«Бите сыдырылып беткән»: балалар бакчасында тәрбияче бер баланы кыйнаган
Ямалның Тазовский районындагы «Теремок» балалар бакчасында кичке аш вакытында тәрбияче баланы кыйнаган. Хатын-кызга карата җинаять эше ачылган. Бу хакта төбәк прокуратурасына сылтама белән Рен-ТВ хәбәр итә.
«Оешма тәрбиячесе кечкенә балага карата педагогик булмаган алымнар кулланган. Баланың бите сыдырылып беткән», – диелә хәбәрдә.
Хатын-кызга карата «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын тиешенчә башкармау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Балалар бакчасының башка хезмәткәрләре дисциплинар җаваплылыкка тартылган.