«Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Әнвәр Гатиятулин ни өчен матчтан соң узган конференцияләрдә комментарийларын татарча фразалардан башлавы турында сөйләде. Баш тренер уеннан соң узган һәрбер матбугат конференцияләрен журналистларны татарча сәламләүдән башлый, яңгыраган сорауларга татарча җавап бирергә тырыша.
«Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятуллин һәркайда татарча сөйләшә: «Татар теле – туган телем»
Гатиятулин «Ак Барс» җанатарларына хөрмәт йөзеннән татар телен өйрәнүне мөһим дип саный.
Сезон башланыр алдыннан интервьюда, ачык итеп, татар телен өйрәнә башларга вәгъдә биргән идем. Вакыт бик юк, ләкин әлеге вәгъдәнең буш сүзләр булмавын күрсәтергә кирәк, дип санадым, процесс бара, аны башкалар да күрсен иде. Өстәвенә, мин – татар, татар теле – минем гаиләмдә өлкән буын сөйләшә торган тел. Аларга, иң мөһиме, җанатарларыбызга ихтирам йөзеннән хәзер татарча сөйләшергә тырышам, – дип сөйләгән ул «Чемпионат» порталына биргән интервьюсында.
Әнвәр Гатиятуллин тумышы белән Чиләбедән, ул 2024 елның май аенда, Зиннәтулла Билалетдинов сезон ахырында эштән киткәннән соң, Казанның «Ак Барс» хоккей командасы белән 2 елга контракт төзеде. Август аенда биргән интервьюсында ул татар телен өйрәнүе, Камал театрында узган Салават Фәтхетдинов концертына баруы турында сөйләгән иде.
Моңа кадәр Гатиятуллин матбугат конференцияләрендә «Исәнмесез», «Хәерле кич!», «Матур уен», «Матур җиңү» фразаларын еш кулланды. Ул – «Ак Барс» тарихында үз чыгышларында даими рәвештә татар телен кулланган беренче баш тренер.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов