алынган ирнең фатирында 57 телефон һәм банк карталары алынган.