Утырыш Нәсүр Йөрешбаевның басма китап тарихына багышланган «Беренче басма татар китабы эзләреннән» дип аталган документаль фильмыннан башланды һәм утырышлар залында киңәшмә белән дәвам итте. Биредә кино турында түгел (анысының презентациясе соңрак булачак), ә бәлки Берлекнең потенциаль әгъзалары турында сүз барачак.
Берлекнең 3 остаханә җитәкчесе – проза өчен җаваплы Камил Кәримов, балалар әдәбияты өчен җаваплы Вакыйф Нуриев һәм шигърият өчен җаваплы Газинур Морат өчлеге тиз генә 4 иҗатчының «язмышын хәл итеп аттылар» – һичшиксез, алар безнең арада булырга тиеш! Дөресрәге, хәл итеп үк бетермәделәр, чөнки, кагыйдәләр буенча, кандидатуралар әле идарәдә карала, аннары аларны рәисе Зиннур Мансуров, әгъзалары Илсөяр Иксанова, Хәбир Ибраһим, Нәбирә Гыйматдинова, Әхәт Мушинский һәм Галимҗан Гыйльманов булган Кабул итү коллегиясе карый. Шушы «иләкләрдән» узганнарга, мөгаен, Язучылар берлегенең корылтаенда зурлап, куллар кысып таныклык тапшырырлар.
Бүген «өчлек» тарафыннан 4 кандидатура каралды: Айзирәк Гәрәева-Акчурина, Нәсүр Юрушбаев (Йөрешбаев), Георгий Ибушев, Фирдәүсә Бикмәтова. Аларның иҗатлары турында фикер алышынды, җылы сүзләр әйтелде.
Аллага тапшырып, Нәсүр Юрушбаевтан (Йөрешбаев) башладык. Залда ул үзе дә бар иде.
Халык язучысы Камил Кәримов: Нишләп сезнең белән моңарчы аралашмаганбыз, дисәк, гомерегез Алманиядә үткән икән. Илсөяр Иксанова: «Укы әле хикәяләрен», – дип биргәч мәҗбүр булып кына алган идем, укыгач шаккаттым. Алар әдәби эшләнеше ягыннан да төгәл. Алмания белән безнең арада катлаулы мөнәсәбәт, Нәсүрнең язганнары ике арага бернинди хилафлык китерми, ниндидер дуслаштыра торган юл эзли. Шундый язучыны моңарчы күрмәвебез өчен гафу үтенергә тиеш булабыз. Әрсезлеге юк икән Нәсүрнең. Язучы булырга хыялланган кеше бераз әрсез дә булырга тиеш. Чөнки беркемнең дә өенә кереп: «Язучы бул инде, китабыңны чыгарыйк инде», – дип йөрмәячәкләр. Андый хәлнең буласы да юк, булмас та! Мин бу кешене безнең арада булырга тиешле язучы дип күз алдына китерәм.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова: Нәсүрне иң күбе мин беләмдер – университетта бер чорда укыдык. Студент чагында ул бик матур җыр текстлары яза иде һәм аны гитара белән җырлый иде. «Әллүки»гә йөргән егет ул. Аннары Германиягә китте һәм анда озак яшәде. Әмма без аның эшчәнлеген күзәтеп тордык. Аның татар милләтенә зур бер эше – Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Германиядә татар әсирләреннән җыеп алынган фольклор материалларын безнең архивка алып кайтып тапшыруы. Бүгенге көндә Дәүләт фольклор ансамбленең «Заман» җыры – Нәсүр алып кайтып тапшырган шул җыр. Балалар өчен пьесалар да яза. Кыскасы, ул – безнең әдәбиятның тулып җитмәгән урыннарын тутырып торучы егет. Энергиясе күп – алга таба да эшләр, Алла бирсә!
Халык язучысы Камил Кәримов: Күп телләрне белеп, шуны татар телендә татар язмышы белән бәйләп язу, миңа калса, беренче очрак дип саныйм. Тагын китеп бармасагыз...
Илсөяр Иксанова: Кемнәрдер китеп барганда ул илгә кайтты бит!
