«Ямьле» төркеме солисты гаиләсендә кайгы
Татарстанның атказанган артисты, «Ямьле» төркеме солисты Вероника Кузнецова якын кешесен – әбисен югалткан. Җырчы үзенең сәхифәсендә аның турында истәлекләр белән уртаклаша.
Әбием минем тормышымдагы иң мөһим кешеләрнең берсе булды. Әти-әниләр эшләгәнгә, балачагым алар янәшәсендә үтте. Әбием миндә музыкага мәхәббәт уятты. Балалар бакчасында минем сәләтем барлыгын күреп алдылар, ә әбием моны игътибарсыз калдырмады – әнием белән бергә миңа вокал буенча укытучы тапты.
Мин гади гаиләдән, моны беркайчан да яшермәдем. Әби белән бабай мин үземне башкалардан ким хис итмәсен өчен бик нык тырышты. Хәтерлим, Казандагы «Йолдызлар фабрикасы»нда чыгыш ясар өчен миңа дизайнер теккән күлмәкне әбием ошатмады. «Кызым, син моның белән сәхнәгә чыкмаячаксың», – диде. Һәм без аның белән яңа күлмәк эзләргә тотындык. Таптык. Ул үзенең пенсиясенә мине бик күпләр исендә калдырган кызыл күлмәкне алып бирде.
Артист буларак популярлашу чорында әби белән бабай тарафыннан күпме җылы сүзләр ишеттем, аларның мәхәббәтендә яшәдем. Алар минем җырларыма, костюмнарыма, чыгышларыма бәя бирәләр иде. Ә мин шундый әби белән бабаем булуына чын күңелдән горурландым.
Мин үзем әни булгач, аларның миңа карата булган мәхәббәте тагын да артты. Әбием Муратның ничек үскәнен күрергә өлгерде.
Әбием 5 гыйнвар көнне каты авырудан китеп барды. Бабайга хәзер бик авыр. Яше дә бар, якын кешесен югалтуны да авыр кичерә. Алар бер-берсен хөрмәт итеп, саклап 58 ел бергә яшәделәр. Менә шундый мәхәббәт булуын белү үзе үк зур бәхет.
Эчемдә ниләр барлыгын үзем генә беләм. Хисләремне сүзләр аша гына җиткерә алмыйм. Вакыт дәваламый, ә мондый югалтулар сине тагын да өлкәнәйтә. Йөрәгең тагын да киңәя, чөнки син анда якын кешең турында якты хатирәләр дә саклый башлыйсың, – дигән җырчы.
Фото: © Вероника Кузнецованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән