Добавить новость

В Госдуме ответили на угрозы Трампа в адрес России

Фонд президентских грантов выделит Калужской области еще 15 миллионов

В аэропорту Грозного задержали пассажирок с золотыми цепями на 19 млн рублей

Sun: около 40 человек пострадали из-за аварийной посадки самолета в Нигерии



Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа елда улын җирләгән Дамир Минһаҗев: «Күңелдә «әйләнеп кайтмасмы» дигән өмет кала»

Яңа ел шатлыклары белән килсен, дип теләсәк тә, тормыш гел шатлыклы хәбәрләрдән генә тормый шул. Наилә һәм Дамир Минһаҗевлар өчен Яңа ел төне улларының җәсәден көтеп уза. Авылда бәйрәм рухы юк, диләр. Иске Абдул авылы халкы бу кайгыны уртак иткән.

«Мингаз» позывнойлы Данир Минһаҗев 23 сентябрьдә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. 2022 елда ук гаиләгә 2 повестка килгән булган. Данир һәм аның энекәше Раил мобилизация буенча китәргә җыеналар. Берсе оста эретеп ябыштыручы, икенчесе авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгеч булгач, аларны калдыралар. Шул вакыттан ук Данирга китү фикере кереп кала. Быел ул тәвәккәлли, гаиләсенә белдермичә генә китәргә җыена. Менә-менә китәм, дигәндә генә гаиләсе бу хакта белә.

«Улым, кал», – дигән идем»

Данирның әтисе Дамир абый, авырлык белән булса да, улы турында сөйләде. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Дамир абый «батырларыбыз турында сөйләргә кирәк» дигән фикердә.

Аның китәчәген алдан беребез дә белмәде. Хатыны белән бергә яшәмәсәләр дә, аңа китүе турында бер әйткән булган. Ул, куркып, безгә дә әйтте. Мин ышанмадым, юктыр, дидем. Ул вакытта безгә әйтү юк иде, шуңа ышанмадык. Берсекөнгә китәсе көнне кич авыл җирлеге башлыгы шалтыратты. Аңа районнан хәбәр килгән. Малаең китәме әллә, ди. Тагын берничә тапкыр шалтырату булды. Мин «белмим» дидем. Аның китәчәген мин шулай белдем. Төнлә генә улыма шалтыраттым. «Улым, кал», – дигән идем. «Мин хәрби комиссариатка документларны имзаларга барам, барысын да аңлыйм, беләм, армиядә булган малай бит мин», – диде. Икенче көнне без аны озаттык инде.

Ул бер уйлаган әйберен эшли торган кеше иде. Авырлыклары булса да, гаиләгә белдермәде. Бөтен проблемасын үзе генә хәл итте, кешедән ярдәм сорамады. Башына ни керсә, шуны эшли иде.

Беләсезме, бу – патриотик тәрбия инде. Мин үзем укытучы булып эшләдем, ә минем әти военрук иде. Данирда аның тәрбиясе. Данир армиягә киткәндә дә ул үзенең киңәшләрен әйтеп җибәрде. Улым армиягә дә 3 тапкыр китте. Берничә тапкыр, сәламәтлеге какшаган, дип кайтардылар, ул барыбер китте, – дип сөйләде әти кеше, күз яшьләрен тыеп тора алмыйча.

Киткәннән соң, Данир гаиләсе белән берничә тапкыр гына элемтәгә керә, тик әйбәтләп сөйләшә алмыйлар, чөнки элемтә начар була. 2 көн юлда булганнан соң, ул Миллеровога якынлашып килүләрен хәбәр итә. Тагын берничә көннән Данир тагын шалтыраткан. Ул вакытта инде подземкада булган. «Снаряд шартлаганы ишетелә, һава тулы дроннар», – дигән. Әтисе сүзләренчә, ул инде сугыш кырына барып кергән. Аннан соң башка сөйләшүләр булмаган.

Хәрби комиссариатта анкета тутырганда, алгы сызыкка штурмовик булып барам, дип язган. Аңа дроннар белән эшләүне тәкъдим иткәннәр. Данир ризалашмаган. Компьютер уйнарга бармыйм анда, дигән. Ул оста эретеп ябыштыручы, оста машина йөртүче иде, берсен дә кулланырга теләмәгән, – ди Дамир абый.

«Хәбәрсез югалган» дигән хат килгән көнне «үлгән» дигән хат та килде»

24 октябрьдә Данирга 34 яшь туласы булган. Улының туган көнендә Дамир абый өйдә сарык та чалдыра, исән-сау кайтсын дип, Коръән укыталар. Ни кызганыч, ул вакытта инде Данир яу кырында ятып калган була, тик бу хәбәр гаиләгә тиз генә кайтып җитми.

