Биш сәүдә маркасының уылдыгында эчәклек таякчыгы бактерияләре табылган
Биш сәүдә маркасының сөләйман балыгы уылдыгында эчәклек таякчыгы бактерияләре ачыкланган. Бу хакта Рен-ТВ хәбәр итә.
«Эчәклек таякчыгы төркеме бактерияләре түбәндәге биш сәүдә маркасы уылдыгында табылган: «Московский рыбокомбинат», «Русское море», «Красное золото», «Деликатеска», «Красная икра». Шулай ук «МорМер» һәм «Горчаков» уылдыгының төрле бактерияләр белән зарарланганлыгы дәрәҗәсе нормадан югары булу ачыкланган», – диелә хәбәрдә.
Тикшерелгән продукциядә башка патоген организмнар, шул исәптән сальмонелла, клостридияләр, алтынсу стафилококк һәм күгәрек табылмаган.
Берничә җитештерүче продукциясен өстәмә тикшерүгә җибәргән һәм сыйфат контролен көчәйткән, диелә хәбәрдә.