Камил Кәримов: Бергә иҗат итеп яшәргә язсын!
Язучылар Айзирәк Гәрәева-Акчурина кандидатурасына күчтеләр. Айзирәк – Актаныш районында туып үскән, төрле матбугат чараларында эшләгән татар журналисты, соңгы 8-10 елда Төркиядә яши.
Вакыйф Нуриев: Мин инде Айзирәкне күптән Союзда дип йөри идем. Әдәби конкурсларда да җиңде инде.
Камил Кәримов: Мин пенсиягә киткәнче үк «Казан утлары»нда басыла иде инде.
Вакыйф Нуриев: Айзирәкнең әсәрләрендә тарих та бар, язмышлар да... Ул безгә татар әдәбиятының Төркиядәге илчесе буларак та кадерле. Ул – актив иҗат итә торган прозаик. Телен дә саклаган. Айзирәк лаек.
Рәҗәп Бәдретдинов: Айзирәк Бубыйлар тарихын өйрәнә икән, бу нәсел Төркия белән дә бәйле. Бубыйларның нәселе яшәгән Әгерҗегә конференцияләргә дә кайткан булган. Символлар белән көчле итеп язылган әсәрләре бар. Әлбәттә, теле авыррак, укыганда тиз генә кереп китеп булмый...
Вакыйф Нуриев: Күп язучыларда тел гөнаһысы бар инде...
Илсөяр Иксанова: Әдәби конкурсларда, телдән бигрәк, әсәрнең әдәби кыйммәтенә карыйлар.
Прозаиклардан поэзиягә күчтек. Остаханә җитәкчесе Газинур Морат 2 шагыйрьне тәкъдим итмәкче. Беренчесе – Георгий Ибушев. Әйе, әйе, күренекле җырчы Ибушев үзе, адашы-фәләне түгел.
Халык шагыйре Газинур Морат: Безнең легендар җырчы, югары профессиональ башкару осталыгына ия Георгий Ибушевның берсеннән-берсе затлы 3 китабы дөнья күргән. Ул безнең Союзга үз аягы белән килеп кергән, үз кулы белән гариза язган кеше. Аның, димәк, үзен язучылар арасында күрәсе килә. Башка һөнәр белән танылып, әдәбиятка килгән шәхесләр бар ул. Заманында безнең арада мәрхүм Хәлим Җәләй бар иде. Георгийның шигырьләре дә җырлап тора. Керәшеннәрнең үзләренә хас бер хикмәте бар аларның. Георгий безнең Берлекнең бер бизәге булырлык. Әле ул карт та түгел.
Илсөяр Иксанова: Ибушевның шигырьләрен ачып карасагыз, алар бик камил, бик нечкә. Аның шигырьләре чыңлап тора, үзе язган «рәшә чыңы» кебек. Гаҗәп инде. Шигырьләре бик ихластан, күңел өчен язылган.
Вакыйф Нуриев: Юлда килгәндә Ринат Мөхәммәдиев шалтыратты. «Ибушев инде моннан 20 ел элек Берлеккә алынырга тиешле кеше иде – шушы сүзләрне җиткер әле», – диде.
Газинур Морат: Кыскасы, аны комиссиягә тәкъдим итү муафыйк булыр дип уйлыйм. Кызыклы шәхес. Сүзен кистереп әйтә ала торган кеше, шомартып яши торган кеше түгел. Каләм әһеле буларак, бу да яхшы.
Камил Кәримов: Тыл көчле чөнки. Тыл булмагач, без әйтә алмыйбыз.
Газинур Морат: Халкы! Ибушев ул халыкның яраткан бер бәгырь кисәге. Ибушев бит ул «фанерага» җырламый торган, аның ни икәнен дә белми торган җырчы. Хәзерге бер җырчы әйткән, ди, бит, үзешчәннәр генә үз тавышы белән җырлый, дип.
Камил Кәримов: Гаилә филармонияләре күбәйде бит хәзер...
