Бүген, 21 декабрь көнне, Казанга күпләп дроннар һөҗүм итте. Яхшы танышымның баласы дрон төшкән «Лазурные небеса» торак комплексы янындагы мәктәптә укый. Ул Казанда баш өстендә дроннар очып йөргән мизгелдә кичергән хисләре белән уртаклашты.
– Дрон килеп бәрелгән «Лазурные небеса» янында гына яшибез. Иртән баламны илтеп куйдым да, өйгә кайтып бераз вакыт узуга, тәрәзәләр гөрселтәп куйды – шартлау булды. Никтер нәкъ дрон төшкәндер дип башыма да килмәде.
Бераздан янгын сүндерү тавышлары ишеттем. Шуннан соң улым шалтырата: «Әни бездә эвакуация. Пожар! Дрон. Килеп алырга куштылар!»
Тәрәзәдән карыйм: «Лазурные небеса» яна.
Чыгып чаптым. Урамда төтен. Мәктәп янында машиналар җыелган. Ата-аналар чабыша. Баламның телефоны сүнгән!
Бераздан балаларның мәктәп подвалында булуын белдем, шунда чаптык. Подвал ишеге янында агарынып, хәле киткән бала басып тора, укытучысы ярдәм күрсәтергә тырыша, подвалдагы аптечкага йөгерделәр. Кызлар елавы ишетелә. Куркыныч.
Караңгы подвал эчендә төркем-төркем булып класслар өелешеп тора, кайсыдыр баланың йөзендә курку, кемдер елмаеп та карый, кызлар кочаклаша. Телефоннары тотмый, шалтырата алмыйлар.
Башымда бер уй: улым кайда?
Укытучылар бу очракка өйрәтелгән булып чыкты: бер укытучы ярдәме белән тиз генә улымны эзләп таптым. «Әни», – дип кычкырды бер төркем бала арасыннан минем балам, караңгылык эчендә.
Чыгып барганда күктә ике шартлау ишеттек. Укытучылар балаларны кире подвалга кертә башлады, кайбер ата-аналар машиналарына йөгерде.
Урамда коточкыч төтен исе. «Лазурные небеса» ягында томан, берни күренми. Светофорларда бөкеләр җыелды. Светофорның яшел утын көтүче машина йөртүчеләрнең күбесе күккә карап тора...
Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек. Безнең якларда интернет эшләмәде, шалтыратулар белән генә элемтәгә кердек. Бер танышым Казанга 8 дрон килүен әйтте, өйдә тагын да куркыныч булып китте.
Менә хәзер төрле видеолар карап утырам, бездә булган хәлләр дип уйламассың да. Безнең баш өстеннән очып узган икән ул дроннар дип уйларга да куркыныч. Тәрәзәгә генә карап торабыз әлеге вакытта...