1 ай тирәсе хәбәре булмагач, гаилә аны эзли башлый. Хәрби комиссариатка бер хәбәр дә килмәгән була. Күпмедер вакыттан соң Данирның 8 октябрьдә штурмга керүе һәм хәбәрсез югалуы билгеле була. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә, шулай да өмет була. Аннан соң да Данирга кагылышлы төрле хәбәрләр килә.

Кече улыбызга хәбәр килде. Минем малай белән булган егетләр хәбәр салган. Без штурмнан кайттык, Данир исән, дигәннәр. Берничә көннән тагын хәбәргә чыкканнар, ул тагын бер тапкыр штурмга керде, дигәннәр. Бу хәбәрләр дөрес булмаган, бу – 5 ноябрь иде, анда Данир үлгән булган инде. Без барыбер, исәндер, дип өметләнгән идек. Декабрьдә килен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итте, гариза язды. Аннан безгә «хәбәрсез югалган» дигән хат килде. Шул ук көнне кичкә үлеме турында хат килде. Бездә барыбер «исәндер» дигән өмет бар иде, – диде әңгәмәдәшем.

Данирның гәүдәсен озак вакыт алып чыга алмаганнар. 2 гыйнварда гына аның җәсәде туган нигезенең капка төбенә кайтып җитә. Данир белән хушлашырга бик күп кеше җыелган. Хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыючы, егетләрнең тугры дусты, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев та кайткан. Дамир абыйларга ул да зур терәк булган, хәлләрен җиңеләйткән. Данир һәм Рүзәл дуслар да, танышлар да булмаган. Хәрби улларын эзләгәндә, гаилә аңа да мөрәҗәгать иткән була. Рүзәл «Мингаз» позывнойлы адашына багышлап шигырь дә язган.

«Күңелдә «әйләнеп кайтмасмы» дигән кечкенә генә өмет чаткысы кала әле»

Данир белән хушлашырга бик күп халык килгән. Видеоларда күренгәнчә, авылның тар урамы буйлап атлаган халыкның иге-чиге күренми. Дамир абый хушлашырга килгән, гаиләгә ярдәм күрсәткән, хәлләренә кергән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тормыш иптәшем Наиләгә бик авыр. Фельдшер, күршеләр, авыл кешеләре гел яныбызда инде, рәхмәт барысына да. Бик күп кеше килә. Алар безгә җиңеллек биреп тора әлегә. Әлегә кызыбыз, улыбыз яныбызда. Безнең өчен авырлыклар алда әле. Бу кайгы бөтен районга булды. Безнең өчен Яңа ел бәйрәме булмады. Авылда йортларны матур итеп бизи идек, быел бер кеше утлар элмәде. Мәдәният йортында узган бәйрәм дә кайгылы булган. Ярдәм шундый күп булды, матди яктан да, рухи яктан да. Гади генә авыл баласы булса да... Авыл халкы да үз баласы урынына күрде. Нык авыр булды, – диде хәрбинең әтисе.

Данирны авыл зиратына хәрби бабасы янына җирләгәннәр. Бабасы янындагы урын әбисенә дип калдырылган булган, тик икесе арасына оныклары ятасы булган. «Әти 5 ел элек вафат булды. Әбисенең урынына улым кайтып ятты. Әнигә хәбәр итүе бик авыр булды, яше 80нән артык булса да, әни аерым яши. Башта «бик авыр хәлдә» дип хәбәр иткән идек, аннан үзе дә сизенде инде… Минем иң зур теләгем – улымны зиратка алып кайтып җирләү иде. Хәзер улым зиратта ята, һәм анда нәкъ ул булуын да беләбез. Үзе белән булган әйберләре дә кайтты, без аны таныдык. Барыбер күңелдә «әйләнеп кайтмасмы» дигән кечкенә генә өмет кала әле. Тизрәк тынычлык урнашсын иде», – дип теләде яңа гына баласын җирләгән әти кеше.

«Тимердән чәчәк ясый иде»

Данир, бәлки, иртәрәк тә махсус хәрби операция зонасына киткән булыр иде, октябрь башында энекәшенең туе булган. Шатлыклы вакыйга алдыннан туганнарының кәефен төшерәсе килмәгәндер. Данирның энесе Раил абыйсының оста куллы булуын кабат-кабат әйтте.

Абый безне карап үстерде. Балалар бакчасыннан бер конфет алып кайтса да, бишкә бүлә иде, ди әни. Абый бик оста эретеп ябыштыручы булды. Тимердән чәчәк ясый иде. Өйдә дә капкалар, коймаларны ул ясады. Абый мине дә тимер эшенә өйрәтте, гел ярдәм итеп торды. Абый бик юмарт, тыныч иде, көченнән килгәнче кешегә яхшылык эшләргә тырышты. Авылда мунча мичләре дә ясый иде. Күп кенә кешегә су, газ кертергә ярдәм итте, бу – бик четрекле эш, оста булырга кирәк. Безнең мунча мичен дә ул үзе ясады. Абыйга гел чират тордылар. Бер белдерүсез дә, аны эзләп табалар иде.

Мин үзем дә абыйның китәчәген 1 көн кала гына белдем. Ул вакытта эш буенча Самара якларына киткән идем. Абыйны озатырга дип, төнлә машина яллап кайтып киттем. Икенче көнне иртән без аны озаттык инде, соңгы күрешү һәм сөйләшү шунда булды. Озак вакыт хәбәре килми торгач, эзли башладык. Безгә хәбәр килмәде. Үзебез сорап торып, гаризалар язгач, кызы ДНК тапшыргач кына, безгә җавап килде, – дип сөйләде ул.

«Үзебезнең күз алдында үскән бала бит»

Авыл мәдәният йорты мөдире Гүзәл Вәлиева Минһаҗевларның күршесендә генә яши. Данирны җирләгәч тә, Гүзәл апа төнгә кадәр күршеләрендә булган. Аның балалары Данир белән бергә уйнап үскән. Гүзәл апа, чыннан да, Яңа ел бәйрәме күңел ачуларсыз, моңсурак булуын сөйләде.

Данир – күрше егетебез, минем балалар белән үсте. Бик чибәр, акыллы егет иде. Яңа ел алдыннан аның кайтканын көттек. Мәдәният йортында булган Яңа ел кичәсе программасыннан кызык әйберләрне алып аттык. Җырларны аерым сайладык. Хәзерге вакытта хезмәт итүче егетләребезне, Данирны искә алдык. Үзебезнең күз алдында үскән бала бит ул. Мин аларның гаиләсен дә үрнәк гаилә дип әйтер идем. Озаттык инде Данирыбызны… – диде ул.

Гүзәл апаның кызы Айгөл дә Данирны искә алды.

Минем Айрат исемле энем бар. Алар Данир белән бик дус иде. Мин алардан бераз гына зуррак булсам да, гел бергә булдык. Безнең урамда да гел малайлар гына иде, шуңа мин малайлар белән уйнап үстем. Әле дә истә: Данир иртә таңнан торып безнең йорт янына килә иде дә «Ай-рат! Ай-рат!» дип кычкыра иде.

Без бәләкәй чакта кышын кар да бик күп ява иде, безнең капка башына кадәр җитә иде. Шунда без окоплар казып уйнадык, ә яз көне кәгазьләрдән ясалган көймәләрне йөздерә идек. Данир белән Айрат ишегалдында машина ясарга теләгәннәр иде. Такталарны җыйганнар, велосипедның 3 тәгәрмәчен куйганнар. «Әтинең матаеннан моторын алып куябыз да йөрибез», – дигән Данир, машина ясавына чын күңелдән ышанып. Бик оста куллы булды. Безнең мунча мичен дә ул ясады.

Бик тыныч кеше иде, гел елмаеп йөрде. Данирның керфекләре шундый озын, матур иде. Бу – бик зур тетрәнү булды. Мин хәзерге вакытта Чаллыда балалар бакчасында эшлим. Минем төркемдә Данир исемле малай бар. Сирәк исем бит, ничек куштылар икән, дип уйлап йөргән идем. Мин Данирны озатудан «сторислар» куйдым да, миңа ул малайның әнисе язды. «Данир – иремнең дусты, алар бергә эшләделәр. Ирем улыбызга иптәшенең исемен кушты», – диде. Шундый күңелемә тиде бу сүзләр. Алар үзләре хушлашырга кайта алмаган.

Бик күп кеше кайткан иде. Рүзәл дә кайткан, аңа мин хәбәр иттем. Мин аның волонтерлар төркемендә торам. Аның аша да эзләп караган идек. Хушлашырга килеп җитте, рәхмәт аңа, бер белмәгән кешеләргә ярдәм итеп йөри. Бик күп кеше иде, без гаиләсе янында булырга, ярдәм итәргә тырыштык. Әрәм булды инде…

Дамир абый безгә гел Яңа ел рухын булдыра иде. Яңа елга аларның өйләре ялтырап тора иде. Ат арбасына уенчыклар утыртып, чыршылар бизәп куя иде. Быел, алар өйне бизәмәгәч, Яңа ел юк кебек булды. Авылда гомумән бәйрәм хисе юк, – дип сөйләде ул.

Данир Минһаҗевның беренче укытучысы Гүзәлия Бикмөхәммәтова бәете:

Алда сурәт...

Таныш малай...

Кара чәчле, кара күзле,

Басып тора чая малай...

Керфекләре нинди озын,

Күз карашы очкын төсле.

Шаян да соң нинди үзе!

Кешелекле, туры сүзле!

Нәни чагың күз алдымда,

Кайчан үстең, солдат булдың?!

Саклар өчен син илеңне

Батырларча һәлак булдың!

Кара кайгы – кара шәлле,

Өстерәлә аның шәле!

Каһәр суккан сугыш өзде

Яшь гомерең чәчәкләрен!

Кара кайгы – ачы кайгы...

Аналарның күз яшьләре...

Сугыш теле ялмап алды

Бөркет кебек егетләрне!

Алларымда – фото-сурәт...

Күзләремнән яшем ага...

Соңгы юлга, Данир, сине,

Авылдашлар озата бара...

Сугыш уты җәелмәсен,

Дөрләмәсен, үрләмәсен!!!

Яшь гомерләр өзелмәсен,

Күз яшьләре түгелмәсен!

Рүзәл Минһаҗев шигыре: «Позывной – «Мингаз» !!!

Ил өстеннән ачы җилләр исә,

Бу хәбәрдән йөрәк яшьләнә…

Әй син, язмыш, нигә насыйп иттең

Кыска гомер безнең яшьләргә…

Очрашулар көткән чакта күңел,

Әрнүләрдән өзелде кылым…

Югалтуга ничек түзәр икән,

Сине көткән сөйгән Абдулың…

Җиңел булмады шул тормыш юлың,

Бәхетле көннәрең булды аз…

Кичер безне, саклый алмадык шул,

Адаш дустым, позывной – «Мингаз»…»

Данир Минһаҗевның туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен! Данирның урыны җәннәт түрләрендә булсын!

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

На северо-западе Москвы благоустроили Сходненскую набережную для прогулок

Надрез на любовь. Москвички меняют судьбу операциями на ладони

Носитель правильного Гены. Виктор Логинов рассказал о своей главной заботе

Герой России Белоглазов и представители вузов Росгвардии поздравили МГУ с 270-летием

Музыкальные новости

Путин удивился: средняя зарплата в Москве достигла 160 тысяч рублей

Трамп снова обвинил Россию в краже чертежей «супер-пупер-ракеты»

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже денежных средств с чужой банковской карты

В Новосибирске родственница жертв убийства потребовала миллион с бойца ММА

Новости России

ТАСС: блокчейн-игру Age of Mars внесли в реестр нарушителей

Иван Луцкан: Татьянин день — это особенный праздник

Вячеслав Франк поздравил жителей Барнаула с Днем студента

Магнит недомоганий. Врач Ким: этой зимой многие остро реагируют на бури

Экология в России и мире

«Для нас самое главное — венчание»: дочь Волочковой впервые вышла в свет с бородатым бойфрендом

«585*ЗОЛОТОЙ» первым среди российских брендов завел аккаунт в соцсети Red Note

Актер Владимир Фоменко скончался на 85-м году жизни

Врачи «Будь Здоров» на страже здоровья посетителей катка «Стрелка»

Спорт в России и мире

Теннисистка Павлюченкова заработала больше всех из россиян на Australian Open

Джокович снялся с полуфинального матча со Зверевым на Australian Open — 2025

Алькарас: Уезжаю из Австралии с гордо поднятой головой

Зверев заступился за Джоковича перед трибунами на АО: не освистывайте игрока с травмой

Moscow.media

В Карелии и Мурманской области в 2024 году обновили 230 км федеральных трасс

В городском округе Домодедово росгвардейцы приняли участие в обеспечении правопорядка в ходе празднования Крещения Господня

Две дороги остаются перекрытыми в Дагестане

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Вячеслав Франк поздравил жителей Барнаула с Днем студента

Синоптики спрогнозировали облачность и гололедицу в Москве 25 января

Герой России Белоглазов и представители вузов Росгвардии поздравили МГУ с 270-летием

Чиновники будут в соседней камере? В Мытищах задержали таджичку, которой местная администрация подарила квартиру