Газинур Морат: Мин, гаилә подряды, дим. Ибушевка каршылар булмаса, тагын бер иҗатчыны тәкъдим итәм. Үз аягы белән килеп кергән тагын бер автор бар. Фирдәүсә Бикмәтова моңарчы Чаллыда яшәп, күптән түгел генә Казанга күченеп килгән. Самородок! Безнең «самородок» дип атарлык шундый иҗатчылар барлыкка килде. Фирдәүсә ханым шулай булып тоела. Үзе инглиз һәм алман телләре белгече икән. Күп телләр белсә дә, ана теленә хилафлык китермәгән. Ана телендә җырлап тора торган шигырьләр яза. Балалар өчен яза, өлкәннәр өчен яза, публицистика яза. Мин аның балалар өчен язылган шигырьләрен бер китап итеп ясап, Татарстан китап нәшриятына тапшырдым.
Камил Кәримов (китабын ачып караганда авторның портретына тукталып): Портреты колоритный. Комиссиягә тәкъдим итик. Бәлки, бөтенесен комиссия үткәреп тә бетермәс...
Илсөяр Иксанова: Безнең башка секцияләрдән үткән кешеләр дә бар. Чаллыдан, Әлмәттән дә бар – күңелегезне киң тотыгыз!
Газинур Морат: Чит телләр белү – яхшы нәрсә. Хәзер язучыларны инглизчәгә тәрҗемә итү процессы бара бит.
Камил Кәримов: Алар шакката инде безне укып.
Вакыйф Нуриев: Нишләп авторлар үзләре килмәде икән бүген?
Камил Кәримов: Без аларны чакырмадык. Алар өчен китаплары – иҗатлары сөйли.
Илсөяр Иксанова: Авторларны күрсәгез, объектив булудан туктавыгыз мөмкин. Камил абый, мәсәлән, Фирдәүсәне күрсә, «башкаларның берсен дә алмыйбыз» дияргә мөмкин.
Камил Кәримов: «Бөтенләй кирәге юк икән хатын-кызның, җәмәгать, сез языгыз-языгыз», – дигән иде Фатих Хөсни.
Газинур Морат: Ничә яшендә әйтте ул аны?
Камил Кәримов: 75ләр бар иде инде. Разил Вәлиевнең «Яшисе килә» повестен тикшерергә җыелган идек. Кояш апа: «Нихәл соң, Фатих ага?» – дип сорый. Фатих абый ишетмичә: «Ә?» – ди. «Хатын-кыз мәсьәләсендә нихәл?» – ди Кояш апа. Фатих ага: «Егетләр, вакытыгызны әрәм итмәгез! Бөтенләй кирәге юк икән ул хатын-кызның – языгыз!» – диде. Шаркылдап көлдек инде.
Илсөяр Иксанова: Ә сез, аның сүзен тыңламаган булып, күпме вакыт әрәм иттегез...
Камил Кәримов: Күп инде әрәм иткән вакыт...
Вакыйф Нуриев: ...затлы туннар...
Камил Кәримов: Кем генә алмады инде ул туннарны! Синең үз расходларыңны гына да санасаң...
Илсөяр Иксанова: Мин язучыларны шулай юмарттыр дип белмәгән идем. Ялгышканмын физиклар тирәсендә йөреп. Туннар алып биргәнегезне белсәмме...
Камил Кәримов: Төрлесе бар. Фатирлар алып бирүчеләр дә булгандыр. Иң мөһиме – бердәм булыйк!
Вакыйф Нуриев: Фатирлар калдырып китүчеләр дә булды...
Камил Кәримов: Неоднократно! Темабызга кайтсак, хәзер Союзга керү мәсьәләсе катастрофа түгел. Элек Татарстан китап нәшриятында басылган 2 китабың кирәк иде.
Газинур Морат: Хәзер 2 түгел, 1 китап диюе дә кыенлаша башлады. Тере язучыларның «өлешенә» кереп томлыклар чыга чөнки.
Камил Кәримов: Әсәр бар икән – чыгаралар инде аны. Һәр язучының язмышын әсәрләре хәл итә.
Шундый позитив нотада утырыш тәмамланды. Тиздән Язучылар берлегенең яңа әгъзалары турында беләчәкбез.