Добавить новость


Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Социаль челтәрдәге битеңне бетерсәң дә, хатлар, фото-видеолар ни өчен саклана?

Социаль челтәрләр кулланучылар бетереп ташлаган аккаунтлардагы мәгълүматларны саклауны дәвам итә. Профиль ачык битләрдән юкка чыкса да, фотолар һәм язмалар эзләгәндә табылмаса да, мондый мәгълүматны саклау җинаятьләр, кулланучылар арасындагы бәхәсләрне, шулай ук финанс һәм салым буенча эшләрне үтәүне тикшергәндә кирәк булырга мөмкин. Бу хакта РИА «Новости»га «Газинформсервис» компаниясенең инженер-аналитигы Екатерина Едемская сөйләгән.

«Социаль челтәрләр билгеле бер юридик һәм коммерция кагыйдәләре буенча эшли. Күп кенә илләрдә законнар сервислардан аккаунтларны бетергәч тә кулланучыларның кайбер мәгълүматларын берничә ай, хәтта еллар буе саклауны таләп итә. Бу – җинаятьләр, кулланучылар арасындагы бәхәсләрне, шулай ук финанс һәм салым регуляцияләрен үтәүне тикшерү өчен кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә «бетерелгән» мәгълүматлар еш кына «күләгәгә» күчә – кешегә күренмәсә дә, серверларда сакланып кала», – дип сөйләгән Екатерина Едемская.

Шулай ук ул, кайбер сервисларның кулланучы килешүе төзүен, профильнең һәм контентның резерв күчермәләре билгеле бер вакыт дәвамында саклануын да әйткән. Мәсәлән, хатлар, язышулар, фото һәм видеолар серверларда резерв копияләрен тулысынча чистартканчы сакланырга мөмкин, ә аккаунтка керү, IP-адреслар һәм активлык турында мәгълүматлар тагын да озаграк саклана ала.

Бетерелгән аккаунтлардагы мәгълүматны саклауның икътисади максаты да бар, дип аңлаткан белгеч. Компанияләр аларны үзләренең маркетинг тикшеренүләрендә, алгоритмнар үсешендә, тәртип модельләрен төзүдә һәм сервислар белән хезмәттәшлекне яхшыртуда кулланырга мөмкин. Сервисны куллану ешлыгы, куелган контент характеры һәм социаль элемтәләр структурасы турында белешмәләр, киңәшләр алгоритмын, трендлы механикаларны һәм реклама коралларын яхшыртырга булыша.

«Саклау дәвамлылыгына инфраструктураның техник үзенчәлекләре дә тәэсир итә. Дата-үзәкләр мәгълүматны күп тапкыр резервлауны куллана, бу – аларны тулысынча һәм бер мизгелдә юкка чыгарырга мөмкинлек бирми. Кайбер күчермәләр серверларда бэкапның һәм яңартуның стандарт процедуралары кысаларында озак вакыт дәвамында сакланырга мөмкин. Хәтта аккаунтны деактивацияләгәннән соң да мәгълүматлар тулысынча бетереп атуны көтеп «яшәвен» дәвам итә», – дип сөйләгән белгеч.

Эксперт сүзләренчә, мәгълүматларны интернеттан тулысынча бетерү мөмкин түгел – ә кулланучы аларны киметә ала. Аккаунтны бетергәннән соң мәгълүматларның саклану вакыты кулланучы килешүендә язылганмы-юкмы икәнен карарга кирәк. Әгәр платформа мәгълүматларны тулысынча бетерү өчен запрос җибәрү мөмкинлеге бирә икән, моны кулланырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus