«Печән базары-2024»: нигә татар «Салкын чәй»не яратмый, милли бренд оятсыз була аламы?

«Печән базары» – күпләр өчен көтеп алынган бәйрәм, милли әйберләр сатып алырга форсат, дуслар белән очрашу урыны. Аны күпмедер дәрәҗәдә Сабан туе белән дә чагыштырып буладыр.

Быел да шәһәр үзәгендә бәйрәм гөрләп узды. Шиһабетдин Мәрҗани урамының башыннан керүгә кунакларны, беренче булып, татар театрының интерактив комплексы – «Шәрык клубы» каршы алып тора иде. Алар үзләренең сувенир продукцияләрен һәм театр костюмнарын алып чыкканнар, килүчеләр әлеге киемнәрне киеп фотога төште.

Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Алардан алдарак «Татарстан Милли музее» урын алган. Алар кунакларга төрледән-төрле экскурсияләр, остаханәләр тәкъдим итә. Үзләренең сувенир продукцияләрен дә урнаштырганнар. «Башка беркая да мондый әйберләрне ала алмассыз», – диделәр. Барысы да матур, әлбәттә, ләкин барысы да русча язылуы бераз күңелне кырды. Аерым кәгазьдә язылган бәяләре дә русча. Тарихи китаплар, «Бегемот» диелгән өстәл уены, хәтта Тукай рәсеме төшерелгән монпасье да алырга була. «Цена за одну штуку 230 руб» диелгән.

Фото: © Шәвәлиева Зөлфия

«Печән базары»нда быел рекорд»

Саннарга күз салсак, бу елны башка елларга караганда сатучылар тагын да күбәйгән. Оештыручы Гөлназ Бәдретдин әйтүенчә, быел маркетка 500дән артык гариза килгән, алар арасыннан 100 дизайнерны сайлап алганнар. Шулай да, рәтләр бик уңайлы урнашкан дип әйтеп булмый, кеше күп булу сәбәпле, кайбер сату өстәлләре янына якын да килеп булмый иде. Бу – бер яктан шатландыра, икенче яктан, кеше күп буласын күзаллап, рәтләрне иркенрәк урнаштырырга да булгандыр, гомумән, «базар»ның озынлыгы әллә ни түгел иде. Фестиваль урам башыннан алып «Мәрҗани» һәйкәле янына хәтле сузылган.

Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Ни өчен «Салкын чәй» – җавапсыз мәхәббәт символы?

«Чәйсез татар – татар түгел» диләр, шуңа күрә кунакларга килеп керүгә төрледән-төрле чәйләр тәкъдим ителгән иде. Иртәдән кичкә кадәр самавырлар кайнап, чәйләр кара янып, мәтрүшкәләр пешеп торды. Кунакларны бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри ысулы буенча пешергән чәй белән дә сыйладылар.

Тарихчы Динә Хәбибуллина татарларның чәй эчү традицияләре турында сөйләде:

Чәй – татарлар өчен көн дә очрый торган гадәт. Көненә берничә мәртәбә чәй эчәбез. Татарларны өйрәнгән немец галиме Карл Фукс үзенең хезмәтендә «татарлар көненә 25 чынаяк чәй эчә» дип язган.

Чәйне татарлар Кәхтә шәһәреннән алып кайта торган булган (Төркия – авт.). Чәй яхшы, затлы, ләкин бик кыйммәт булган. Ул озакка җитсен өчен, татарлар аңа төрле үләннәр кушканнар. Гадәттә чәйне мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр өстәп эчкәннәр. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри, әгәр чәйгә шушы үләннәрне өстәп ясасаң, ул бик файдалы була, дип язган.

Татарлар чәйне суынганчы эчеп бетерергә тиеш булган. Әгәр ул суынып озак вакыт үтсә, чәй агуга әйләнә, дип саналган. Шуңа күрә, чәй суынган саен, алар яңаны пешергән, татарлар өчен «Салкын чәй» – Салаватның җырындагы кебек – җавапсыз мәхәббәт.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Оештыручылар 2024 елның «Гаилә елы» булуын да читтә калдырмаган. Фестивальдә үткән барлык лекторий, дискуссияләр гаилә темасына бәйле иде.

Тарихчы, педагог Рәшид Амишов гаилә тарихына багышланган китап язу турында сөйләде. Дискуссияләрдә татар гаиләсе, гаиләдә телне саклау, гореф-гадәтләрнең балага йогынты ясавы темалары күтәрелде.

Шулай да төп игътибарны маркет – сату рәтләре җәлеп итә. «Печән базары»нда күргән әйберләр белән сезне дә таныштырабыз.

Гүзәлия Һадиева маркетка Буа районы чәен алып килгән. Аны алар гаиләләре белән җыеп эшкәртәләр.

Буа районы Килдураз авылы чәе, анда минем гаиләм яши. Барысын да туган ягыбызда җыябыз, купаж ясыйбыз һәм Казанга алып килеп сатабыз. Үләннәр белән беренче тапкыр әбием таныштырды, берничә ел элек, үзем теләп, шушы юнәлешкә кереп киттем. «Печән базары»нда 6 ел катнашам, баштан кунак булып кына килә идем. Монда татар рухы, мохите, теле, дизайнерлар аерым сокландыра. Бик шәп, шундый мөмкинлекне тудыручыларга рәхмәт.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Милли, шул ук вакытта бүгенге минимализм стиленә туры килә»

Луиза Хәмзина интерьер паннолары ясый. Аның эшләрен шәхси өйләрне дә, җәмәгать урыннарын бизәү өчен дә кулланып була. Татарлар өчен әлеге юнәлеш яңа.

Бүгенге көндә Татарстанда мин генә мондый әйберләр ясыйм. Милли, шул ук вакытта бүгенге минимализм стиленә туры килә торган юнәлештә эшлим. Эшләремне барлык интерьерга да урнаштырырга була. Без татар орнаментларында күбрәк җете төсләр күрергә өйрәнгән, салкынрак төсләр безнең халыкка хас түгел, диләр, ләкин минем эшләнмәләрем киресен дәлилли. Бәяләренә килсәк, ул материалның зурлыгы, ясау авырлыгыннан тора. Ярминкәдә күрсәтелгән паннолар барысы да – 25 мең.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Гөлфия Билалова бренды маркетта кулдан ясалган калфаклар, изү, чулпылар тәкъдим итә.

Барысын да кулдан чигәм, брендемны 2015 елда теркәдем. Милли дизайнга кереп китүем институтта язган диплом эшем белән бәйле, ул вакытта өйрәндем, библиотекаларда утыра идем. Яшьтән үк татар костюмына гашыйк булдым, шуннан бирле әлеге юнәлештән киткәнем юк. Барлык әйберләрне дә үзем тегәм, чигәм, төсләр һәм бизәлеше миннән тора, ничек күрәм – шулай ясыйм.

Изүләрнең бәяләре 5500 башлана, зурлары 6500. Калфаклар 6500 дән 22 меңгә кадәр, нинди ташлар булуыннан, эшнең авырлыгыннан тора.

Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Гүзәл Хәйбуллова урамда ук рәсем ясап тора иде. Аның рәсемендә сурәтләнгән читекләр Илһам Шакиров башкаруында «Сарман вальсы» җырына багышлап ясалган. «Мин әлеге җырны шулай күрәм», – диде ул. Гүзәлнең картиналары бүгенге көндә бөтен дөнья буйлап сатыла. «Сарман вальсы» рәсемен «Sabr» бренды белән берлектә киемнәргә дә төшергәннәр. Маркетта шушы кофталарда йөрүчеләр шактый иде, кызларга да, ир-егетләргә дә килешә.

Мине татар җырлары илһамландыра. Туганнан бирле рәсем ясыйм, дисәм дә була. Һәрбер рәссам иҗаты башында үзенә юнәлеш сайлый, мин милли теманы сайладым. Үзем Самарада туып үсеп, күбрәк руслар арасында яшәсәк тә, әти-әнием һәрвакыт татарлыкны саклап калырга тырышты. Күптән түгел Стамбулда күргәзмәм булды, тиздән Казанда күргәзмә үткәрергә телим. Үземне төрки рәссам буларак ачасым килә, татарлар турында дөньяда күбрәк белсеннәр иде.

Фото: © Зөлфия Шәаәлиева

«Авылда да бизнес ясап була»

Кукмара районыннан килгән Илһамия апа Хәсәнова озын кунычлы оекбашлар эленгән 2 әйләнгеч янында басып тора иде. Ул үзе җитештергән милли чигелешле оекбашлар сата.

