Танылган мөселман блогеры Рафилә Шәмсетдинова өченчегә әни булачагы турында сөенеп хәбәр итте. Блогер үзенең авырлы килеш төшкән видеосын куеп: «Сөбханаллаһ, истәлеккә калсын», – дип язып куйган.
«Шундый матур пузатик», «Мондый мимимишестволар күрсәтмәгез, алайса мин дә күп балалы әни булачакмын», «Исән-сау булыгыз. Кызыкмый ничек түзәргә», «Тәбриклибез, сау-сәламәт сабый булсын», – дип котлаганнар һәм бәби тапканда җиңеллек теләгәннәр Рафиләгә.
Рафилә тормыш иптәше Нияз белән Теләчедә яши, ике кыз тәрбиялиләр. Рафиләне бик күпләр популяр аш-су блогеры буларак белә. Соңгы елларда актив рәвештә челтәрле бизнес белән шөгыльләнә.