Җырчы Алсу Абульханова «ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруында ире белән интим тормышының нечкәлекләрен сөйләп шаккатырган.
Алып баручы Әбри Хәбриевнең: «Ирегез белән рольле уеннар уйныйсызмы?» – дигән соравыннан «качып» калмыйча: «Әлбәттә, уйныйбыз. Мәсәлән, мин – укытучы, ул – укучы», – дип җавап кайтарган ул.
«Ул – укучы гына түгел, начар укучы. Синең уклавың бар, указкаң», – дип, бу сүзләргә тагын да ут өстәгән Әбри.
«Әйе, «2» леләр ала ул, ә мин аны өйрәтәм. Аннан соң ул (ире) миңа үзе теләгән, уйлаган әйберләр дә алырга мөмкин. Мәсәлән, ажурлы чулки», – дип тә ачылган Алсу.