Кукмарадан килдек. Инде 5 ел әлеге юнәлештә эшлим. Элек спицалар белән үзем бәйли идем. Хәзер бәләкәй генә цехыбыз бар, 1 станоктан башлаган идек, 11 станокка җиттек. Гадәттә товарны кибетчеләр күпләп сатып алып китә, «Печән базары»нда беренче тапкыр катнашабыз, үзебезне сынап карыйсыбыз килде. Менә шулай, авылда да бизнес ясап була, – диде Илһамия апа.

Мондый матур, үзенчәлекле оекбашларны фестивальдә 150 сумга эләктереп була иде.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Милли һәм… оятсыз?»

Маркетта иң күп тәкъдим ителгән кием ул, әлбәттә, футболкалар. Ниндие генә юк аларның, милли бизәкләр белән дә, Габдулла Тукай рәсеме, Татарстан байрагы, өчпочмаклар төшерелгәннәре дә. Шундый язмалы футболкаларны «Шикәрно» бренды да тәкъдим итә. Аларның язмалары башкаларныкына караганда үзенчәлекле, заманчарак дип әйтсәк тә буладыр. Араларында аеруча да кызыклылары бар. Өстәлләр янында шушы футболкаларны карап торган арада, яныма бер апа килеп, тавыш күтәрә башлады, барысы да сискәнеп китте: баксаң, әлеге ханымга футболкадагы язу ошамаган икән:

«Шундый тәртипсез сүзләр. Бу – телдә кулланырга ярамый торган, оятсыз сүзләр. Шушылай безнең татар халкын мыскыл итеп язалармы?!» – дип тавыш куптарды ул.

Сатучылар исә мондый сүзләрне ишетүне көтмәгән иде булса кирәк, каршы бер сүз дә дәшмәделәр.

«В ж.. учи» дип русларда әйткәннәр, әмма күргәнем юк минем андый язмаларны. Татарда «артыңны» дип сөйләшәләр. Ничек футболкага шуны язарга була инде, балалар укый, менә тәрбия, татар тәрбиясе, оятсыз!.. Мин моны фотога төшереп җибәрәм, – дип зарланып китеп барды ул. Бу брендның татар яшьләре арасында бүген популярлык яулап барганын беләм, әлеге язмалы футболка кигән сатып алучыларны да күргәнем бар. Менә шулай, милли оятсыз да була ала икән.

Апаны «к...теңне өйрәт» дигән сүзләр ярсыткан икән...

Футболкаларны маркетта 1790 сумга алып була иде.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Печән базары» азрак кына кысылды»

Үзләренә матур әйберләр сайлаучылар арасында танылган блогер Рәфис абый Атаказны да очраттым. Ул телефонда үзенең язылучыларын «тизрәк килегез, алып бетерәләр, сезгә калмый» дип кыстап тора иде. Миңа «Печән базары»ның соңгы елларда әзрәк үзгәрүе турында уйлавын әйтте.

Мохит бик матур, халык ачык, елмаючан. Күбесе татар телендә сөйләшә, шунысы куандыра. Бүтән елларда җәелеше зуррак иде, былтыр һәм быел «Печән базары» азрак кына кысылды, масштабы кечкенәйде. Элегрәк киң мәйданчыкларны тотып, режиссурасы, сценарие зур иде. Урам гөрләп тора иде, җыр, моң агыла иде. Соңгы елларда аз гына кыстылар, дииме инде.

Бәяләр ничек?

Бик артык кыйбат димәс идем. Боларның күбесе кулдан эшләнгән, бу – Кытайның «ширпотребы» түгел. Үзем дә кул эшләнмәләре белән шөгыльләнгән кеше буларак әйтә алам – ул бик күп көч һәм сабырлык таләп итә. Менә әле генә мендәрләр карадым: 1500 сум, 3000 меңлеге дә бар, ләкин, бәясенә карап, сыйфаты, матурлыгы, нәзакәтлелеге шулкадәр зур.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Күп әйберләрне кысарга туры килде»

Быелгы фестивальнең оештыру үзенчәлекләре турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, оештыручы Райнур Хәсәнов белән сөйләштек. Ул фестивальне тагын да үстерергә, киңәйтергә теләгәннәрен әйтте.

Апрельдә булган «Мин татарча сөйләшәм»не бетердек кенә, шунда ук безгә кайчан фестиваль була, дип яза башладылар. Быел барлыгы 600га якын гариза килде, маркетка 100дән артык дизайнерны кабул иттек, алар Россиянең төрле регионнарыннан җыелды. «Печән базары»ның географиясе һәр ел киңәя. Быелгы кунакларыбыз Башкортстаннан, Сочи, Мәскәү, Самара шәһәрләреннән, Чувашстан республикасыннан килде. Былтыр алар 70кә якын иде, икенче елга тагын да зураерга, күбрәк дизайнерларны җәлеп итәргә тырышабыз.

Башка интерактив чараларга килгәндә, Райнур быел һәр елны күрсәтелә торган спектакльнең булмавын искәртте, аның сәбәбе – акча җитмәүдә.

Быел чараны үткәрергә 900 мең бүлеп бирделәр. Дөресен әйткәндә, ул мондый зур фестивальне үткәрергә җитми, күп әйберләрне кысарга туры килде. Иммерсив театр быел юк, без болай да, төрле кешеләр белән сөйләшеп, өстәмә акчалар таптык. Меценатлар бик күп ярдәм итте, аларга зур рәхмәт. Шушы суммаларга сыешырга тырыштык. Киләсе елга, Аллаһы бирсә, берничә гранд яздык, отарбыз, дип ышанабыз, матур, зур итеп оештырырбыз, дип ышанабыз.

Менә шулай гөрләп узды быелгы «Печән базары». Киләсе елны фестиваль Бөтендөнья татар яшьләре форумының 20 еллык җыены белән туры киләчәк. «Әлеге 2 чараны бәйләп зурлап уздырырбыз дип өметләнәбез», – диде Райнур. Барысы да оештыручылар теләгәнчә килеп чыгар, дип өметләнеп калабыз.

Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Самаре, в Самарской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Самаре

Ria.city

В Перми начнет работу каршеринг «Делимобиль»

Рифат Сабитов: «У каждого, кто выкладывает в сеть информацию, должна быть ответственность»

В Самаре производят экзопротезы для участников СВО

В Красноярске прошёл юбилейный финал кубка Главы города по киберспорту

Музыкальные новости

Маск после ареста Дурова во Франции не исключил казней в Европе за лайки

«Хотим, чтобы зритель увидел, какие они – современные китайцы!» ТНТ раскрывает дату премьеры шоу «Вызов. Китайский сезон»

Якутские киберспортсмены стали победителями Кубка России-2024 по "Counter-Strike 2"

В компании «ЛокоТех-Сервис» выберут лучшего ремонтника

Новости Самары

Бывшего специалиста Палаты адвокатов Самарской области осудили за взятку

В Перми начнет работу каршеринг «Делимобиль»

Ночью и утром 27 августа местами в Самарской области ожидается туман

Самара встретила делегацию ветеранов МВД Свердловской области

Экология в Самарской области

Показатель СОЭ у детей: Доктор Юзуп рассказала, когда нужно беспокоиться

Россиянам будут давать гранты на устойчивое развитие заповедных территорий

12 фактов о скелете

Российские СМИ об искажениях истории в учебниках стран СНГ

Спорт в Самарской области

Чесноков: «Не понимаю, как с такой массой тела Анисимова вышла в финал «тысячника»

Екатерина Александрова уступила Лулу Сун в полуфинале турнира WTA-500 в Монтеррее

Чесноков: «На US Open тяжелая погода — бывает, выходишь на корт, как на сковородку»

Чемпион "Большого шлема" оценил сетку Даниила Медведева на US Open

Moscow.media

Главное - это свет

Майское утро....

После ДТП с маршруткой в больнице остаются три пассажирки

Более 6 миллионов жителей Московского региона выбрали электронные трудовые книжки











Топ новостей на этот час в Самаре и Самарской области

Rss.plus






Бывшего специалиста Палаты адвокатов Самарской области осудили за взятку

В Красноярске прошёл юбилейный финал кубка Главы города по киберспорту

Heroje H288BW- портативный сканер штрих-кодов с интерфейсом Bluetooth

В Самаре после ремонта начали тестировать трамвайные пути на Ново-Садовой