Тукай районында 31 декабрьдә 69 яшьлек пенсионер янып үлгән. Ул «РИЗ-1» дип аталган бакчачылык ширкәтендә ялгызы яшәгән булган. Инсульт кичерү сәбәпле, хисапта торган, дип хәбәр итә прокуратура.
Йортка ут кертелгән булган, пенсионер утын ягып җылыткан. Фаҗига сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу дип фаразлый прокуратура.