Бу көннәрдә Данир Сабиров әтисенең туган илендә кунак булды, ул хатыны Миләүшәне Үзбәкстанга туганнары белән таныштырырга алып барды. Алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә сәяхәттән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Артист үзбәк туганнарының кунакчыллыгына, киленнәрнең тыйнаклыгына, хәмерле өстәл артында да дога кылуларына басым ясаган.
«Аңлы яшемдә Үзбәкстанга туганнарыма икенче тапкыр баруым. Һәм бу юлы да аларның туганлык җепләрен саклап кала алуына шаккатып кайтуым. Язмам шуның хакта булыр.
Кайда үзбәкләрдә шуның кадәр тормышны ярату һәм, ни генә булуына карамастан, кунакны якты йөз, мул табын белән каршу алу?! «Данир, алар сине генә шулай каршы аладыр», – диярсез. Юк, дуслар. Билләһи әйтәм, әгәр дә минем туганнарга сез дә барып керсәгез, нәкъ шулай каршы алачаклар. Кунакны тиешлечә каршы алмау, гаилә өчен генә түгел, бөтен авыл өчен оят булып санала икән.
Кунакны каршы алу ишек алдыннан ук башлана – кочаклыйлар, үбәләр... Бөтен якын-тирәңнең хәлен сорыйлар, аннары гына синекен сорыйлар: «Әниең яхшимы? Әтиең яхшимы? Бу яхшимы, теге яхшимы...» Җавап бирә-бирә хәлдән таясың.
Йортка керү белән, табын артына узасың. Табын аларда – дастрахан – тәбәнәк өстәл, матрас шикелле җәймәгә утырасың. Иң башта дога укыйлар алар. Табында алкоголь эчемлекләр булса да, дога барыбер укыла. Үзбәкләрнең «всё в меру», белсәгез, ничек ошый миңа шул баланс.
Амин тотканнан соң, касәләргә чәй салып бирәләр. Аннан инде бер-бер артлы ризыкларны өстәлгә чыгарып торалар. Килен кеше өстәл артына бөтенләй утырмый: ул аш бүлмәсе белән кунаклар утырган бүлмә арасында йөгереп йөри. Киленнәр артыгын сөйләшми түгел, бөтенләй сөйләшми. Бик тыйнак, өй эшләренә бик осталар. Безнекеләр кебек күтеңә утыртып куя торган түгел.
Без 1,5 көн әтинең туган ягында кунакта булдык. Шушы аз гына вакыт эчендә безне, ялгышмасам, 11 йорт кунак итте. «Бармыйм» дип кара, үпкәлиләр. Белсәгез, һәр йортта безне күрергә ихластан шат иделәр! Ул менә уйналган ихласлылык түгел! Күренә, сизелә бит инде!
Иң башта дога укылар алар. Табында алкоголь эчемлекләр булса да, дога барыбер укыла. Үзбәкләрнең «всё в меру», белсәгез, ничек ошый миңа шул баланс.
Минем бабаларым ягы – Хөрәзем. Ә андагылар – җыр-моңга бик әвәс халык. Шундук җырларга, биергә, гармун тартып доирә бәрергә генә торалар. Һәр табын артында музыкаль номерлар да булды.
Кунакчыллык – үзбәкләрнең тормыш принцибы. Афәрин халык! Күп йолаларны гасырлар буе саклап киләләр. Алар 7 генә түгел, 8-9-10... буынны белә торган, ата-бабаларын хөрмәт итеп яши торган халык. Туганны туган итә белә. Айбек абыем: «Мин туганнарымның бай булуын телим. Булсыннар, бер генә тамчы да көнләшүем булмаячак. Алар бай булса, миннән дөге сорап килмәс. Миңа кирәк була калса, дөгесе белән уртаклашыр», – ди. Ә бит бәхәсләшеп тә булмый.
Аннары, күргәнегез бардыр, үзбәкләр һәрвакыт видеоэлемтә аша шалтыратыша. Кемдер көлеп тә карыйдыр... Беләсезме, ни өчен алар шулай аралаша? Чөнки бер-берсен сагына, видеошалтырату, күрәсең, шул сагышны бераз баса.
Язсаң, озак язарга була. Шаккатыргыч ил, гаҗәеп халык», – дип, сәяхәттән алган хис-кичерешләре белән уртаклаша артист.
Сабировларның сәяхәтен күзәтеп баручылар үзбәк туганнарының бай булуын билгеләп үткән. «Сезнең кебек байлар», – дип тә язучылар бар.