Игезәк җырчылар, баянчылар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар бу көннәрдә сеңелкәшләре Ританы кияүгә биргәннәр. Егетләр никах мәҗлесеннән видеолар белән уртаклашты. «Ул көн килеп җитте. Бүген – яраткан, бердәнбер сеңлекәшебезнең никахы», – дип сөйләде Айдар социаль челтәрләрдә.
Сүз уңаеннан, абыйлары кебек үк, Рита да җыр-моңны, иҗатны ярата. Ул, тормыш иптәше итеп, музыкант, җырчы, «Gimala» псевдонимы белән чыгышлар ясаучы Марсель исемле егетне сайлаган. Марсель рус телендә җырлый.